Предыдущая публикация
Ап- ак карлар ява, йомшак карлар
Яңа елның энже карлары.
Без бит жаным синең белəн икəү
Елның иң бəхетле парлары.
Куш:
Яусын əле, яусын яңа карым
Яусын әле, шундый сагындым...
Сагындым да кар бөртеге булып
Иңнәреңә синең сарылдым.
Яңа яуган ап-ак мамык кары
Килеп кунды синең өслəргә.
Яңа елның сихри бер төнендə
Керсəм иде синең төшлəргә.
Яңа елның яңа карларында
Тылсым бар шикелле тоела.
Жем-жем килгән шушы мамык карлар
Шундый матур булып коела...
Яусын əле яусын яңа карым
Яусын әле, шундый сагындым...
Сагындым да кар бөртеге булып
Иңнәреңә синең сарылдым.
Эльза Шагова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев