Предыдущая публикация
Газиз дин кардәшләрем!
Ходайдан сорыйм Сезгә,
Уң ит диеп эшләрен...
Изге Рамазан аенда
Теләкләр кабул була.
Дога – Аллаһ рәхмәтенең
Ачкычы булып тора.
"Лә иләәһә илләаллаһ",- дип,
Зикерне ешрак әйтик.
Булган гөнаһны Раббымнан
Кичер дип, тәүбә итик.
Гайләдә –тынычлык булсын,
Саулыктан аермасын.
Кайгы җиле үтеп кереп,
Канатны каермасын!
Йөрәк җимеше - балалар
Туры юлдан язмасын.
Ата-анага шәфкатьсез
Булып кына калмасын.
Үзе биргән сынауларга
Ходай сабырлык бирсен.
Бу дөньяда һәр кеше дә
Хәерле гомер итсен!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев