Аллаһ Тәгалә бу кешеләрне ләгънәт кылды
١٥٠ - عن ابن عباس: أن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: لعنَ اللهُ مَنْ ذبَحَ لغيرِ اللهِ، لعَنَ اللهُ مَن غيَّرَ تُخُومَ الأرْضِ، لعَنَ اللهُ من كَمَه الأَعْمى عن السّبيلِ، لعَنَ اللهُ من سبَّ [وفي رواية: عقَّ] والديهِ، لعَنَ اللهُ مَنْ تولَّى غيْرَ موالِيه، [لعَنَ اللهُ مَنْ وَقَعَ على بهيمةٍ] ، لَعَنَ اللهُ من عمِلَ عَمَلَ قومِ لُوطٍ، [لعَنَ اللهُ مَنْ عَمِلَ عَمَلَ قوْمِ لوطٍ، لعَنَ اللهُ مَنْ عَمِلَ عَمَلَ قومِ لوطٍ]. («الصحيحة» ٣٤٦٢).
Ибн Гәббәстән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Аллаһтан башкага багышлап корбан чалган кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; җир чикләрен алмаштырган кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; сукыр кешегә ялган юл күрсәткән (сукыр кешене адаштырган) кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; әти-әнисен сүккән (тыңламаучы) кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; кол булып, аны хуҗасы коллыктан азат итеп, иреккә җибәргәннән соң үзен башка кешегә беркеткән (башка хуҗага кайтарып калдырган) колны Аллаһ ләгънәт кылсын; хәйваннар белән якынлык кылучы кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; Лут халкы кылган гамәлне эшләүче кешене Аллаһ ләгънәт кылсын, Лут халкы кылган гамәлне эшләүче кешене Аллаһ ләгънәт кылсын, Лут халкы кылган гамәлне эшләүче кешене Аллаһ ләгънәт кылсын"".
«Силсилә әс-Сахихә», 3462
Шәрех:
1. Аллаһтан башкага багышлап корбан чалган кеше ширк кыла, чөнки корбан чалу ул - гыйбадәт. Һәм кем дә кем нинди дә булса гыйбадәтне башка нәрсәгә, башка кешегә тапшыра икән, мондый кеше ширк кылды, мәңгелек Утка кертүче гөнаһ ясады. Бүген кешеләр Болгарга, әллә кайларга барып әүлияләргә сарыклар, корбан чалып кайталар. Бу - ширк. Аллаһ мондый кешене ләгънәт кылды. Ләгънәт кылу дигән сүз ул – Аллаһның рәхмәтеннән ерагаю. Ягъни "ләгънәт кылсын" дигәч Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм булсын дигәнне аңлата. Шуңа күрә корбанны бары тик Аллаһ өчен генә чалырга ярый.
2. Бүген күршең белән бакча чиген я башка чикләрне үзгәртәсең икән бер сөям хәтле генә булса да, димәк сиңа Аллаһның ләгънәте киләчәк. Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: "Кем бу дөньяда бер сөям хәтле генә җир чиген үзгәртә икән, Кыямәт көнендә аңа җиде кат җирне муенына элеп куячаклар".
3. Бүген кешеләрне туры юлдан (гыйлем, дин буенча) адаштыручылар шушы хәдискә эләгәләр.
4. Әти-әниеңә нинди генә начар сүз, начарлык китерә торган сүз әйтәсең икән, димәк син Аллаһның ләгънәтенә эләгәсең. Монда әти-әнисен тыңламаучы кеше дә керә.
5. Әгәр колны хуҗасы азат итсә дә, бу хаҗасы аның мәңгелек варисы булып кала. Ягъни кол үлсә дә, аның байлыгы хуҗасына кала, хәтта ул азат ителгән булса да. Шуңа күрә әгәр ул үзен бүтән кешегә беркетә икән, мондый кешене ләгънәт кылсын диде Пәйгамбәребез ﷺ.
6. Лут ﷺ кавемендә ирләр ирләр белән якынлык кылдылар. Бүгенге көндә бу хәл дөнья буйлап тарала, хәтта безнең якларга да килә, Аллаһ сакласын. Бу - бик пычрак, куркыныч гамәл. Шушы гамәлне кылган өчен Аллаһ Лут халкын үтерде. Ибн Кәсир Коръән тәфсирендә шундый сүзләр китерә: Җәбраил фәрештә Аллаһның әмере белән шушы халыкны юк итәр өчен килгәч, бер канаты белән алар торган шәһәрне, шушы җирне бөтен агачлары, йортлары, этләре, хайваннары, үзләре белән бергә җиденче кат күккә хәтле күтәрә. Хәтта әтәчләрнең, этләрнең тавышларын шушы җиденче катта булган Аллаһның мәхлуклары, ягъни фәрештәләр ишетәләр. Аннан соң шушы биеклектән Җәбраил галәйһиссәләм шушы халыкны әйләндереп җиргә бәрә. Җиргә бәргәннән соң өсләренә Җәһәннәмнән булган ташлар төшә. Шуңа күрә ир кеше белән ир кеше якынлык кылу - бик куркыныч гамәл, шуңа күрә Пәйгамбәр ﷺ аны 3 мәртәбә кабатлаган, мондый гамәлдән ерак булырга кирәк. Һәм инде ирләрнең хатыннары белән арткы яктан якынлык кылулары да шулай ук бу хәдискә керә.
Аллаһ Тәгалә безне шушы Аллаһ ләгънәт кылган гөнаһлардан сакласын һәм безне барыбызны да туры юлдан алып барсын.
Нет комментариев