Предыдущая публикация
Төзелгән кара... актан.
Сынавы хәйран язмышның -
Ходай шулай яраткан.
Гел карадан гына тормый.
Тормышның сукмаклары.
Вакыты җиткәч, алмашка,
Килә лә бит аклары.
Бары башны горур тотып
Алга атларга кирәк!!!
Караңгыдан чыга алмый
Бирешкәннәр бик сирәк.
Сынавын да бирә Ходай -
Үзе дәвасын таба.
Акны - кара... караны - ак
Гел алмаштырып бара.
Табигатьтә дә шулай бит -
Гел яңгыр гына яумый.
Көнне төннәр алыштыра,
Таңнар атмыйча калмый.
Аклары булсын күберәк
Тормышында һәркемнең,
Күрергә язсын шатланып
Яктылыгын һәр көннең!!!
Халидә Асхадуллина
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев