Җомга көнне кеше башыннан йөрү
عن أبي الدرداء، قال: قال رسول الله ﷺ: «لا تأكل متكئاً، ولا على غربال، ولا تتخذنَّ مِنَ المسجدِ مُصلى لا تصلي إلا فيه، ولا تخط رقاب الناس يوم الجمعة؛ فيجعلك الله لهم جسراً يوم القيامة». («الصحيحة» ٣١٢٢).
Әбү Дәрда хәбәр итте: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Терәлгән килеш ашамагыз, шулай ук ботыңа терәлеп ашама, мәчетләрдә үзеңә намаз укый торган аерым урын сайлап алма, җомга көнне кешеләрнең баш-муеннарыннан атлап йөрмә, әгәр шулай эшли калсаң, Кыямәт көнендә Аллаһ шул кешеләр өчен синнән күпер ясар»".

Силсилә әс-Сахихә, 3122.
Мәгънәсе:
1. Мәчеттә үзеңә аерым урын алма, ягъни шул урында гына намаз укырга, башка кешеләргә монда басырга тыерга, үзең өеңә кайтып киткәндә шушы урынга башка кешеләр утырмасын өчен берәр нәрсә куеп калдырырга тыелган, алай эшләргә ярамый.
2. Җомга көнне кешеләр соңга калып киләләр, мәчетнең инде яртысы тулган, һәм шул вакытта кешеләрнең өсләреннән аяклары белән, иңбашларына басып атлый-атлый түргә үтәләр. Бу дөрес түгел. Әгәр шулай эшли икән, Аллаһ Тәгалә мондый кешедән Кыямәт көнендә күпер ясаячак һәм бу кешеләр аның өстеннән йөриячәкләр. Шуңа күрә әгәр мәчеткә җомгага килеп беренче утырасың килә икән, иртәрәк кил, ә инде соңга калып килдең икән - буш урынга утыр.
Нет комментариев