Предыдущая публикация
Истә кала икән яхшырак.
Кар аклыгы белән кушылып,
Ай яктысы була яктырак...
Салкын якты - шәм ялкыны кебек -
Булмаган да кебек җылысы.
Ни әйтсәң дә, кояш кына була,
Җиргә яктылыкның олысы.
Төннәр өчен ай яктысы җитә,
Караңгылык хөкем сөргәндә.
Барысын ай белеп тора кебек,
Төнге сукмаклардан йөргәндә.
Ай яктысы төнге уйлар өчен,
Уйланулар баскан күңелгә...
Караңгылык диеп курыкканда,
Ай яктысын кирәк күрергә!!!
Рузил Фазлыев
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев