#меңдәберхикәя Бүләк Беркөнне Мөнәвәрә ападан даими йөргән даруханәсенә килгәч, сөенче алдылар. –«Сез иң зур баллы бүләк оттыгыз, - дип башлады сүзен даруханә хезмәткәре, – әгәр, теләсәгез, хәзер үк алып китә аласыз». Кем инде бүләккә каршы килсен дә, кем риза булмасын ди?! Мөнәвәрә апа да, әлбәттә, кушкуллап риза иде. – Хәзер телефоныгызга код килер, картагызны бирегез, номеры кирәк, – дип, дарулар сатучы, ташламалы картасын сорап алды да, компьютер төймәләрен текелдәтә башлады. Шуннан телефонының номерын сорады. Мөнәвәрә апа анысын шартлатып яттан әйтеп бирде. Шөкер, алтмыш бишкә җитсә дә, хәтере әйбәт, зарланырлык түгел. Әлбәттә, элеккечә түгел, ләкин ярап тора әлегә, үзе әйтмешли,
Сагынганда тулган айга карыйм, – Ай күзендә синең күзләрең. Ай нурына сыенып каршылыйм мин Якынлашкан гомер көзләрен. Юксынганда татлы сүзләреңне, Бирелеп тыңлыйм былбыл тавышын, – Былбылларны сайратырлык моңга Кушып тәкъдир язган язмышым. Сандугачлар җырга салган моңнан Өзелә тагын кемнәр үзәге?! Күзгә түгел, йөрәгемә бага Әлфия Ситдыйкова #укы
Бу дөньяда, бу гөнаһлы Җирдә, Йә, әйтегез, кем мин? Әйдә, мине яратмасын беркем – Яратырга телим. Кочагыңны аччы, и Сылукай, Бер юаныйм, эрим. Син дә әллә яратмыйсың?! – Ә мин Яратырга телим. Синең өчен, бәлки, чыклы иртә, Бәлки, шыксыз төн мин. Күкләреңдә тик йолдызлар янсын – Яратырга телим. Бу дөньяда, бу гөнаһлы җирдә Ник яшәлгән – белмим. Яратырга телим. Газирнур Морат
⚡ В Татарстане запустили сайт, где собраны все меры поддержки и льготы для начинающих и опытных бизнесменов
От получения земельных участков без торгов до поиска инвесторов
Подробно ЗДЕСЬ: https://invest.tatarstan.ru/ru/
Сөю – ул күңелнең Былбыллы тирәге, – Яшәрә йөрәкләр сагында. Без дә бит йөрәктән Былбыллар очыртып Серләштек тирәкләр шавында. Сөю – ул гомернең Тәңкәле толымы, – Сагышка чылдырап камала... Кадерлем, чамала! – Толымнар чалара, Гомерләр минутлап санала. Сөю – ул өметнең Кояшлы кыйбласы? Юл анда җыр аша ачыла. Кояш та иртәрәк Баерга ашыга Моң төшсә кайгылы башына... Флера Гыйззәтуллина #укы
Йөрәгем түреннән Хисләрем түгелә, Күңелем һаман да Өметсез түгел лә. Аралар киртәсен, Эх, ватып үтәсе! Сагышым эчендә Күпме соң көтәсе? Сагындым... Бик килә күрәсем... Мәхәббәт дигәнең Резеда ГОБӘЕВА #укы
Мин хатын-кыз. Минем белән авыр. Миннән башка кыен меңәр кабат. Йөз халәткә кереп төрләнсәм дә, Бүген нинди булсам, шулай ярат. Мин хатын-кыз. Чык тамчысын күреп, Яшь тамчысы балкыр битләремдә. Елак та мин, нечкә күңелле дә. Хатын-кызмын: сүзләр – хисләремдә... Көчсезмен мин. Әмма яратканда Күперләрне яндырырлык янам... Таш диварлар авар, кыя таулар Буйсынырлар шушы көчсез җанга. Мин яратсам – бар барлыгым сөя, Тугрылыгым – булат ныклыгыдай. Бар дөньясы гаеп такканда да Мин ышанам синең хаклыгыңа. Мең кат үләм, мең тереләм көнгә, Хисләремнән үзем тынсыз калам. ...Бүген нинди булсам – шулай ярат, Мин барыбер син теләгән булам... Гөлнара Сабирова #укы
Йөрәгеңнән урын сорамыймын, Җитми аңа минем кыюлык. Синең йөрәк — минем өчен мәңге Киртәләнеп алган тыюлык. Аланыңда пешкән җиләгеңне Авыз итәр идем бер генә, Йә булмаса өзеп алыр идем Иң-иң тыйнак берәр гөл генә — Юк, ярамый! Әнә капкаларда Язып куелган бит уелып: Монда берни синең өчен түгел, Кагылгысыз җир ул — тыюлык. Нишлисең бит, киттем башны иеп Ымсындырса да бу тыюлык. Яфраклардан чык сулары гына Яңакларга төште коелып. Фәнис Яруллин #укы
Мин синең шәүләңә әйләнмәм, Ялынмам, ялвармам, кил диеп. Үзәгең өзелгәч кайтырсың, Җилләргә җилкәннәр киереп. Мин синең бәхетең булалмам – Кар эреп югалган эзләрең. Киек каз юлында кайтаваз – Әрәмгә түгелгән хисләрем. Мин синең төшеңә керермен Бөреләр тулышкан таңнарда. Кан тамган ярамны әрнетеп Омтылма җанымны аңларга. Мин синең дөньяңа табынмам, Газизрәк, якынрак үз күгем. Хушлашыйк. Мәңгегә. Күп нокта. Күз яшьсез тын гына үкседем... Гөлүсә Батталова #укы
Показать ещё