Предыдущая публикация
Артка юллар инде ябыла.
Иңнәремә төшкән бөдрә чәчем,
Ак шәлләрен инде ябына.
Алдагы юл томан эчләрендә,
Күпме баскыч калган, билгесез.
Гомер юлым бары үземнеке,
Алтыннарга, хәтта, биргесез.
Төрле чаклар булган, абынганмын,
Аллаһыма бары табынганмын.
Югалсам да тормыш дәръясында,
Синең өчен, янә, табылганмын.
Табылганмын, янар өчен утта,
Томаннарны ерып барыр өчен.
Соңгы баскычларга басканда да,
Елмаерга җитәр, җитәр көчем.
Сәрия Мирзаянова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2