Белер- белмәс төрле гайбәт таратабыз.
Уйламыйча әйткән сүзләр, гамәл белән
Йөрәкләрне әрнетәбез, канатабыз...
Әйтерсең лә бер әүлия үзебез соң?
Сөйләшәбез кеше белән күтәреп тон!
Ялгышабыз... барыбызда без әдәмнәр,
Аерыла кылган эшләр, тик гамәлләр...
Аерыла хисләр, бары уйларыбыз...
Төрле - төрле язмышыбыз, юлларыбыз.
Һәр кешенең үз сукмагы, үз язмышы!
Үткәне бар, киләчәге һәм ялгышы...
Аллаһ белә бары аның күңел түрен,
Ник тәнкыйтьли кеше кайчак бере-берен?
Кем ялгышмый, шул яшәми! Димәк - кеше!
Тик үзенә кагыладыр кылган эше!
Җавабында үзе тотар, Аллаһ күрә!
Җәзасын да, әҗерен дә үзе бирә!
Ә без исә яши бирик алга карап,
Гөнаһ җыймыйк, җыйык бары савап, савап!
Гөлара Шәрипова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев