Предыдущая публикация
Кигән кием, йөргән эзләре;
Җырлый торган җырулары кала,
Нотык тотып әйткән сүзләре.
Төзегәне кала гомер буе,
Алмагачы кала утырткан;
Балалары кала, өмет белән,
“Зур кеше”гә диеп укыткан.
Дуслары да кала... дошманнары,
Көнгә ничә тешен кайраучы;
Кояшы да кала, болыты да,
Сандугачы кала сайраучы...
Болыннары кала, тугайлары,
Янган уты кала чырагта;
Яздан, җәйдән, көздән, кыштан торган,
Фасыллары кала чиратта.
Китә кеше... Истәлеге кала,
Төсе булып кала балалар.
... Кемне никтер бик тиз оныталар,
Кемне озак искә алалар...
Мәүлит Шакиров
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4