Ясмин чәчәкләре парлы-парлы
Нурзат поезддан төшкәндә ястү вакыты җиткән иде инде. Менә ул, ниһаять, туган-үскән җирендә! Тик әле ул үзенең кайтуының шатлык икәнен дә, кайгы икәнен дә аңлый алырлык хәлдә түгел. Кая барырга? Аны кем каршы алыр? Мәхәббәт хакына дип, туып-үскән йортын сатып, газиз әнисен картлар йортына тапшырган көннән аның кайтып күренгәне юк иде әле. Хәер мөмкинлеге дә булмады шул, булмады...
Ул яшәгән, дөресрәге яшәп киткән авыл белән район үзәге арасы 7 генә чакрым. Коры вакыт булса очып кайтыр иде Нурзат, тик бүгенге өзлексез коеп торган көзге яңгыр юлларны йөрмәслек хәлгә китергән.
Иң элек картлар йортына сугылып чыгарга кирәк. Әнисе ни хәлдә икән?! Шул уй болай да әрнеп торган йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтеп җибәрде. Картлар йортының ишеге бикле иде. Нурзатның шакыган тавышына кизү торучы кыз йөгереп чыкты:
– Бабай, без төнлә чит кешеләргә ишек ачмыйбыз. Кем янына килдегез? Иртәгә иртән килерсез, – диде кыз. Нурзатка куркып кына карады ул. Нурзат, бабай сүзен ишетеп, аптырап китте:
– Юк, юк, сеңлем, берәүне дә чакырмагыз. Нуруллина Нуркамалның хәлен генә белергә теләгән идем, мин иртәгә килермен, – диде. Ишек пыяласында чагылган үз сурәтен күргәч, тизрәк китү ягын карады. Бу хәлдә әнисе күрсә, авып китәр.
– Мин әле күптән түгел генә эшли башладым, тик бездә андый әби юк, – диде кыз.
Нурзатның аяк баскан җире убылып киткәндәй булды. Аның әнисе монда бит. Кая киткән ул? Әгәр үлгән булса, кем була инде хәзер Нурзат?!
Аларның сүзен ишетеп торган бер карчык килеп сүзгә кушылды: – Син, мөгаен, Нуркамалның бердәнбер улы Нурзаттыр инде. Әниең сине бик көтте. Кайтыр да, үзе белән алып китәр, дип, өметләнде, ә син аңа бер хат та язмадың. Баланы бит аны олыгайган көнебездә ярдәмче булыр, дип өметләнеп үстерәбез. Әле ярый, барлык кешеләр дә таш йөрәкле түгел. Кайгырма, әниең исән, аны килене белән оныгы алып киттеләр. Ул хәзер бик әйбәт тормышта, килене районга килгән саен безнең дә хәлебезне белеп тора.
Нурзат әбигә рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалды. Башында мең төрле уйлар бөтерелде: кем ул килен? Әллә Алсу акылына килеп авылга кайтканмы? Нурсинә дисәң, оныгы, ди бит. Аның бит баласы юк. Аннан соң, Нурсинә кияүгә чыгып авылдан киткән дигәннәр иде бит аңа. Әллә берәрсе тәрбиягә алдымы икән әнисен?
Аларның авылда туганнары юк. Яшь укытучы гаиләсе институт юлламасы белән килеп, төпләнеп калганнар. Нурзатның әтисе, аңа 9 яшь вакытында ук авариягә очрап һәлак булган. Юл пычрагына караганда да авыррак уйларга чумып атлады ул. Кайчандыр Нурсинә елап утырган урынга җиткәч, туктап хәл алды. Нурсинә, 18 яше яңа тулган кыз бала, чит авылга килеп тә үзенә урын тапты, укыды, эшли. Ә Нурзат, тап-таза ир егет, үз авылына чит булып төрмәдән кайтып килә. Анда аны кем көтә, ул кемгә кирәк? Ир кеше үз гомерендә йорт салырга, бала үстерергә, агач утыртырга тиеш, диләр. Ә ул? Нигә кирәк иде инде аңарга Алсуга сугарга? Кит тә бар. Белә иде бит аларның нинди кешеләр икәнен, бары тик аны файдаландылар гына бит. Ышанды шул, ышанды. Артык гади кеше тиле белән бер, дигән сүз дөрестер шул...
Иң алдан Алсулар йортына сугылырга иде исәбе. Тик тәрәзәләренә такта кадакланган йортны күргәч, тагын аптырап калды. Алар кая киткән икән инде?
Авылны дер селкетеп торган рәиснең эзенә тиз төшкәннәр шул, ярый әле башы эшләп авылдан качып котылган. Нурзат бу хакта соңрак белде.
Менә үзләренең ярым җимерек йортлары. Капка баганалары ауган, күрәсең, анда да кеше яшәми. Ә күрше Хәят апа нигезендә биек таш йорт, утлары урамның икенче ягына кадәр сибелгән. Хәят апа да йортын сатып китмәгәндер бит инде. Шулай ук мондый йорт та салмас иде, йорты әйбәт иде бит әле, дигән уйлар белән Нурзат капка төбенә килде, тик шакырга куркып торды. Нинди кеше яши бит әле анда?! Аннан соң, бу хәлдә йорт бусагасыннан үтү дә мөмкин түгел. Шулай булса да, ичмасам, Хәят апа турында сорыйм, дип кыңгырауга басты. Шунда ук йорт эченнән тавыш ишетелде:
– Сөбханалла, мондый төндә рәтле хуҗаның эте дә урамга чыкмый, кем булыр икән? – дип сөйләнә-сөйләнә Хәят апа үзе килеп чыкты да, шаккатып Нурзатка карап тора башлады:
– Ай, Аллам, балакаем, синмени бу? Кайттыңмыни, әйдә, әйдә, тартынып торма, – дип өйгә чакырды.
– Хәят апа, бу килеш керә алмыйм бит инде. Су бир, юынып керим, – диде Нурзат.
Хәятнең шулай озак торуына аптырап чыккан Нурсинә Нурзатны күреп шаккатты. Нурсинәне күргәч, ир бөтенләй боегып калды. Хатын үзен тиз кулга алды:
– Исәнме, Нурзат. Кайтып килүеңме соң, бигрәк яңгырга калгансың. Төне дә бит нинди, бар мунчага кереп юынып чык. Миндә калган киемнәрең саклана иде, мин аларны кертермен, – диде. Аннары борылып Хәят апага Нурзатның кайтуын әнисенә әйтми торырга кушты. Болай да бу араларда гел авырып тора, улын бу килеш күргәч, бөтенләй егылып китүе бар.
Бу вакытта Нуркамал оныгын йоклатырга дип, бүлмәсенә кереп яткан иде. Бала йоклап киткәч, нидер сизенеп залга чыкты һәм яңа гына киенеп мунчадан чыккан улын күргәч, шатлыгыннан елап җибәрде. Аның алдында егет вакытындагы киемнәрен кигән улы басып тора. Әйтерсең, аның үзәген өзгән еллар узмаган. Ананың улына булган үпкә-ачулары берсе дә калмаган. Нурзат әкрен генә килеп әнисен кочаклап алды һәм идәнгә тезләнеп, әнисенең аякларын кочаклаган килеш үксеп елый башлады:
– Әнием, бәгырем, кичер мине! Кичер үзеңнең акылсыз улыңны, мин сине башка беркайчан да ташламам, – диде.
– Тор, балам, язмышларга язганны бер кеше дә үзгәртә алмый. Бу бер Ходайның гына хәленнән килә. Алда гомерләр булса, күрербез, алдан берни дә сөйләмә, – диде әнисе.
Шул арада Хәят табын әзерләде. Утырырга җыенганда тавышка уянып Ясминә торып чыкты. Бүген кызчыкның туган көне бит, аңа 7 яшь тулды, зур кыз булды. Ят абыйны күргәч аптырап калды кызчык. Нурсинә тиз генә Нурзатка йомшак уенчык төртте, үзе кызны күтәреп алды да Нурзатка бирде:
– Менә, әтисе, кызыбызның бүген туган көне бит. Аңа нинди бүләк алып кайткан идең? – диде. Тик Ясминә барыннан да өлгеррәк булып чыкты:
– Юк, минем бүләкләрем болай да күп, әтием миңа үзе бүләк, –дип, Нурзатның муеныннан кочаклады. Әтисенең күзләреннән, битләреннән үбә башлады. Нурзат, шатлыгыннан нишләргә дә белмичә, бала белән уйнарга тотынды. Табын янында утырганда берәү дә аның кайда булганын, ничек кайтканын сорашмады. Һәрберсе аның кайтуын үзенчә фаразлады. Иң шатланганы мөгаен Нуркамал булгандыр. Нинди генә хәлдә калдырса да, ана бит баласын кичерә. Бары тик аналар гына моңа сәләтле. Шулай ук аның Нурсинәгә дә рәхмәте чиксез, ул бит аның улын кертмичә дә җибәрә ала иде.
Барысы да йокларга яттылар, Нурсинәнең генә эше бетмәде: юасы-җыясы әйберләре күп иде. Нурзат үз уйларына күмелеп, аны эшләгәнен карап утырды. Нурсинә дә олыгаеп киткән, гел елмаеп-көлеп торган кыз түгел инде, шулай да һаман чибәр. Теләсә нинди ир-ат кызыгырлык, тик һаман ялгыз. Нурзат ишетеп тә белмәгән кызы үсеп килә, улына кирәк булмаган әнисен дә сыендырган. Бүген аны да кабул итте, калган киемнәренә кадәр саклаган. Бу бүгенгә, ә иртәгә нәрсә булыр!? Ул аны ире итеп кабул итәрме? Шул уйлар белән башын иеп утырган ир янына Нурсинәнең килеп басуын сизми дә калды. Нурсинә әкрен генә ирнең вакытсыз агара башлаган чәчләрен сыйпады, аның да күзләре кызарган иде.
– Нурзат, – диде ул, – әгәр бөтенләйгә кайткан булсаң, мин сине кабул итәм, чөнки ялгыз хатын булып, ятим бала үстерәсем килми. Бергә яшәп карыйк, әгәр кабат китәр булсаң, иртәгә үк китә аласың. Әнине беркая да җибәрмим, ул кызыбызга бик кирәк. Ул аны бик ярата. Быел кызыбыз укырга керә, аны синең белән бергә озатасым килә мәктәпкә. Бүген син арыган инде, мин дә талчыктым, урын хәзерләдем, бар ят, ял ит. Иртәгә, кирәк дип тапсаң, башыңнан үткәннәрне сөйләрсең. Нурзат, рәхмәт әйтеп, хатыны әзерләгән урынга барып ятты. Икесе дә уйлары белән үткәннәргә әйләнеп кайттылар.
...Ул ел да быелгысы кебек бик яңгырлы килгән иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, Нурзатларны сыйныфлары белән колхозда эшкә калдырдылар. Ул елларда шундый закон бар иде. Башта язгы каникул вакытында укучыларны берәр зур шәһәргә, яисә берәр союздаш республикага алып барып кайттылар. Экскурсиягә китү алдыннан үзебез теләп колхозда калабыз, дип гариза яздырдылар. Күпмедер акча да бирделәр. Кызларны фермага сыер саварга, егетләрне терлекче итеп калдырдылар. Ә Нурзатка иске генә МТЗ тракторы бирделәр. Ул шуңа да бик шат иде. Бары тик авыл советы рәисенең кызы Алсу гына укырга китте. Германиягә баруын барды, тик, эшкә ярамый, дигән белешмә алып, колхозда калмады.
Нурзат белән Алсу башлангыч сыйныфтан ук гел бергә булдылар. Хәзер дә Алсу кайткан саен күрешеп торалар. Нурзатның әтисе Нур Алиевич исән вакытта гаиләләре бик дус иде. Шуңа күрә балаларының дуслыгын да бик хупладылар. Ә хәзер Алсуның әти-әнисе бердәнбер кызларын укытып дәрәҗәлерәк кешенең улына бирү турында хыялланалар. Тик әлегә көн саен бер егет озатканчы, дип, Нурзат белән очрашуына сүз әйтмиләр.
Ул кичне дә Алсу белән очрашырга тиеш иделәр. Егетнең әнисе Нуркамал шифаханәдә ята, егет кызны кунакка чакырган иде. Үч иткәндәй, шикәр заводында чөгендер сыгынтысына чират зур булды. Ашыгып тракторны бар көченә куып кайтканда чак кына бер хатын-кызны бәрдермәде Нурзат. Ничек туктап, ничек трактордан сикереп төшүен дә сизми калды.
– Син нәрсә, яшәүдән туйдыңмы әллә, туйсаң, башка җирдән эзлә әҗәлеңне. Минем синең өчен гомеремне төрмәдә уздырасым килми, – дип, кыз янына килде. Караса, муеннан пычракка чумган, елап-шешенеп беткән кыз бала гына булып чыкты. Кая кайтса да монда калдырып булмасын уйлап, аптырап калды. Бу кадәр пычрак килеш кабинага утыртсаң, кабина пычрана. Иртәгә Алсуны да тракторга утыртып олы юлга чыгарасы бар. Чөнки машиналар йөри алмый.
– Кая да булса барасыңмы, әллә кайтасыңмы? Кем син, адәмме, әллә пәриме? – дип, кызны сораулар белән күмде.
– Зиреклегә, – диде кыз, көчкә телен әйләндереп.
– Бездә өч Зирекле бит. Әйдә, ярар, иртәгә белербез, бүгенгә алып кайтам, ятып кайт, җылынырсың, мин тиз кайтам, егыла күрмә! – дип, кызны костюмына төреп арбага чөгендер сыгынтысы өстенә ыргытты.
Нурзат тракторын урам башында туктатып кызны төшерде.
– Яңгырлы көннәрдә трактор белән урамга керергә ярамый. Әйдә, мин сине бер апага кертәм, Хәят апа ул, безнең күрше. Аннары ул өч Зирәкленең дә кешеләрен белә. Аның белән сөйләшерсең, – дип, Хәят апасының ишеген шакый башлады.
Күрше апалары ачык кына хатын-кыз булып чыкты. Кызны юынырга дип, мунчага җибәрде. Тиз генә чәй табыны хәзерләп, үзе эшенә ашыкты
– Кызым, – дип дәште Нурсинәгә, – мин эшкә китәм, эшем якында гына, озак тормам. Син аша-эч, ял ит. Иртәгә барысын да сөйләшербез. Нурсинә бик туңган иде, җылы мунчада изрәп китте. Алмашка киемнәре генә дә юк бит, автобустан алданрак төшүчеләр алып төшкәннәр. Табарбыз, дигәннәр иде дә, каян тапсыннар инде. Әле ярый документлары, бераз акчасы аерым иде. Шунысына да шөкер итә кыз. Кыйбатлы әйберләр, дип алганнардыр инде. Өстенә Хәят апа биргән киемнәрне киенеп чыккач, үзен танымады. Кайнар чәй эчеп, тамагына бераз капкалап, йокларга ятты. Бик арыган иде шул, җылы урында изрәп йоклап китте.
Ашыгып кайтып кергән Хәят апасы аны уятмады, песи баласы кебек бөгәрләнеп йоклаган кызны кызганып куйды. Нинди язмыш бу якларга китереп ташлады икән бу адәм баласын, дип, уйлап куйды.
Иртәгесен ялт итеп кояш чыкты. Иртүк Нурзат килеп керде:
– Хәят апа, теге кичә сиңа керткән адәм идеме соң ул, әллә пәри кызы идеме? Мин аны юлда калдырырга кызгандым. Чүт кенә трактор астында калмады бит. Аллаһ үзе саклагандыр инде, утырыр идем аннары юк өчен төрмәдә, – дип сөйләнә-сөйләнә түргә үтте.
– Авызыңнан җил алсын ул сүзне, тәүбә диген, балакай, аны да күрсәтмәсен инде Ходай. Ятим үсүең дә җиткән. Әтиең исән булса, син дә Алсу белән бергә киткән булыр идең, – дип, авыр сулап куйды Хәят апа. Алар сүзенә Нурсинә дә уянып торып чыкты.
– Әй, сез изге кешеләр, сезгә нинди генә рәхмәт әйтим. Минем исемем Нурсинә була, ерактан киләм. Минем әтием Нуруллин Фәрит Зирекле дигән авылдан. Тик кайсы Зирекледән икәнен белмим, гомумән өч Зирекле авылы булуын да белми идем. Юлда килгәндә әйберләр тутырган сумкамны урладылар. Әле ярый Нурзат очрады. Мин инде юлда үлгән булыр идем, – диде кыз. Нуруллин Фәрит! Хәят апа стенага барып сөялде. Моның булуы мөмкин түгел! Гомер буе өзелеп яраткан кешесенең кызы бүген аның янәшәсендә! Моны могҗиза дими, ни дисең?
– Нурсинә балакаем, – диде Хәят йомшак кына, – әтиең сезнең белән яшәми идемени, ул авылга кайткан идемени, ничек күренмәде соң?
– Апа, әллә сез минем әтиемне беләсезме? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды кыз, – кайда икән соң ул, сез белмисезме? Соңгы елларда дәү әни авыргач, әти аны карарга кайтып китте. Мин укый идем, шуңа әни янында калдым. Әтиемнең соңгы вакытта йөрәге авырту сәбәпле, очарга рөхсәт бирмәделәр, шуңа да гел үз-үзенә урын таба алмады. Әти кайтып киткәч, без фатирны алмаштырдык, бәлки ул безне таба алмагандыр. Дәү әнинең дә хәлен белә алмадык. Аны әти бик ярата иде шул.
– Яраткандыр шул, яраткандыр. Нурсибә апа үзе дә Фәритне башка малайларыннан якынрак күрә иде шул. Мин дә аны бик ярата идем. Фәрит – минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем иде. Тик ул җир кешесе түгел иде шул, гел күктә очарга хыялланды. Фәритнең очучы икәнен белгәч, әти күтәрелеп бәрелде. Араңны өзмәсәң бәхиллегем юк, диде. Курыкканмындыр инде. Безнең заманда бит ата-ана сүзе закон иде. Фәрит мине урларга да җыенып йөрде, кыюлыгым гына җитмәде. Мин әнине кызгандым. Ул мәрхүмә бик юаш иде, әтидән куркып яшәде. Җилле-давыллы иде шул әтием. Фәрит миңа бик үпкәләп-рәнҗеп китте. Авылыгызга бомба ташлыйм, дигән иде. Ташлавын ташламады, самолетлар очып узган саен тилмереп, елап кала идем. Гомер шулай үтте, башканы ярата да, якын итә дә алмадым. Гомерем авыл клубында кешеләрне шатландырып үтте. Мин Фәритне гомерем буе көттем, көтәчәкмен дә. Димәк, көтүем бушка булмаган, кил әле бәбекәем, үзеңне туйганчы бер яратыйм әле, – дип, Хәят кызны күкрәгенә кысты, – иртәгә барып килербез авылыгызга, бүген бик пычрак. Нурзат ишекне әкрен генә ачып чыгып китте, ике хатын-кыз елаганны карап тора алмый бит инде.
Хәят апада Фәритнең очучы киеменнән төшкән рәсемнәре күп иде, шуларны карадылар. Төштән соң Нурзат тагын әйләнеп керде:
– Әйдәгез, мин дус малай белән сөйләштем, аның машинасы батмый, Түбән Зиреклегә барып киләбез, бәлки берәр кеше беләдер, – диде.
Тик шатланулары бушка булды. Аларны тәрәзәләре кадакланган йорт каршы алды.
Дина Камалетдинова
#укы
(дәвамын иртәгә укыгыз)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3