Предыдущая публикация
Тик тарих та калды җил капка.
Заман капкалары елтыр калай
Җил дә үтми, бик нык тора сакта.
Бикләре дә аның гади түгел
Я код , ачкыч белән ачыла.
Калай капка , калай коймаларга
Төренгәнгә күңел ачына.
Әкәм-төкәм кебек кабык кидек ,
,, Мөгез " генә чыгарып карыйбыз.
Бер-беребездән калышмаек, диеп
Дөнья куа - куа арыйбыз...
Бер карасаң яхшы яшибез күк,
Муллык , бардан күңел кагына.
Белмим нигә , җаным әле һаман
Җил капкалы чакны сагына...
Гүзәлия Исламова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев