Сәламәт калеб – Аллаһ Тәгаләне һәм Ул ярата торган нәрсәләрне ярата
Аллаһ Тәгалә Ислам динен, иманны ярата, ул да шуны ярата! Беркайчан да гөнаһ кылмый торган, гел Аллаһка итәгатьтә, гыйбадәттә булучы фәрештәләрен ярата һәм
хөрмәтли, — ул да аларны ярата. Раббыбыз Үзенең, кешеләр арасында иң хәерле булган Пәйгамбәрләрен ярата, сәламәт калеб тә аларны ярата вә хөрмәтли. Пәйгамбәрләр арасындагы иң соңгысы, Кыямәткәчә барлык кешеләргә һәм җеннәргә рәхмәт булып җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдне ﷺ ярата, — калебе сәламәт булган мөэмин кеше дә аны ярата һәм аңа итәгать итә. Аллаһ Тәгалә мөхәҗирләрне, ансарларны һәм барлык сәхабәләрне, ислам галимнәрен, бер Аллаһка гына гыйбадәт кылучы, лә иләһә иллә-Ллаһ буенча яшәүче тәүхид, сөннәт әһелләрен, Аллаһ юлында малларын да, җаннарын да кызанмый торган Үзенең колларын ярата һәм калебе сәламәт булган мөэмин кешесе дә аларны ярата. ӘлхәмдүлиЛләһ! Ә имансызларны, Аллаһка тиңдәш кылучыларны, монафыйкларны, бидгать гамәл кылып, динне үзгәртеп, бозып йөрүчеләрне, киресенчә — Аллаһ ризалыгы өчен сөйми.
Аллаһ Тәгалә яраткан, хөрмәт иткән урыннар да бар — Мәккә, Мәдинә шәһәрләре, аларның мәчетләре, Кәгъбәтуллаһ, хәрам җирлеге. Калебе чиста, сәламәт булган кеше дә ул урыннарны ярата, аларны сагына, кабат-кабат анда барырга тели. Җир йөзендә Аллаһның иң хөрмәтле, иң сөекле, иң чиста, иң пөхтә булган урыннары — мәчетләр! Аллаһ аларны бәйтуллаһ диеп, Үзенең исеменә кушып атаган. Сәламәт калеб — Аллаһның мәчетләренә бәйләнгән калеб. Ул аларны ярата, чистарта, кайгырта, намазларга вә дини дәресләргә йөри һәм үзенең яшәгән йөртыннан да якынрак күрә.
Аллаһ Тәгаләнең хөрмәтләгән, яраткан нәрсәләр арасында төрле заман-вакытлар да бар. Шулар арасында — Рамазан ае, Рамазан аеның соңгы 10 төне, Мөхәррәм аеның беренче 10 көне, Кадер кичәсе, Җомга көне, Ураза гаете белән Корбан гаете һәм башкалар. Калебе сәламәт булган мөэмин кешесе, шулай ук, ул вакытларны сөя, хөрмәтли һәм кадерләп көтеп ала. Әнәстән (Аллаһ аннан разый булсын) килә: «Аллаһның илчесе ﷺ: «Кеше үзендә өч хис тапса, иманның тәмен тоячак: Аллаһны һәм Аның рәсүлен бөтен нәрсәдән дә күбрәк яратса, бүтән кешене Аллаһ ризалыгы өчен генә яратса һәм көферлеккә кире кайтуны утка ташлануын теләмәгән кебек яратмаса».¹
Имам ән-Нәвави сәламәт калебне тәсфирләп болай дигән: «Калеб изге халәткә ирешсен өчен аны нәфрәт, ачу, көнчелек, комсызлык, усаллык, тәкәбберлек, башкаларны мыскыллау, шөһрәткә омтылу, хәйләкәрлек, комсызлык һәм тәкъдиргә риза булмау кебек яшерен авырулардан азат итәргә кирәк! Азат итү генә түгел, коткарырга кирәк!..»
____________
¹ Әл-Бохари, 1/56-58, 68 һәм Мөслим, 43.

Әбү Муса Сәйфеддин, "Күңелләрне йомшарту китабы"