Ясмин чәчәкләре парлы-парлы
Икенче көнне, Фирүзә мәктәпкә килгәнче, укучыларына аңлатты. Кызның хәлен сөйләп бирде, кырын карамауларын үтенде. Кыз каушап кына класска кереп утырды. Ул көнне Нурсинә татар теле дәресендә кыш турында ирекле темага инша яздырды, үзе Фирүзәне күзәтте, яза бит, уйлана да яза, уйлана да яза. Дәфтәрләрне җыеп алгач, иң алдан аның дәфтәрен алды. Язуының матурлыгына исе китте! Хаталар бар барын, ә эчтәлеге искитәрлек.
Ап-ак карга карыйм күз чагыла.
Әллә нигә моңсу бу кышлар.
Карлар ап-ак, ә язмышлар кара.
Ник йөрәктә әрнү сагышлар?!
Шул юлларны укыгач, Нурсинәнең йөрәге чәнчеп-чәнчеп авырта башлады, аның Фирүзәне кочаклап елыйсы килде. Кыз иптәшләреннән калышса да бик тырышты. Шулай итеп 9 нчы сыйныфка да килеп җиттеләр. Беркөнне Фирүзә мәктәпкә елап килде. Әти-әнисенә бер рус авылыннан фатир биргәннәр, икесе дә шунда эшләргә киткәннәр, кызны да алып китәчәкләр икән. Үз йортлары булуы яхшы да бит, тик кызның укып чыгарга күп калмаган. Ул рус авылында тагын укып чыга алмаячак.
– Елама, – диде Нурсинә, – әниең белән сөйләшермен. Уку бетәргә ике генә ай, миндә торырсың. Аннары берәр техникумга урнаштырырмын.
Тик өйләренә барып кергәч, маңгае белән баганага бәрелгәндәй булды, ана кызын үзеннән калдырмаска тырышты:
– Тагын килдеңме, әллә сиңа хезмәт хакын укучылар саныннан түлиләрме? Югыйсә, чит кеше баласы өчен болай йөрмәс идең. Хәер, сине пенсиясен алыр өчен чит карчыкны да картлар йортыннан алып кайткан диләр, – дип чәпчергә тотынган хатынны Нурсинә тиз туктатты.
– Гафу ит, – диде ул. – Эшләр алайга китсә, закон нигезендә эш итәрбез. Ә әнигә килгәндә, ул минем кызымның әбисе. Ул миңа чит түгел.
Сүзне кабат озайтырга теләмәде, ул бит укытучы! Юл буе хатынның сүзе башыннан чыкмады, хезмәт хакы, пенсия! Ә кешеләргә булган мәрхәмәт, изгелек, ихтирам, дигән хисләр һәр кешегә дә бирелми шул. Шулай да кызны калдырып киттеләр, күрәсең, әтисе шулай кушкандыр. Фирүзә имтиханнарны әйбәт кенә биреп, аш-су остасы булырга укырга керде. Нурсинәнең өстеннән тау төште. Укытучы бит ул икенче ана кебек. Кайчагында балалар ата-анасына сөйли алмаган серләрен дә укытучысына сөйлиләр. Укып кына укытучы булмыйлар, ул тумыштан килгән сәләт. Кемдер язучы була, кемдер рәссам, шулай ук укытучы да. Балалар ихлас күңелле укытучыны беренче күрүдә үк таныйлар. Яратмаган укытучының дәресен дә яратмыйлар. Ә ясалмалыкны балалар кабул итми. Бу яктан Нуркамалга бик рәхмәтле Нурсинә. Институтта алмаган белемне аңа ул бирде, укытучы хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә төшендерде. Менә инде Нурсинәнең балалары белән аерылыр вакытлары да җитеп килә. Нуркамал әйтмешли, яхшы укытучының укучылары укып бетергәч, котылдык димиләр, гомер буе аны сагынып, яратып искә алалар. Шул турыда уйлагач, Нурсинәнең күңеленә моң тула. Тагын шундый укучылар булырмы? Болары кебек аны якын итә алырлармы?
Нуркамал бар күңелен оныгына бирде, аны бакчага бирдермәде. Укырга, язарга, санарга өйрәтте. Нурсинәнең бөтен гомере эштә уза, укыту белән бергә төрле түгәрәкләр алып бара. Аның укучылары да һәрберсе берәр уен коралында уйный белә, биючеләр, җырчылар аның укучылары. Инде Ясминәгә дә укырга керер вакыт җитте, гомернең узганы да сизелмәде. Күпме яра, күпме күз яше аша килгән шатлыгы ул аның. Хәят апасы белән әтисенең дә тормышы җайланырга тора. Эшеннән бушаган арада Фәрит гел кайтып йөри, яңадан гашыйклар кебек сөйләшүләренә исе китә Нурсинәнең. Ул да шулай Нурзатны көтеп алсын иде дә, кызларын пар канатлы итеп үстерсеннәр иде. Тик ул суга төшкәндәй югалды, Нуркамал еш кына искә алып елап ала. Нурсинә кызын кочаклый да үзенең әнисен исенә төшерә. Бигрәк газиз, бик якын бит бала, әнисе ничек шулай эшли алды икән? Кызганмады микән, хәер, юктыр, кызганса, яратса, аны шул хәлгә төшереп ташлап китмәс иде. Нурсинә дә, Нуркамал да аерым-аерым Нурзатның шулай юкка чыгуына баш ваталар. Ничек инде ир кеше шулай китеп югалырга мөмкин, ичмасам. газиз әнисенә бер хәбәр җибәреп буладыр бит инде?!
Нурзатка да туган йортын сатып, әнисен картлар йортына озатуы җиңел булмады шул. Хәер барысын да бабасы хәл итте. Документлар аның кулында иде шул. Нурзатның паспортын пропискадан төшереп кулына тоттырды да
– Ярый, кияү, йорт акчасына үзем дә кушып фатир алырбыз, хәзергә бер рәхәт күреп яшәп калыгыз әле, аннары күз күрер, – дип ашыктырды бабасы, чөнки инде билетлар алынган иде. Нурзат аптырап калды, кая баруларын ул белми иде әле.
Алсу сүзне кыска тотты:
– Кая барганны, баргач күрерсең, – диде, – малайны гына алабыз да китәбез. Баланы сабыйлар йортыннан икәү барып алдылар, йөгереп каршы килер, дип уйлаган иде Нурзат. Аягында көчкә басып торган малайны күргәч аптырап калды. Аннары вакытсыз тугангадыр инде, ана сөте белән үсмәгән, дип тынычланды.
Алар кичен поездга утырып Мәскәүгә киттеләр. Нурзатның кәефе төште, малай да юл буе елап барды. Иртән аларны вокзалда каршы алдылар. Алар Алсуның әнисе белән бер туган апасын карарга килгәннәр икән. Заманында зур түрәнең хатыны булган һәм үзе дә шундыйрак эштә эшләгән бу ханым шактый бай яши иде. Ике катлы йорт, зур бакча хезмәтчеләренә кадәр бар. Нурзат аны беренче күрүдә эченнән генә «Мадмуазель Куку» дип әйтеп куйды. Бер кинода күргән иде. Аның исеме Маһруй булса да. Мира Шакировна дип әйтергә кушты. Аяклары йөрми, гарипләр арбасында гына утыра. Алар ул үлгәнче аны тәрбияләргә тиешләр икән, аннан соң йорт Алсуларга кала. Алсу инде күптән анда яшәгән санала, ә Нурзатны теркәргә теләрләр микән?
И, әни, әни, дип, өзгәләнде Нурзат. Сине картлар йортына илтеп, өеңне сатып, чит кешене тәрбияләргә килдем бит. Вакытлыча гына анда торырсың да, фатир алгач, бергә яшәрбез, дигән идем бит.
Шулай яшәп киттеләр, йортта эш җитәрлек иде. Башка җиргә эшкә керергә мөмкин булмады. Малай йөгереп йөри башлады. Алсуның аңа бик исе китмәде, шуңа гел Нурзат янында гына йөрде. Шул чакта барысын да ташлап авылга кайтырга иде дә бит, йөрәге җитмәде. Тормыш җайлангач, әнисен дә алып килү уе белән яшәде. Бер көнне бу уен Алсуга да әйтте. Ә Алсу аны өреп очырды:
– Нәрсә, сиңа әллә бер имгәк кенә җитмиме, бусыннан да туйган, – дип кычкырды. Әле ярый Мира ишетмәде. Айнур шук бала иде, менмәгән, төшмәгән җире юк. Шуңа хуҗа әбиең гел кисәтү генә ясап торды. Ата белән улның гөр килеп уйнауларын Алсу ничектер серле елмаеп карап тора иде. Алсу еш кына каядыр китеп югала торган булып китте. Кайчагында төнлә дә кайтмый кала. Андый вакытларда дус кызларым белән булдым, дип аклана. Нурзат аптырап та кала. Алсу монда яшәмәде бит, каян дус кызлары булсын, аннары кунакка килгәләде, шунда дуслашкандыр, дип уйлады. Андый көннәрдә Нурзат белән шаярып сөйләште, аны бик яраткан булып кыланды Алсу. Бәла көтмәгәндә килде. Айнур беркөнне ялгыз гына калгач, Мира ханымның тар авызлы вазага салган алтын алкаларын, бизәнгечләрен күреп, алырга, дип кулын тыккан. Кулын йомарлаган килеш ала алмаган. Өйдә кеше булса, җайлап кына алган булырлар иде дә бит. Малай кабалана-кабалана егылып төшеп ваза ватылган һәм малайның кулы киселгән, каны күп аккан. Әле ярый пыяла ватылган тавышка хезмәтче хатын йөгереп кергән, югыйсә бөтенләй соң булуы бар иде. Ашыгыч ярдәм машинасы белән Алсуны шифаханәгә алып киткәннәр, балага кан салырга, ата каны булса, тизрәк үтә дигәннәр. Бу сүзне ишеткәч, Алсу югалып калган, Нурзат кан бирергә дип керсә дә синең каның аңа ярамый, дигәннәр. Шул чагында палатага ниндидер Рубен килеп кергән һәм тиз генә малай янәшәсенә ятып кан бирә башлаган. Моны күргән Нурзат тилебәрән орлыгы ашаган кебек миңгерәүләнеп калган, Ул ишек төбендә палата ишегеннән кем чыгуын карап торды. Алсу Рубенны озата чыкты, алар кочакланышып аерылыштылар. Нурзат кайтып китте. Аның исәбе авылга ук кайтып китү иде. Тик паспортын таба алмады. Паспортсыз кая да бара алмавын белә иде. Шуңа Алсу кайтканны көтәргә булды. Икенче көнне малай янына барса да, аны кертмәделәр. Алсудан паспортын гына сорарга иде. Шулай ук малай да якын иде бит, шикләнсә дә үз баласы итеп кабул иткән иде. Шул чакта бер кочак чәчәк күтәреп Рубен кереп китте, ул аларны үз машинасында шифаханәдән алып кайтты да, үзе ашыгып китеп барды. Ул киткәч Нурзат Алсудан ник болай эшләвенең сәбәбен сорады:
– Гафу ит, зинһар, – диде Алсу, – Нурзат, мин сине дә яратам дип уйлый идем. Тик ул балалык дуслыгы гына булган икән. Укырга килгәч Рубен белән очраша башладым, ул бай иде, акчаны кызганмады. Авылда мин рәис кызы булып яшәсәм дә, шул кадәр акчам юк иде. Без Рубенның фатирында бергә яшәдек, без бит инде синең белән дә егет белән кыз түгел идек. Әниең шифаханәгә киткән саен бергә куна идек. Шуннан арага Нурсинә килеп керде. Аның сине яратуын белеп, аңа сине бирәсем килмәде. Рубен иленә кайтып китте. Аның белән китәргә миңа виза кирәк иде. Ул чакта мин авырлы идем. Шуңа синең белән язылышырга булдым. Улым җитлекмичә туды, кайгыргангадыр инде. Аны тудыру йортында калдырып чыктым. Әтиләр каяндыр ишеткәч, бала синеке, дидем. Әтине беләсең бит инде, тиз генә таныклык тутырып бирде. Нурзат тешләрен шыкырдатып куйды:
– Ә картлар йорты, йортны сату ни өчен кирәк булды? – Нурзат үз-үзен тотмаслык хәлгә килеп баруын сизде.
– Ә анысы башка, – диде Алсу, мәкерле елмаеп, – анысы безгә кагылмый. Әти белән әниеңнең үз араларында ни булса да булгандыр, әтиең үлгәч әниең, – дип нәрсәдер әйтергә җыенган Алсуга Нурзатның көчле йодрыгы килеп төште. Ул тәгәрәп өеп куйган таш өстенә барып төште. Шул арада Мира милиция чакыртты, һәм 3 ел буе эшсез, пропискасыз яткан Нурзатның кулларына богау кидереп төрмәгә алып киттеләр.
Менә шулай итеп гаепсездән гаепле булды Нурзат. Авылга да әнисенә дә хәбәр бирмәде. Улының төрмәдә ятуын әнисенең йөрәге күтәрә алмас, дип курыкты. Аны ни өчен шулай хурладылар, бары сукырларча яраткан өченме? Эх, Нурсинә, син кайда икән хәзер, син мине гафу итә алыр идеңме икән?! Төрмәдән чыгып, авылына кайтканда үзен шулай өзелеп көтәләрдер, дигән уй башына да килмәде аның.
...Иртән кемнеңдер нәни куллары белән битеннән сыйпавына уянып китте Нурзат. Төне буе йоклый алмый ятып, иртәнге якта гына йоклап киткән иде. Күзен ачып караса кызы икән:
– Әтием, син инде башка беркайчан да китмисеңме, гел минем әтием генә булып торасыңмы? – дип такмаклады сабый. Аларның сүзен ишетеп, Нурсинә дә алар янына килде:
– Юк инде, кызым, ясмин чәчәккәем минем, әтиеңне хәзер бер кая да җибәрмибез. Ул бары безнеке генә булачак. Ул бит безне бик ярата, тик язмыштан гына уза алмады. Аның сүзен ишетеп, Нурзат җиңел сулап куйды. Димәк, ул аны көткән, ул аны гафу итә. Калганы барысы да ирнең үзеннән тора. Алда әле күпме гомер барын берәү дә белми, шуңа да хәзер Нурзат һәр туар көнне өмет белән көтеп ала.
Читтә үткән 7 елының һәр сагышлы мизгелен йөрәге аша үткәреп, берсен дә яшермичә Нурзат хатынына сөйләп бирде, тик әнисенә әйтергә кушмады. Нурсинә сабыр гына тыңлады, бүлдермәде, әйтерсең, шулай буласын алдан ук сизгән.
– Борчылма, Нурзат, – диде ул. – Барысы да җайланыр. Документларың да булыр, хәзергә синең төрмәдән кайтуыңны берәү дә белмәсен. Шушы көннәрдә әтием кайтырга тиеш, ул барысын да җайлар. Син бит җинаятьче түгел, эше дә булыр. Иң мөһиме синең исән булуың, йортыбыз да булыр. Минем синең белән ясмин чәчәкләре кебек парлы булып гел янәшәңдә яшисем килә. Яратам, бик яратам бит сине, Нурзат. Кайтмассың да, сине бүтән күрә алмам, дигән уй йөрәгемне ничек әрнетеп торуын белсәң иде икән дип, иренең күкрәгенә башын куйды. Нурзат аны кочаклап алды.
Дина Камалетдинова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5