Предыдущая публикация
Үзе килә безнең тормышка.
Кемдер гомер буе ялгыз кала,
Кемдер кала ялгыз тумышка.
Ялгыз калган сөйгән ярлар була,
Яшьчагында ятлар аерса.
Гомер буе үекнечкә кала,
Канатларны инде каерса.
Ялгызлыкта кала әти-әни,
Онытслар газиз балалар.
Ялгыз үсә әни назын күрми,
Ташлап киткән нәни сабыйлар.
Ялгызлык ул авыр таш шикелле,
Ялгызлыкны Ходай бирмәмен.
Ялгызларга пар канатын биреп,
Кайгы-хәсрәт беркем күрмәсен.
Көчләремнән килсә, бу тормышта,
Итәр идем барысын бәхетле.
Ходаемнан үтенеп сорар идем,
Булмасыннар ялгыз бер кеше.
Фирая Габдуллина
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4