Ничек анда миннән башка,
Юкмы назлы иреннәр?
Кышлар һаман бик озакмы,
Яз бизиме сиреньнәр?
Ничек үтә минсез кичләр?
Ай керәме яныңа?
Килдеме әле гомер көзең?
Көн өстиме санына?
Без утырткан нарат ничек?
Яшәртәме ылысын?
Син аңарга су сип инде,
Тойсын кулың җылысын.
Онытып ятам, алмагачның,
Җил коямы алмасын?
Зинһар өчен кара инде,'
Ул да ялгыз калмасын.
Үзең ничек, төрле сырхау
Сырламыймы җаныңны?
Уйлар алып төн йокыңны,
Урламыймы таңыңны?
Ыгы - зыгы, мәшәкаттән,
Һәрбер көнең тулса да,
Төшләреңә мин керәмме?
Сирәк кенә булса да.
Сорама бәгырь минекен,
Туар көннәр юк монда,
Айлы кичләр дә шулай ук,
Елгалар ятмый комда.
Вакыт бернәрсә санамый,
Әллә юк, әллә ватык
Әллә җирдә әйтелгәнчә,
Мәңгелек монда вакыт!
Чынмы, бозмы гөлләр белмим,
Җылы сулыш өрмәдем
Оҗмах ишекләре ачык,
Әлегә анда кермәдем.
Узган саен фәрештәләр,
Мине шунда ярәшә...
Оҗмах җирдә булган икән,
Синең белән янәшә.
Рөстәм Сафин
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3