Предыдущая публикация
Əткəемнең гармуннарын
Аламын кулларыма.
Аның моңы уелып калган
Күңелем кылларына.
Гармун тора ...əти генə
Юк инде арабызда.
Əтиемне сагынамын
Китсə дə арабыздан.
Кырык ел инде үтсə дə
Əткəм яши күңелдə.
Аның моңын онытмыйча
Саклармын күңелемдə.
Урыннарың булсын əткəм
Ожмахларның түрендə.
Синең сызган юлдан атлап
Яшимен мин бүген дə!
Эльза Шагова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев