Предыдущая публикация
Кителә...уала...
Йөрәккә кадала ярчыгы.
Ай күрә бары тик караңгы төннәрдә
Керфекне чылаткан тамчыны...
Кадалган ярчыкның әрнүен басардай
Дәваны кайлардан табарга?
Аллаһка пышылдыйм, бир диеп сабырлык,
Йокысыз аттырган таңнарда...
Ничекләр сакларга йөрәкне сүзләрнең
Ук кебек явыннан, кем белә?
Күңелне җылыткан кояш та кичләрен
Офыклар артына күмелә...
Кителә... уала... йөрәккә юл ала,
Ут яшьләр тамалар күзләрдән...
Арала, йә Раббым, җаннарны яралап
Ук кебек атылган сүзләрдән...
Гөлара Шәрипова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев