-Нигә? — дип сорады горком секретаре. — Киңәшләрем бик шәп булгангамы? Акыл сату чире бетмәгән шул әле бездә.
Горком секретаре Гөлшәһидәдән күп булса биш-алты яшькә олы, ә үз тиңең белән һәм бер теләктә булган кеше белән сөйләшүе дә ансатрак. Гөлшәһидә Алексей Лукич
белән бәхәсен, Тютеев белән очрашуын, аларның карашларын әйтте. Бәлки, шунда аңа туктап торырга кирәк булгандыр. Ләкин секретарьның якты чыраен һәм игътибар
белән тыңлап утыруын күрү аңа дәрт бирде. Ул инде «ялкынлы фотометр» белән генә
чикләнеп калмыйча, җәмәгать поликлиникасы турында да, үз хастаханәләрының
кысанлыгы турында да, хәтта сәламәтлек саклау университетлары турында да сөйләп китте. Ул илһамланган, йөзе чак кына кызарган иде. Ул секретарьның күзләре кысыла төшүен, үзенә ерактан, сынап карап утыруын сизми иде. Ниһаять, ул үзенең чамасыз озын сөйләвен аңлап, оялып:
Гафу итегез, мин артык җәелеп киттем. Никадәр вакытыгызны алдым, — диде.
Икенче көнне Гөлшәһидә горком секретаре янында булуын, горком бюросына баш табибның докладын кую ихтималларын әйткәч, Алексей Лукич аптырап калды.
Горком бюросының нәрсә икәнен беләм, сез минем башымны ашарга булгансыз, акылсыз хатын! — дип кычкырды ул.
Алексей Лукич, зинһар тыныч булыгыз, — диде Гөлшәһидә.
Ә кем тынычлыкны бозучы? Барыбызга да ярый иде, бер сезгә генә ярамый! — Алексей Лукич кулларын кая куярга белмичә арлы-бирле йөренә башлады.
Гөлшәһидәнең аз гына көлемсери төшеп утыруы аның тагын да ныграк ачуын чыгарды. Шундый җенне хастаханәгә алган өчен Әбүзәр абзыйны да, Вера
Павловнаны да эченнән пыр туздырып ташлады, аннары, Гөлшәһидәне берүзен
калдырып, чыгып ук китте һәм яңадан кабинетына әйләнеп кермәде. Ә икенче көнне ул үзе Гөлшәһидәне эзләп тапты да хастаханәне карап чыгарга чакырды.
Элек Гөлшәһидә ничектер күреп бетерми идеме, хастаханә аңа ярыйсы төзек булып тоела торган иде. Җентекләп карый башлагач, аның шактый тузганлыгы,
палаталарның, кабинетларның җайсызлыгы, җиһазларның искергәнлеге аеруча күзгә ташланды. Әллә кайчан кайткан аппаратлар да, куярга урын булмау сәбәпле, еллар буе складта тузанга батып яталар икән.
Яңадан кабинетка әйләнеп кергәч, Алексей Лукич быелга билгеләнгән сметаны тартып чыгарды. Андагы ремонтка дигән суманы күрсәтте. Ул акча түшәм-стеналарны бер кат буяп чыгарга да җитми иде.
Хәзер күрдегезме инде чын хәлне? — диде ул, ике кулы белән башын кысып. — Кем моның очына чыга ала?
Сез, — диде Гөлшәһидә, тыныч кына.
Алексей Лукич кулын гына селекте. Аннары тәрәзәдән хастаханәнең уң канаты
салынырга тиеш булган урынга карап тора башлады. Гөлшәһидә моны күреп елмаеп:
Дөрес уйлыйсыз, Алексей Лукич, уң канатны салдырмый торып, мәсьәләне хәл итә алмабыз, — диде.
Баш табиб хәтта сызгырып җибәрде.
Сезнең хыялыгыз ай-яй шәп оча, Гөлшәһидә Бәдриевна, — диде ул, бу юлы артык ачуланмыйча. — Алы булып җитмәгән иде, гөлен даулыйсыз. Ләкин сез үзегезне авылда дип уйламагыз. Монда шәһәр, шәһәрнең кырык хастаханәсе. Барысына да
шундый сумалар җибәрергә дәүләтнең Әндри казнасы юк. Мине сметада йөз сум артык сораган өчен дә ел саен әрлиләр.
Алексей Лукичның бүгенге тоны ярыйсы иде, бүген инде ул күтәрелеп бәрелми, тоткан җиреннән сындырмый, бары тик үзен аклый торган дәлилләр генә эзли иде.
Болай булгач инде сөйләшеп була. Кичә пыр тузып чыгып киткәч, моннан соң сөйләшеп тә тормас дип уйлаган иде Гөлшәһидә.
Әрләүчеләр бу юлы да табылыр, Алексей Лукич. Ләкин исбат итәргә кирәк. Әгәр без үзебез моны эшләмәсәк, безгә читтән килеп эшләп бирмәсләр.
Әбүзәр Гиреевич депутат чакта уң канат артыннан аз йөрмәде, — диде Алексей Лукич, үзалдына уйлангандай, — Проектын да төзеткән идек...
Кайда ул проект? — дип тиз генә сорады Гөлшәһидә. Кайда булсын, архивта ята.
Гөлшәһидә ул проектны шул ук көнне эзләп таптырды да кич буе җентекләп карап утырды. Проект искергән иде. Гөлшәһидә үз фикерен баш табибка да әйтте. Яңасы кирәк, хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торганы, диде. Шунда ук бу проектны ничек күз алдына китерүе турында да сөйләп китте. Михальчук аны тыңлады-тыңлады да башын селекте:
Карап торам-торам да сезгә, Гөлшәһидә Бәдриевна, исем китә. Бер «ялкынлы фотометр» дан башлаган идегез, инде яңа корпус давай. Карагыз аны, бу ялкында үзегез көймәгез.
Бу эшләрне башкарып чыгар өчен минем көюем генә кирәк булса, Алексей Лукич, аның өчен борчылмагыз.
Гөлшәһидәнең күз карашында шаянлык һәм ашкыну бөркелә иде.
Мин олырак кеше, минем бурычым — сезне кисәтү, — диде Алексей Лукич, хәтере кала төшеп. — Ел башланганнан соң берәү дә безгә яңа корпус салырга акча бирмәячәк. Мондый эшләр алай ансат кына эшләнми. Без моны фәкать ерак
перспектива итеп кенә куя алабыз.
Юк, Алексей. Лукич, ерак перспектива — өр-яңа хастаханә, ә уң канатны безгә быел җәй көне салдыра башларга кирәк. Бераз хәйләләрбез. Акчаны капиталь ремонтка дип сорыйбыз. Капиталь ремонтка шәһәр советының акчасы бар. Мин инде белешкәләдем ул турыда.
Юк, бу минем башыма сыя торган эш түгел, — диде Алексей Лукич, кулын селтәп. Гөлшәһидә профессор белән дә, бюро әгъзалары һәм табиблар белән дә киңәште.
Барысы да, тыштан булса да, бик хуп күрделәр. Гөлшәһидә горком секретаре янына тагын бер кереп чыгарга рөхсәт сорады.
Үзегез мине дәртләндердегез, — диде ул чаяланып, — инде мин сезгә тынгылык бирмим.
Икенче көнне Мансур Гөлшәһидәне горкомга кадәр озата барды.
Акъярда безнең хастаханәнең ат караучысы да, кучеры да, завхозы да булып эшләүче Әһлетдин бабаебыз бар, — диде Гөлшәһидә, Мансурга таба борылып. — Шул миңа
әйтә торган иде: барысын берьюлы эшлим дигән берәү булган, ул да ярылып үлгән. Монда мин чыннан да ярылып үләрмен ахрысы. Барысына тотынам, тыючым юк, тик Алексей Лукич кына кайчакта чабудан тарткалый.
Горкомдагы сөйләшүләрнең нәтиҗәсе шул булды: горком секретаре шушы берничә көн эчендә үзе хастаханәгә килергә булды.
Иртәнге летучка вакытында Гөлшәһидә бу хәбәрне Алексей Лукичка әйтте. Күрәсең, бу хатын шаулар-шаулар да туктар дип уйлаган булган, яңа хәбәргә ни дияргә дә
белмәде. Аннары, барлык санитаркаларны, хастаханә эшчеләрен җыеп, бөтен җирдә тәртип, чисталык урнаштырырга каты боерык бирде. Өенә ул кунарга гына кайта
башлады, ябыгып бетте. Ләкин горком секретаре килгән көнгә хастаханә ялт иткән иде. Тик коридорлардагы авыруларны гына кая урнаштырырга белмәделәр.
Горком секретаре берүзе генә түгел, аның белән бергә Министрлар Советы председателе урынбасары, сәламәтлек саклау министры һәм шәһәр советы
председателе дә бар иде. Бу хәтле зур делегацияне күргәч, Алексей Лукич ике булы белән башына ябышты. Аннары, күрәсең, хатын-кыз алдында оят булып китте, озын буен селкетеп кунакларны каршы алырга чыкты.
Әле коридор буйлап килгәндә үк Совмин председателенең урынбасары, стенадагы кара пыялалы латин язуларына игътибар итеп:
Бу язулар кайсы дәүләт телендә? — дип сорады.
Ничек кайсы дәүләт телендә? — диде аңламыйча Алексей Лукич. — Татар телендә.
Монда татарча укый белүчегез бармы соң? 1939 нчы елда ук гамәлдән чыккан латин хәрефләрен алмаштырмагансыз.
Димәк, шул заманнардан бирле монда җитәкчеләр булганы юк, — диде горком секретаре.
Ике сәгать буе алар хастаханәне карап йөрделәр, урамга чыгып уң канат урынын да карадылар.
Һәрвакыт шулай кысынкы яшисезме? — дип сорады горком секретаре.
Хәзер әле авыруларның азрак чагы. Кайчак коридорларга да сыйдырып бетереп булмый. Бигрәк тә берәр эпидемия-фәлән башланса.
Саубуллашкан чагында секретарь, йомгак ясап:
Горком бюросында, Алексей Лукич, сезнең докладыгызны тыңларбыз. Шулай бит, Рабига ханым? Карарны да шунда кабул итәрбез.
Министрдан башка кунаклар кайтып китте. Рабига ханым хастаханәнең барлык
табибларын җыйды, Алексей Лукичны яхшы ук пешереп алды, аннары киңәшләрен бирде.
Һай, аллакаем! — диде Алексей Лукич, министрны озаткач. — Шундый югары кешеләрнең элек тә килгәләгәннәре бар иде. Монда чакта хәлгә кергән булалар, ә соңыннан... шелтә чәпәп кайтаралар.
Эштән соң алар баш табиб кабинетында партбюро утырышына җыелдылар. Көн
тәртибендә бер зур мәсьәлә: хастаханәгә капиталь ремонт ясау һәм аның уң канатын салдыру иде.
Бу мәсьәләне бюрога куюдан максат, — диде Гөлшәһидә, шактый дулкынланып, —
мәгълүмәт өчен генә түгел. Зур эш башкарырга җыенуыбызны, аның никадәр җаваплы икәнен сөйләп тормыйм. Бу һәркемгә ачык. Шулай ук хастаханә персоналының иң
беренче бурычы авыруларны дәвалау икәне дә барыбызга да билгеле. Ләкин шулай булса да партоешма бөтен эшне баш табибка гына йөкләп, үзе ремонт эшләреннән читтә кала алмый. Менә шул турыда, иптәшләр, фикер алышыйк.
Бюрода биш кеше иде: өчесе — хатын кыз, икесе — ир. Арада иң яше Гөлшәһидә үзе. Алексей Лукич сөйләгән чагында, ул бюро әгъзаларын күзәтеп утырды. Элек-электән Гөлшәһидәне яратып бетермәгән местком председателе, кыска ак чәчле, юан гәүдәле Клавдия Сергеевна, каядыр читкә карап утыра. Физиотерапия кабинеты мөдире Сания Сәйфетханова — урта яшьләрдәге чандыр гына хатын — авызын ача төшеп чын ихластан тыңлый. Уң яңагында тирән яра эзе беленеп торган дәвалаучы табиб Юрий Львович башын иеп аска караган.
Гөлшәһидә секретарь итеп сайланганнан соң, бу чынлап торып зур мәсьәлә каралган беренче бюро утырышы иде. Алексей Лукич һәм Клавдия Сергеевна белән әзрәк
чәкәләшүләрне искә алмаганда, Гөлшәһидә бюро әгъзаларының берсенең дә диярлек чын йөзләрен белми иде. Нинди мәсьәләдә кайсына таяну парторг өчен аерата мөһим нәрсә бит. Бигрәк тә Гөлшәһидә кебек яшь һәм коллектив эчендә кайнап өлгермәгән
яңа кешегә. Ләкин кайчак кешеләр зур мәсьәләләрне хәл иткәндә түгел, бәлки, икенче, өченче дәрәҗәдәге вак мәсьәләләрдә үзләрен тизрәк ачып салалар. Бу юлы да шуңа охшашлы хәл булып алды. Капиталь ремонт турында сүз барганда, барысы да акыллы, принципиаль һәм эшлекле чыгышлар ясадылар, бик күп тәкъдимнәр нигезендә
партбюроның һәм партоешманың эш планын төзү кыен түгел иде. Ул бүген, иртәгә нәрсә эшләргә тиешлеген ачыграк күрә башлады.
Бу зур мәсьәлә каралып беткәннән соң, Гөлшәһидә бюро әгъзалары белән бер күңелсез эш буенча киңәшеп аласы барлыгын әйтте.
Сез инде, иптәшләр, палата сестрасы Лена Скворцованың аяныч хәлен беләсез. Ул
чыннан да поезд астына ташланырга теләгән. Бары тик очраклык аркасында гына исән калган. Мин аның белән сөйләштем. Саматов аны әйләнәм дип алдаган. Хәзер Саматов бала миннән түгел дип баш тарта, кызны куркыта, яный... Үзегез беләсез, Саматов
партия әгъзасы түгел. Мин бу мәсьәләне местком карасын дигән идем. Менә Клавдия Сергеевна каршы килә.
Киләм шул, — дип бүлдерде местком председателе. — Чөнки бу мәсьәләдә мин
синнән күбрәк беләм. Ирләр алар ни кыланмас, хатын-кыз үзе итәген җыя белергә тиеш.
Клавдия Сергеевна, Лена бөтенләй яшь бит. Ул Саратовка ышанган, — диде Гөлшәһидә.
Башта, гафу итегез, хихи-михи, аннары жалоба, — дип ирләрчә калын тавыш белән гөрли бирде Клавдия Сергеевна. — Аларны якларга түгел, кычыткан себеркесе белән кыздырырга кирәк.
Сания Сәйфетханова да шул ук фикерне кабатлады:
Без табибның авторитетын төшерә алмыйбыз. Монда төптән карасак, сүз бер Саматов турында гына бармый. Барыбызның да өстенә тап төшәр: әнә табиблар нинди, менә табиблар нинди дип гайбәт китәр.
Гөлшәһидә баш табибка карады. Алексей Лукич Михальчук сүзен урабрак башлады, бик күңелсез хәл булган, янәсе, киләчәктә мондый нәрсәләргә юл куймаска кирәк, диде. Әмма ахыр сүзен ул да хастаханәнең яман атын чыгармыйк дип бетерде. Аннары бераз уйлап торгач, өстәде:
Бу юлы административ чаралар да җитеп торыр, шелтә бирермен, — диде. — Без бит инде аны болай да эшендә түбәнәйттек. Кешене гел тукмаклап торып та булмый.
Бу ничек була инде, иптәшләр? — диде Гөлшәһидә, бөтенләй аптырап. — Без көн саен коммунизм төзүченең мораль йөзе турында сөйлибез. Шул турыда плакатлар эләбез, лозунглар язабыз, түгәрәкләрдә өйрәнәбез, ә конкрет фактка килгәндә, кеше өчен көрәшүдән баш тартабыз. Яңа, яхшы, чиста кешеләр күктән төшмәячәк ич. Фаҗигага очраган япь-яшь кызны авыр хәлендә берүзен калдырабызмы? Аның туачак
баласының язмышы безне борчырга тиеш түгелме? Ниһаять, Саматов үзе дә бөтенләй бозылып бетмәгәндер дип уйлыйм. Аны колагыннан тартып булса да сазлыктан
чыгарырга кирәк. Колагы авыртыр дип кызганып тормыйк. Никадәр катырак авыртса, шулкадәр файдалырак булыр. Табиблар арасындагы иптәшлек хисен дә, миңа калса, хата аңлаучылар бар. Без табибның авторитетын төшерә алмыйбыз дип кырт кисү бу, минемчә, дус-иш арасындагы мөнәсәбәтне бозарга теләмәү генә, чын партиячел принцип түгел. Моннан әшнәлек исе килә.
Моңарчы эндәшми утырган Юрий Львович көтмәгәндә Гөлшәһидәне яклап чыкты:
Бик дөрес, — диде ул. — Ихтимал, Сәлах Саматов мәсьәләсен моннан берничә ел элек,
Гөлшәһидә Бәдриевна әйткәнчә, каты итеп куярга кирәк булгандыр. Ул чакта да хастаханәнең яман атын чыгармыйк дип, табиб авторитетын төшермик дип мәсьәләне йомып калдырдык, һәм... күрәсез, Саматовка аю хезмәте күрсәткәнбез. Сез, Клавдия
Сергеевна, ул чакта да Саматовны аеруча тырышып якладыгыз. Минем хәтеремдә, сез әле: «Мин аның өчен җавап бирәм», — дип тә әйткән идегез. Без коммунисттан җавап сорарга хаклы!
Дөрес түгел! — дип кычкырды Клавдия Сергеевна. — Мин алай дип әйтмәдем. Мин аңа ышанам дидем. Без кешегә ышанырга тиешбез.
Коммунистлар теләсә кемгә ышанырга тиеш түгел, Клавдия Сергеевна, — диде Юрий Львович.
Саматовның бозыклыгына инде без гаепле булып чыктыкмыни? — дип эләктереп алды Сания Сәйфетханова. — Юрий Львович, сез һәрвакыт ни дә булса уйлап
чыгарасыз.
Ул тумыштан местком юлына каршы, — дип ялгады Клавдия Сергеевна.
Кадерле Клавдия Сергеевна, месткомның махсус юлы юк. Без барыбыз да бер юлдан
— партия юлыннан барабыз, — диде Юрий Львович, тыныч кына.
«Менә кемне секретарь итеп сайлыйсы калган», — дип уйлады Гөлшәһидә. Яңадан баш табиб сөйли башлады:
Мин Саматовны иртәгә үк чакырып, аңа үз теләге белән бездән китәргә кушармын, — диде ул, кинәт сәер карар тәкъдим итеп. — Ә хастаханәнең даны белән без шаяра
алмыйбыз. Горком бюросында зур сөйләшү булыр алдыннан бигрәк тә. Мин үзем бик үк ышанып бетмәсәм дә, ихтимал, икенче канатны салу мәсьәләсе дә торгын ноктадан кузгалыр. Аннары безнең күп кенә табибларга исем бирү мәсьәләсе дә күздә тотыла. Бер юньсез аркасында шуларны барысын да куркыныч астына куюдан мәгънә бармы? Мин үз тәҗрибәмнән беләм: әгәр берәр ЧП булса, безгә берьюлы аркан борылачаклар.
Димәк, бүрене көтүгә җибәрәбез дә шуның белән тынычланабыз? — диде Юрий Львович, ачы көлемсерәп.
Аңа каршы тагын өчәүләшеп әйтә башлаганнар иде, Гөлшәһидә туктатты.
Бу инде, иптәшләр, талашка әйләнә башлады. Горкомда да, Министрлар Советында да, шәһәр советында да акыллы кешеләр утыра. Ремонт мәсьәләсенә моның зыяны тимәс. Ә кайбер кешеләр исем алмый кала икән, анысы әллә ни түгел.
Яңадан Гөлшәһидәгә каршы әйтүче кеше булмады, ләкин һәркем үз фикерендә калганлыгы ачык иде. Гөлшәһидә бик нык күңелсезләнде.
Юрий Львович, — диде ул, бюро беткәч, иң актыктан кузгалган табибка. — Ни өчен мондый каршылык килеп чыкты әле? Зур, җаваплы, мөһим мәсьәлә турында сүз
барганда, без барыбыз да бердәм идек. Ә биш минутлык мәсьәләдә ике сәгать талашып бер фикергә килә алмадык. Аңламыйм мин моны.
Сез монда яшь кеше әле, Гөлшәһидә Бәдриевна. Шуңа күрә боз астындагы
дулкыннарны күреп бетермисез. Мин элек тә бюро составында идем. Мин аларның
каннарына күп тоз салдым, мине дә җитәрлек каезладылар. Элекке бюро баш табиб ни әйтсә гел шуны раслый торган иде. Алексей Лукич үзе шуны таләп итә иде. Бүген мин әле исем китеп утырдым. Ул бюрода болай гына сөйләшми торган иде. Сез аңа
ничектер тәэсир иткәнсез дип әйтимме... Аннары исемнәр турында... Мин егерме ел эшлим, ләкин минем исемем дә, наградаларым да юк. Ә Алексей Лукичка ләббәйкә дип торучылар күптән исемле булып беттеләр.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3