Ясмин чәчәкләре парлы-парлы
– Нурсинә, кичер мине, мәхәббәтемә тугры калам, дип ялгыштым мин. Хәят апа миңа гел әйтеп килде, ул сиңа пар түгел, диде. Яратам, дия иде бит. Әни дә гел шул хакта сөйләп торгач, тормышларны бергә алып бару җиңел булыр дигән идем. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты. Беләм, Нурсинә, син дә мине яратасың бит. Әйдә, бергә булыйк. Ярдәм ит миңа бу тормышта югалып калмаска, үзең кебек көчле булырга, – дип Нурзат Нурсинә каршына килеп тезләнде.
– Нурзат, ашыктырма мине. Уйлар киләбем чияләнеп төенләнгән, аны сүтү мөмкин түгел. Гафу ит мине, Нурзат, мин кияүгә чыга алмыйм, сиңа гына түгел, берәүгә дә. Әгәр мөмкин булган булса, инде бу кадәр ялгыз яшәмәс идем, – дип, йөгереп чыгып китте кыз. Нурзат артыннан йөгереп чыкканда ул каенны кочаклап үксеп-үксеп елый иде. Егет аның дерелдәп торган гәүдәсен кочагына алып, күзләреннән үпте. Кызның йөрәге гәүдәсен тишеп чыгардай булып тибә иде.
– Нурсинә, – диде егет, – берәүгә дә кияүгә чыга алмаслык булгач, әллә син үзең дә егетме? Башкача уйлый алмыйм инде. Әгәр яшьлегеңдә алданган булсаң, ул гаеп түгел, гафу итмәслек нинди генә гаебең бар соң? Ичмасам, тилмертмә, әйт инде. Без бит тере кешеләр, ялгышырга хакыбыз бар. Хак Тәгалә адәм балаларын бу җиргә сыналыр өчен яраткан бит.
Нурсинә түзә алмады, барысын да елый-елый сөйләп бирде. Нурзат шаккатып тыңлап торды.
– Мин ул баланы күрмәдем, үле идеме ул, әллә тере булып миннән яшерделәрме? Эчеңдә үк үлгән иде, шуңа ярып алдык, диделәр. Шуңа язмышымны берәү белән дә бәйлисем килми, әллә кабат бала таба алам, әллә юк, – дип, авыр сулап куйды Нурсинә, – бик теләсәң, әйдә яшәп карыйк. Безнең бит фамилияләребез бертөрле. Әгәр Алсу белән яшәргә уйласагыз, китәрсең. Мин киртә булмам. Яшермим, беренче күргән көннән үк яраттым бит мин сине.
Икенче көнне никах укытып бергә яши башладылар. Алардан да бәхетле кеше юк иде кебек. Нурзатның укыйсы килми иде, ул шофер булып эшли башлады. Нурсинә инде быел укучылары белән 5 сыйныфка күчте. Аларның сыйныф җитәкчесе дә үзе, шулай ук татар теле дәресләрен дә укытачак. Шулай сөенеп, канатланып йөргән көннәрдә тормыш күген кара болыт каплады. Имештер, Алсуның Нурзат армиягә киткәч улы туган, тик аны әтиләренә белдерәсе килмичә тудыру йортында калдырып чыккан. Бу хакта Нурсинәгә бер укучысының әнисе сөйләде. Аларның бик борчылуларын әйтте, чөнки авыл башлыгы Нурсинәне укытучылыктан азат иттертәм, дип әйткән, ди. Нурсинә кайгыга калды, кичен Нурзат та бик боегып кайтып керде. Аны Алсуның әтисе юлда туктатып, бүлмәсенә алып кереп, баланың таныклык күчермәсен күрсәткән. Бер айлык гаилә тормышы шуның белән тәмамланды. Нурсинә бу көннәрдә үзендә үзгәреш сизеп, шатлыгын Нурзатка әйтергә җыенган гына иде. Әйтмәде, әйтә алмады...
Нурсинәне бер айга укырга җибәрделәр. Ул кайтканда инде Нурзат киткән, йорт сатылган, Нуркамалны картлар йортына тапшырып җаннарын тынычландырганнар Алсуныкылар. Хәят гомерлек күршесен үзенә алып калырга да теләгән иде, тик Нурсинәгә начарлыклары тияр дип курыкты. Нурзат үзе дә Нурсинәнең эшен шулкадәр яратып эшләвен күреп, әгәр каршы килсәм, аны эшеннән читләштерерләр, дип куркып китте. Юаш иде шул ул.
Нурсинә эш белән район үзәгенә барган саен Нуркамалнын хәлен белеп торды, күчтәнәчләрен алып керде. Нуркамал зарланмады, монда яхшы карыйлар дисә дә, күзләрендәге әрнү, сагыш күренеп тора иде. Нурсинәнең йөрәге сыкрады, тагын нинди сынаулар үтәсе бар икән әле ул баланың?!
Бер көнне Нурсинә районнан кояштай балкып кайтып керде, аның соңгы елларда болай шатланганы юк иде. Хәят тә аптырап калды:
– Хәят апа, җаным, мин бүген табибта булдым, мин йөкле, минем балам булачак, – дип, Хәят апасын кочаклап алды, – мин бит ничә еллар буе балам булмас, дип куркып яшәдем.
– Тукта, балам, алай артык сабырсызланма, хәерлегә булсын да, исән-сау тусын, – дип, Хәят апа Нурсинәнең аркасыннан сөйде. Ул инде аның үткәннәреннән хәбәрдар иде.
– Тик әлегә бу турыда бер кемгә дә сөйләмә. Тегеләр ишетмәсен. Әллә син чыннан да Алсуның малае Нурзаттандыр дисеңме? Юк, алар тагын ниндидер хәйлә коралар. Нурзат сиңа өйләнмәсә ул хәбәр чыкмый иде. Нурзатларның йорты Алсуның әтисенең туганының йорты. Ул кеше Урта Азиядә. Анда хәзер безнең илдән киткәннәргә көн беткән ди. Менә тиздән шул Гафурлар кайтып утырырлар. Аларның бөтен сәбәбе дә шул йорт булырга тиеш. Аларга Нурзаты да, Нуркамалы да кирәкми. Нурзат капты мескен. Алсуы да шул туганнарының сүзе белән генә егеткә бәйләнеп йөрде. Ярата имеш, ярата! Әле кичә генә бер туганнары Җәмилә белән сөйләшеп тордык. Ул алар белән тату тормый. Шул Җәмилә әйтә, Алсу чит илдән укырга килгән бер бай егет белән йөри, ди. Малае да аныкы икән, ул иленә кайтып киткән дә кире килмәгән, малае барын атасы сизгәч, Нурзатныкы, дигән. Менә шул. Әгәр Нурзат сиңа кире кайтса, сине авылдан да, эштән дә кудырам, дип әйтә ди атасы. Аллаһы Тәгалә үзе араласын инде ул этләрдән. Нурсинә Хәят апасын сулыш та алмый тыңлады. Нурсинәнең шул авылдан да, эшеннән дә китәсе килми, аны бит яраталар. Укытучы эше бит ул укыту гына түгел, эшнең тәмен белеп эшләргә кирәк. Язмышы белән килеште Нурсинә. Яраткан эше бар. Әнисеннән дә артык күреп яраткан һәр минутын аның өчен яшәгән Хәят апасы бар. Яраткан кешесеннән бала көтә, әле күңелдә, бәлки дигән өмет тә бар.
Беркөнне кичкә таба алар каршысына чит ил машинасы килеп туктады. Нурсинәнең йөрәге кысылып куйды: әллә Нурзат? Машинадан чал чәчле төз буйлы, чибәр ир-ат төшеп аларга таба килде. Машина тавышына йөгереп чыккан Нурсинә әтисен танып, йөгереп килеп кочаклап алып, елап җибәрде. Әтисенең битләреннән, чәчләреннән сыйпады. Кызын 10 ел буе күрмәгән нишләргә дә белмәде. Фәрит аларны эзләп таба алмагач, Зәкия әбигә сәдака керткән, шунда ул сөйләгән барысын да. Аннары авылга кайткач кызының хатын биргәннәр. Шулай эзләп тапкан. Алар сөйләшеп торган арада Хәят тә сөйгәнен танып, тиз генә өйгә кереп табын хәзерләргә тотынды. Үзенең йөрәге еш-еш тибә, куллары калтырый, әйтерсең Фәрите аны тәүге тапкыр озата кайткан! Аталы-кызлы өйгә керделәр. Хәят почмакка кереп баскан да чыгарга куркып тора.
– Исәнме, Хәят, менә бит язмыш безнең белән ничек шаяра, сине миннән аерып алды да, кызымны сиңа китереп биргән. Яхшылыгыңны кызым әйтеп бетерә алмый. Миңа булган мәхәббәтеңне гомер буе керсез саклагансың да, хәзер кызыма бирәсең икән. Рәхмәт сиңа, – дип Фәрит Хәятне иңнәреннән кочып алды, – син бер дә үзгәрмәгәнсең, ясмин чәчәгем минем. Хәятнең күңеле тулды, елап җибәрмәс өчен тырышып табынга ризыклар куя башлады.
Фәрит кич кунмады, аңа китәргә кирәк иде. Ул терелгән, яңадан эшенә кабул иткәннәр. Озакламый кайтасын әйтеп саубуллашып китеп барды. Нурсинә әтисен озатканда Нуркамаллар йортына Алсуның әтисе килеп туктады да, аларга карап тора башлады. Нурсинә аны күргәч тагын бер кабат әтисен кочаклады. Фәрит киткәч авыл башлыгы Нурсинә янына килде:
– Вакытны бушка үткәрмисең, кияүне ала алмагач, хәзер хәрбиләрне китерәсеңмени, матри, малай, без укытучыларга алай йөрергә рөхсәт итмәбез, – дип оятсыз караш ташлады.
– Алла язмаганны сөйләмәгез, рәис әфәнде, сезгә алай сөйләү килешми. Ә хәрбигә килгәндә – ул минем әтием. Минем әтием-очучы бит, – диде Нурсинә, аннары өстәп куйды, – әле ул кайтачак. Аның әле сезне дә күрәсе бар.
Тагын артык сүз ишетүдән куркып авыл башлыгы тизрәк китү ягын карады.
– Ашыкмагыз әле, – диде Нурсинә, – бу йортны кемгә дә бирмәгез. Бу йортны әти сатып ала. Аның теләсә каян йорт сатып алырга хакы бар.
Рәиснең чырае караңгыланып китте. Сүз әйтмичә дә машинасына утырып китеп барды. Кергәч Хәяткә шуларны сөйләгән иде. Тегесе елавыннан туктап көләргә тотынды. Хәзер әтисе кайтып йөри башлагач, Нурсинә иркен сулыш алды,.авыл башлыгы гаиләсе аны читләтеп үтә. Нурсинәне әтисе алып китәргә дә теләгән иде, китәме соң инде Нурсинә! Фәрит сүзендә торды, кайтып йорт нигезләрен карап йөрде дә, икенче елны ук хан сарае кебек йорт өлгертеп китте. Ял алып кайтып, үзе карап торып эшләтте. Йортны кечкенә кызыма бабасыннан бүләк булсын, диде. Инде Нурсинәнең кызы туган иде. Кызына Нурсинә Ясминә кушты. Барыбызның да исемебез Нурлы, тормышыбыз нурсыз, кызым ясмин чәчәкләре кебек парлы-парлы булып үссен, диде. Нурсинә сабыен беренче тапкыр кулына алгач, елап җибәрде. Исенә беренче баласы килеп төште. Чынлап та үле туды микән, малай идеме, кыз идеме? Исән булса, кемнең җылы күкрәгенә борынын төртеп ими эзләде икән? Әгәр исән булса, аңа хәзер 7 тулган, укырга керер иде. Ул беркайчан да үзенең әнисен белмәс инде. Нурсинәгә бик авыр булып китте, әлегә кадәр ул аны исенә алганы юк иде. Ник китеп аны эзләп карамады икән, бәлки аны балалар йортына биргәннәрдер. Чыкмаган кояшка кызынып гомере үтә инде, Нурзат барыбер аныкы булмаячак. Уйларын бала караучы бүлде:
– Мамаша, ник кызыңны ашатмыйсың, карале, әниле-кызлы икәү елап яталар, – дип Нурсинәнең иңеннән кочты. Ул баланың әтисе юклыгын белә иде. Нурсинә моңсу гына елмаеп, баласын имезергә тотынды. Нурсинә җайлап кына кызын кочаклап яткан иде, изрәп йоклап киткән, баласын алып киткәндә уянып, кабат йоклап китте һәм гаҗәп төш күрде. Имеш, ул коеп яуган яңгыр астында, юлда басып тора. Шул чагында каяндыр Нурзат килеп чыкты да, аны машинасына утыртты. Нурсинә караса, кояш яңадан чыгып килә. Нурзат, дип кычкыра имеш. Ул:
«Кара әле, Нурзат, кояш баткан җирдән чыга, әллә ахырзаман җиткәнме», – дип курка Нурсинә. «Юк, – ди Нурзат, – замананың ахыры түгел, яңа заман башлана», – ди. Тик төшен күреп бетерә алмады, балаларны төнге ашатуга китерделәр. Ничек юрарга да белмәгән төшен, палатадагыларга сөйләде. Алар яхшыга юрадылар. Иртәме-соңмы ирең үзеңә кайтачак, диделәр. Тик кайтмас шул инде Нурзат. Алсу ычкындырмас, уллары да булгач. Ярар, дип уйлады ул, алдагыны Аллаһ үзе генә белә, менә кызы бар бит. Аны кадерләп үстерер. Яраткан эше бар. Тиздән йорты өлгерер, аннан соң Нуркамалны да алып кайтыр иде, тик курка шул.
Мәктәптә дә, ата-аналар да аны ярата. Аның укучылары да бик бәхетле. Һәрберсе тулы гаиләдән. Кайберләренең әниләре тудыру йортына да килеп хәлен белеп киттеләр. Хәят апасы өр-яңа хәбәр алып килде. Алсуның әтисенең ниндидер кырын эшләре фаш булган. Эшеннән алганнар һәм инде авылдан ук китеп барганнар. Йортларының тәрәзәләре кадакланган, ди. Нуркамал йортын саткан акчага үзләре дә кушып каяндыр фатир алган булганнар, шунда киткәннәр икән. Нурсинәнең күңеле тынычланып китте, бала белән кайткач тагын бәйләнерләр, дип, курыккан иде. Нурсинә өенә кайтса, исе китте, укучылары җыелып килгәннәр, ишек алды, өй эче бизәкле шарлар белән бизәлгән. Табыннар хәзерләнгән. «Тегеләр» авылдан китүгә Хәят Нуркамалны да алып кайткан. Баланы ул чыгып каршы алды:
– Йә, кадерле, газиз Аллаһы Тәгаләкәем, ятим итмә шул үзең биргән кадерле бүләгеңне, кайтарсана минем бердәнберемне. Әтисе кебек бу сабый да читләр күзенә карап тилмереп үсмәсен, – дип, теләк тели-тели әтисе үскән бишеккә кертеп салды.
Нурсинә елап җибәрмәс өчен укучыларын кочаклап, рәхмәт әйтте. Алар белән бергәләп чәй эчтеләр.
Нурсинә декрет ялында озак тора алмады. Аның урынында калган кыз кияүгә чыгып читкә китеп барды. Кызы елак булмагач, Нуркамал карыйм, дип торгач, ризалашты инде. Эшен дә, балаларын да сагынган иде. Бер көнне мәктәп директоры Әмир Кәримович аны үзенә чакырды. Алар авылына бер гаилә күчеп кайткан икән. Дөресе, авыл егете балалы хатынга өйләнеп кайткан. Хатынның беренче иреннән туган кызы мәктәпкә йөрми, ул кыз Нурсинә сыйныфында укырга тиеш икән. Ронодан шул кызның документларын җибәргәннәр. Нурсинә мәктәптән туры шунда китте. Өйләренә барып керсә, исе китте. Кечкенә генә йорт, шунда 2 кечкенә бала, зуррагы консерв банкасына бармагын кыстырган. Аңа карап кечкенәсе елый, ябык кына кыз аларны нишләтергә белми тора. Нурсинә җайлап кына бармакны алды, кесәсеннән кул яулыгын алып, ертып бармакны бәйләп балаларны тынычландырды. Кыз чит апаны күргәч, оялып китте. Өстәлне җыештыра башлады. Әниләре фермада бозаулар карый икән, әтиләре исерек, почмакта йоклап ята. Шул чагында кызы кебек ябык кына әниләре дә кайтып керде һәм Нурсинәнең кем булуы һәм ни эшләп йөрүен сорады. Нурсинә әйткәч, күзенә яше тулды хатынның:
– Менә бит, күрәчәгең булса, – дип башлады ул сүзен, – бер ялгызыма бала үстерүе авыр булыр, дип, икенчегә чыккан идем. Бәла гына булды. Җитмәсә, тагын ике малай да табып куйдым, ирем югалтырга ризалашмады. Үзе бер җирдә дә эшләргә теләми, кемнәргәдер берәр эш эшләп кайта да эчеп ята. Кайнанам, ялгызыма яшәве авыр, кайтыгыз, дип чакырды да, хәзер балаларны карыйсы килми. Шуңа кызым да укырга бара алмый, аннары киемнәре дә, дәреслекләре дә юк. Алырга акча да юк.
– Алар өчен борчылма, үзем табармын. Балаларны да бакчага урнаштырырга булышырмын. Сезгә бакча якын бит, – дип, барысын да аңлатты Нурсинә.
Дина Камалетдинова
#укы
(ахырын иртәгә укыгыз)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4
Ахырын кэтеп калам