Ясмин чәчәкләре парлы-парлы
– Хәят апа, – дип дәште кыз моңсу гына, – әйдә берничә төп ясмин куагын алып кайтып утыртыйк әле, аның чәчәге бик матур була. Әтием аның турында җырлый иде.
– Юк, матурым, – диде Хәят, – тузган йорттан берни дә алырга ярамый. Минем бакчада бар иде ул. 20 ел элек әтиең китереп утырткан иде. Ясмин чәчәкләре бит парлы-парлы була, без дә шулай парлап яшәрбез, дигән иде. Тукта әле, кызым, әти дә, әти, дисең, синең соң әниең исәндер бит, кайда соң ул? Сорау һавада эленеп калды. Нурсинә җавап бирмәде. Юлда сүзсез генә кайттылар. Чәй эчәргә Нурзат кына керде, дус малаеның тагын ашыгыч эше бар икән. Егет бу йортта үз өендәге кебек йөри икән, чәйләрне ясый, табын хәзерли башлады. Хәят апа, радиоалгычны кабызып, пластинка куйды, өй эченә таныш моң агылды. Әтисенең тавышын шунда ук таныды кыз.
Өзеп кададың да чәчләремә
Ап-ак чәчәкләрен ясминнең
Чәчәк кебек матур яшьлегемне
Күзләреңдә күрдем мин синең.
Җырга Нурзат та кушылды:
Яфраклары кебек чәчәге дә
Парлы-парлы икән ясминнең.
Гомер юлларыннан узган чакта
Парың булсам икән мин синең.
Барысы да тын калдылар. Нурсинә Хәят ападан рөхсәт сорап баянны алды һәм бик матур итеп уйнап җырлый башлады:
Җәйге кичтә бакчаларга керсәң,
Ясмин чәчәгенең хуш исе.
Кемнең килми сөйгән яры белән
Гомер буе бергә яшисе.
Иң алдан Хәят апа телгә килде. Ул Нурсинәнең баянда уйнап җырлавына исе китеп карап торды:
– Нурсинә, син баянда уйный беләсеңмени, мин бит үземә кайчаннан бирле баянчы таба алмыйм, теләсәң, иртәгә үк эшкә урнаша аласың, – дип шатланды ул.
– Аллага шөкер, Хәят апа, мин күп төрле уен коралларында уйный беләм, әтием мине музыка мәктәбенә йөртте. Мин уйнаганны, җырлаганны тыңларга ярата иде. Үзе дә гел моңая иде, менә кемне сагынган икән ул?! Нурсинәнең әтисен сагынып йөрәге сыкрап куйды.
Әтисе бик еш чит илләргә очты, ә кайтып кергәндә гел тавыш була иде өйләрендә. Әтисе күпме генә акча алып кайтса да, әнисенә җитми иде. Әтисе өйдә булмаганда дуслары белән бәйрәмнәр ясыйлар, ә кайвакытта араларында ирләр дә була иде. Берсе аларда йоклап та калгалый башлады. Ул чагында аны күршедәге бердәнбер татар карчыгына Зәкия әбигә кертеп җибәрәләр. Аның балачагының күп өлеше шул әбидә үтте дә инде. Әнисенең аны карарга вакыты да, теләге дә булмады.
Чәйдән соң Нурзат чыгарга җыенды. Аның никтер бу матур итеп сөйләшеп утырган кызлардан аерыласы килми иде.
– Ярар, рәхмәт сиңа, Нурзат, – диде Хәят апа, – бар, болай да озак тордың. Алсушкаңны көнләштерә күрмә. Иртәгә озатасың да бар әле.
– Әйе шул, Хәят апа, китә шул, минем дә күңелем аның белән китә. Яратам бит мин аны. Сезнең кебек аерылышырга гына язмасын инде. Хәер, синең бит әтиең каршы килгән, Алсуныкылар мине инде кияүләре итеп күрәләр, – дип, чыгып китте егет. Ул чыгып киткәч кенә Хәят апа Нурзатның Алсуны бик нык яратуын, тик кызның болай гына йөрүен сөйләде. Бәхетле кыз, дип, уйлады Нурсинә. Әгәр шундый егет аны яратса, белер иде кадерен. Аңарга андый егетләр насыйп булмас шул инде, үткәне матур түгел шул аның. Әле ярый гаилә корып, балалар үстерә алса, кем белгән бит әле!?
Кыз кинәт кенә Хәят апаны кочаклап сулыгып-сулыгып еларга тотынды. Хәят апа аны инде Нурзатка гашыйк булган ахры бу бала, дип уйларга өлгерде. Ә елауның сәбәбе башкада иде шул.
17 се яңа тулып килгән кызга берәүнең дә башына килмәгән фаҗига кичерергә туры килде. Тик ул аны беркайчан да беркемгә дә сөйли алмаячак. Тирән яра булып, гомере буе әрнетәчәк әле. Әтисе киткәч, әнисе бөтенләй эчүгә бирелде, эшендә бик зур җитмәүчелек табылды. Фатир саткан акча гына җитми иде. Әтисеннән калган 4 бүлмәле фатирны иске генә 1 бүлмәлегә алыштыру да диңгездән бер тамчы гына кебек булды. Хуҗасы төрмәгә утырту белән яный башлады. Шул хәлләрдән соң әнисе акылга утырган кебек булды, Нурсинәне кочаклап елый башлады.
Кызның эченә җылы керде, бәлки әнисе тәүбәгә килгәндер. Тик һич кенә аңлый алмый, әнисенең: «Кызым, мине бары син генә коткара аласың», – дип, кат-кат кабатлавын тыңлый-тыңлый тәмам арыды.
– Әни, әйт соң инде, мин сине ничек коткара алам, кая барыйм, нәрсә эшлим соң, бәлки әтигә хәбәр итәргәдер, ул ярдәм итә алыр? – диде аптыраган кыз
– Әтиең безгә булыша алмаячак. Беләсең бит, Роберт абыеңнарның баласы юк, әгәр син аларга бер бала табып бирсәң, ул мине коткарачак, – диде ана кеше күзен дә йоммыйча. Нурсинә башта аңламады. Ул баланы каян эзләп табарга икән соң, дип баш ватты. Ник балалар йортыннан гына алмаска? Әнисе аңлатып биргәч, үксеп еларга тотынды:
– Әнием җаным, син нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы, миңа бит әле 17 дә тулмаган. Алда чыгарылыш имтиханнары, аннары институтка керәсем, музыкант буласым килә. Кешеләр, танышлар нәрсә диярләр, әтием белсә ни дияр?! – диде кыз, – башка бернинди дә котылу юкмыни соң.
– Булса сиңа ялынмас идем, син атаң кебек кире беткән. Ярар, төрмәгә китәрмен, котылырсыз, – дип ачуланып, ана кеше арты белән борылып басты, – бала туганчы әле имтиханнарыңны бирәсең бит, укырга да керерсең. Гомумән, ул баланы син күрмәячәксең дә. Синең кебекләр әле үзләре дә табалар, үстерәләр дә. Сиңа бит аны үстерергә кирәкми, ул синең балаң булмаячак. Мине төрмәгә тыксалар, үзең дә урамда каласың, атаңның хәбәре дә юк.
Әтисеннән килгән хатларны әнисенең «Адресат выбыл» дип кире җибәргәнен белми иде шул кыз. Кыз нишләсен инде, ризалашмый хәле юк иде.
Икенче көнне анализлар бирергә лабораториягә алып киттеләр, аннан шифаханәгә салдылар. Ниндидер уколлар кададылар, дарулар бирделәр. Калганын берсен дә хәтерләми Нурсинә. Күпме йоклагандыр, чит бер фатирда уянып китте. Күзен ачканда янында берәү дә юк иде. Иң беренче уе тәрәзәдән сикерү булды, кемнәргәдер бала тудырып бирер өчен генә туганмыни ул?! Аның үз яраткан кешесе белән тормыш корып, үз балаларын үстерәсе килмимени? Тәрәзәгә барыйм, дип, залга чыкса, диванда йоклап яткан Роберт абыйсын күрде. Менә эш нидә икән, дип, уйлап, Нурсинә кухняга кереп пычак алды. Уе, башта ирне үтерү, аннан соң гына тәрәзәдән сикерү булды. Тик, кухняга барып җитә алмады, башы әйләнеп егылып китте. Тавышка Роберт уянып, йөгереп килеп җитте. Ул тиз генә кызны киендереп әнисе янына кайтарды. Кыз юлда гына аңына килде. Бу вакытта өйдә эчеп-җырлашып утыралар иде. Нурсинә табын янына килеп, өстәлдәге бөтен нәрсәне себереп төшерде, әнисе бу хәлне көтмәгән иде. Кунаклар таралыштылар, кыз елый-елый әнисенә рәнҗеде.
Кыз өчен газаплы көннәр башланды. Чыгарылыш имтиханнарын көчкә тапшырды. Ут кебек янып торган кызның шулай үзгәрүенә укытучылар да, сыйныфташлары да аптырады. Тик иң якын дуслары да бер ни дә белә алмады. Институтка керә алмады Нурсинә, авырып шифаханәгә керде, эче зурайган саен куркуы көчәйде, урамга чыкмас булды. Әнисе эчүен дәвам итте, бурычларын бетерделәрме, әллә алар булмагандамы? Бәлки хуҗасына бала кирәк булганга гына шулай эшләделәрме, Нурсинә өчен болар мөһим түгел иде инде. Аның хәле көннән-көн начарая барды.
Ул аңын югалтып егылгач, ашыгыч ярдәм машинасы килеп алып китте. Бер тапкыр аңына килгәндә ак халатлы кешеләрнең чабышуларын күрде һәм Робертның «баланы коткарыгыз, ул тере туарга тиеш», дип, ачуланып кычкыруын гына ишетте. Аннары упкынга төшеп китте.
Нурсинә бик озак аңына килмәде. Ул күзен ачканда янында берәү дә юк иде. Эчен тотып карады, буш, тик анда авыртып торган яра бар иде. Палатада ул ялгызы ятты, аның янына берәү дә килмәде дә, беркемне дә кертмәделәр. Акушер хатын кереп хәлен сорашты, баласының туганчы ук үлүен, шул сәбәпле ярып алуларын әйтте. Баланың кайда икәнлеге белән кызыксынмады, үз хәле хәл иде аның.
Баласы булмагач озак тотмадылар, тудыру йортыннан чыккач, кая барырга аптырап торды. Әнисе янына кайтасы килми иде, кайтырга да ерак, хәле дә юк. Нурсинә элеккеге күршесе Зәкия әбисенә кайтып егылды. Карчык кызның хәлен белгәч, үзе дә утырып елады. Әле анда да кызны сюрприз көтә иде, тик кызның хәлен күргәч, карчык анысын әйтми торырга булды. Зәкия әби кызны үзенчә дәвалады, кадер-хөрмәт күрсәтте, үзе карап үстерешкән кызны бик сагынган да иде. Айга якын серләшеп, гөрләшеп яшәгәч, Нурсинә китәргә җыенды, шул чакта карчык кызга әнисе калдырган әйберләрне һәм хатны бирде. Әнисе кияүгә чыгып яңа ире белән Ташкент якларына китеп барган. Барып урнашкач, кызын кайтып алырмын, дигән. Хәзергә әтисен эзләп табарга кушып, аның адресын, бераз акча һәм Нурсинәнең документлары белән киемнәрен калдырган.
– Әй, әни, әни, – дип өзгәләнде кыз, – мин синең өчен үземне корбан иттем, ә син минем хәлемне дә белмичә китеп баргансың. Ул бары миннән әти үчен генә алган бит! Кыз Зәкия әбине кочаклап әрнеп-әрнеп елады.
– И, балакаем, – диде карчык, – язмыштан узмышлар юк шул, күрәчәкне күрми берәү дә гүргә керми, диләр. Элек заманда хан сараеның төш юраучылары хан кызының төшен юраганнар. Ханның кызы бик тә гүзәл булган шул, аңа 40 тапкыр иргә чыгасың, дигәннәр. Хан кызы бу сүзне күтәрә алмаган, үзен үзе үтергән. Тик кызны күмә алмаганнар. Юраучылар әйткәнчә, 40 ир кызның мәете аша атлап чыккач кына җиргә иңдерә алганнар.
Ходай бәхетеңне бирер әле, син бит ана хакын хакладың. Әтиңне эзләп тапсаң, ул сине рәнҗетмәс. Кызны елап озатып калды карчык. Мең бәла белән сораша-сораша кайтып, коеп яуган яңгыр астында елап торганда бәхетенә Нурзат очраган иде.
Гармунда, уен коралларында уйный белүе ярап куйды кызга. Аны клубка сәнгать җитәкчесе итеп куйдылар. Хәят апасының да эшләре гөрләп бара башлады. Нурсинә бик матур җырлый да иде. Кыз Нурзат белән дә дуслашып китте. Егетнең шуның өчен Алсу белән үпкәләшкән чаклары да булды. Нурсинә Алсу белән үзе сөйләште. Нурзатның әтисе белән үз әтисен якын туганнар дип, алдады. Бу очракта фамилияләре бер булу да ярап куйды. Алсу басылды, тик Нурзатның әнисе Нуркамал гына күршегә кергән саен гаеп табып торды.
– Инде, Хәят синең гомерең шул килде-китте кешеләр җыеп үтте, – дип Нуркамал Хәяткә бәйләнде, – Нурзат элек клубны бар дип тә белми иде, хәзер өйдә дә тормый, я клубта, я сездә. Алсу белән араларын бозсагыз, сез генә гаепле буласыз. Әллә каян килгән бер килмешәк аркасында кода-кодагый буласы кешеләрем белән бозылышырга уйламыйм. Нурсинә дә шаян, усал күршегә шаярып җавап бирә:
– Нуркамал апа, яратам бит улыңны, бәлки мине генә киленлеккә алырсыз, – дип көлә.
– Әй, Нуркамал, Алсу өчен өзелмисең бит, атасы рәис, анасы табибә, шулар өчен өзеләсең. Алар да шулай уйлыйлармы икән соң? Борыннары бик югары бит, бердәнбер кызларын атасыз малайга биреп нужа күрсәтмәсләр, дип күршесенең ачуын китерә Хәят.
Зирекледә яши, эшли башлагач кыз үсеп, матурланып китте. Хәят апасы аңа бер минут та күңелсезләнергә вакыт бирми. Тик кызның ялгыз калганда күзләре кызарып чыкканчы елавының гына серенә төшенә алмый. Ул хакта кыз да беркемгә дә сөйли алмый шул. Шулай да хәмер сөременнән арына алмыйча газиз баласын саткан анасына караганда гомер буе аның әтисен көтеп яшәгән Хәят апасы аңа бик якын иде.
Икенче елда ясминнәр шау чәчәккә күмелгәндә Нурсинә институтка керергә китте, хыялы укытучы булу иде. Нуркамал әйткәнчә, кич буе клубта булган хатынын ире өйдә көтеп ятмас бит инде. Аннары ул балаларны бик ярата, клубта да балалар белән төрле түгәрәкләр оештырып мәш килә. Нурсинә институтка кереп кайтканда Нуркамал очрады:
– Нуркамал апа, – дип кычкырды кыз, – укытучы булырга, укырга кереп кайттым, котлый аласың!
– Котлыйм, – диде Нуркамал төксе генә, – тәмам тигәнәк булдың инде. Тагын монда кайттыңмы, үз ягыңнан куылып кайткансыңдыр инде. Юкса, җиде ятка ябышып ятмас идең. Нуркамалның чили борычы кебек ачы сүзләре дә кызның кәефен төшерә алмады. Аңа бик рәхәт иде. Кыз үзенең көннән-көн Нурзатка тартыла баруын сизә, шуңа да моңсуланып куя. Егетнең яраткан кызы бар, ул беркайчан да Нурсинәгә булмаячак. Дөрес, аның артыннан егетләр йөреп-йөреп карадылар, тик берсе белән дә сөйләшмәде. Бар хыялы әтисен табу иде кызның. Төшләрендә аны күрә, күрешергә юрыйлар да бит. Алланың вәгъдәсе генә җитмидер.
Шулай яши-яши өч ел гомер узып та китте, көзен Нурсинә укытучы булып, беренче сыйныф балаларын алды. 16 бала: 8 малай, 8 кыз. «Ясмин чәчәкләре кебек укучыларым да парлы-парлы», – дип сөенде кыз. Баштарак ата-аналар бик өнәп бетермәделәр, Нуркамал кебек, әллә каян килгән, клубта эшләп йөргән кеше ничек укытыр икән, дип сөйләделәр. Әмма уку елы башланып балаларының мәктәптән кайтасы да килми башлагач, фикерләре үзгәрде.
Алсу да институтны тәмамлау алдында. Юллама белән эшкә еракка җибәрәселәре билгеле булгач, аңа Нурзат белән өйләнешергә, язылышырга кирәк булды. Нурзат туйга хәзерләнә башлады. Хәзерләнеп бетеп, туйга берничә генә көн калгач, Алсу кияүгә чыгудан баш тартты. Нурзат төшенкелеккә бирелде. Моны ишеткәч Нуркамал тагын авырый башлады. Нурзат Алсу белән яңадан сөйләшкәч, әлегә туйларсыз гына язылышырга булдылар. Алсуга Казанда калыр өчен язылышу таныклыгы гына кирәк булды. Анысын Алсуның әтисе хәл итте. Алсу диплом алып Казанда эшкә калды калуын, ә Нурзатны өйләнүе сәбәпле армиягә алып киттеләр, чөнки ул әнисе авыру сәбәпле армиядән вакытлыча гына азат ителгән иде.
Беркөнне иртүк Нуркамал янына кодасы килеп керде. Кодасының хәл белергә дип керүе кодагый өчен сөенечкә түгел, көенечкә генә булды.
– Нихәл, кодагый, – дип сүз башлады кода, – хәлләрең шәптән түгел ахры синең, бик бетеренгәнсең. Дааа, малайны да укытмадың, авырыйм, дип үз җаеңны гына карадың. Укыса, армиягә алмаган булырлар иде, кызны да харап иттегез, анысы да Нурзаттан башкага чыкмыйм дип, карышты. Хәзер, понимаешь, фатир снимать итеп ята, әллә миндә әндри казнасы бармы кеше хатынын ашатып ятарга. Әйдә болай эшлик, кодагый, улыңа да армиядән кайтырга урын булыр, укырга керсә дә, дигәндәй. Ну инде әлегә синең йорт кеше кызыгырлык, бәя тора. Әлегә, дим, чөнки син аны карап тора алмыйсың, йорт тиз туза ул. Аннары бәясе дә калмый, әлегә бик яхшы бәягә алучы бар...
Нуркамалның теле аңкавына ябышты, сөйләм сәләтен югалтты:
– Соң, мин, мин кая барам, сездә тораммы, мин, мин...
– Мин кая яшим, димәкче буласыңмы, мин сине район үзәгенә бик яхшы йортка урнаштырам, сөйләшенгән дә инде. Синең бит саулыгың да чамалы, анда табиблар, яхшы ашаталар. Үзең дә рәхмәт әйтерсең әле, – дип, үз сүзенә үзе шатлангандай булды кода. Нуркамал аның сүзен бүлмәде. Ачуына чыдый алмаса да түзде:
– Улым кайткач, кирәк, дип санаса, китәрмен, хәзергә бер кая да бармыйм. Мин укытучы булып шул йортка килеп урнаштым, шунда ирем Нур Алиевичның истәлекләре, улым шунда туды, гомерем шунда үтте, соңгы юлга да шуннан китәрмен, – диде Нуркамал. Сезнең бит Казанда фатирыгыз бар, ник Алсу шунда яшәми? Әле бит алар бары язылыштылар гына, бергә булмадылар. Шуның аркасында армиягә китте бит улым.
– Казандагы фатирым булса, аны синең улың өчен алмадым, ир кеше үз-үзен генә түгел, гаиләсен дә кайгыртып яшәргә тиеш. Белмим, синең ул пешмәгән улыңнан ни тапкандыр Алсу, ә тору-тормау хакында улыңнан сорарсың, мин алар янында тормадым. Хәлемнән килсә, мин ул малаеңны кызыма якын да җибәрмәс идем, – дип, ишекне каты ябып чыгып китте кода. Шулай да кабат борчымады. Тик инде Нуркамалның эченә пошаман кергән иде, күңелләренә кергәч бер алалар инде йортымны, дип кайгыга төште.
Нурзатның армиягә китүенә ел тулгач, Алсу бер егет ияртеп кайтты, кияүгә чыккан, диделәр. Нуркамал җиңел сулап куйды.
Нурзат авылга кайтты. Алсу турында ишетергә дә теләмәде. Нурзат кайтканда Нурсинә диплом якларга киткән иде. Аның кайтуын көтеп алдылар. Инде Нуркамалның Нурсинәдән гафу үтенәсе, тизрәк улын аңарга өйләндереп, Алсудан котыласы килә. Кичен әниле-уллы аларга керделәр. Кыз ике ут арасында калды. Бердән Нурзат кеше ире, бергә яшәмәсәләр дә, алар өйләнешкән. Аннан соң ул кияүгә чыга алмый, аның үткәнен белсә, Нурзат аңа өйләнмәячәк. Бәлки Алсу кире кайтмас та, шулай да, белмәссең.
Дина Камалетдинова
#укы
(дәвамын иртәгә укыгыз)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2