" рубрикасы
Улының исемен алмаштырганнар
Хөрмәтлеләрем, әле генә бер ападан хәбәр килде. Ул бер генә малае булуын, аның өйләнүе хакында язган. Өйләнгәч, килен тиешле кеше, апаның малаеның исемен үзгәрттерткән ди. Мулладан азан әйттереп икенче исем алган булуы хакында язган. Имеш, йөргән кызлары, элек, өйләнгәнче йөргән кызлары инде, исеме белән зыян, бозым эшләмәсеннәр, ирен тартып алмасыннар өчен шулай иттерткән икән килене. Малае һәм килене генә белә ди. Башкаларга сер ди бу исем.
Апа кара кайгыга калган. Мин бит намазларымда улыма теләкләр телим, атасының исеме белән улымның исемен әйтеп, хәерле бәрәкәт, озын гомерләр сорыйм. Хәзер тугач та үзебез кушкан исемне әйтеп теләсәм, теләкләрем барып җитәрме. Теләкләрем дә улымны таба алмый адашып йөрер инде, дип аптырауга калган.
Теге дөньяга мин алдан барып, вакыты җиткәч улым да картаеп фанилыктан күчкәч, мин ни дип әйтеп, нинди тсем белән улымны эзләрмен соң анда, дип үрсәләнеп язган.
Әнисеннән дә яшергәч инде иренең исемен, димәк, әниләреннән дә курка инде, тартып алырлар йә дип, шикләнә инде бу килен.
Миңа моны ялгыш кына улым ычкындырып куйды. Баламны тартып алып, яңа исемнәр биреп, миннән бөтенләйгә аерган булып чыга ич, дигән.
Ай-һай мәкерлеләр була икән, анасына әйтсә булмыймы яңа исемен, ярар, бу турыда ана белән киңәшләшмәгәннәр дә ди инде...
Бу апага ни җавап бирәм инде. Аллаһу алдында улыгыз сезнең бала инде. Минем балама дип, улыгызны күз алдына китереп теләгез теләкләрегезне. Монда да, тегендә дә адашып йөрмәссез. Аллаһуның күзе төз ул.
Менә ни әйтәсең инде, тугыз ай буе күтәреп йөртеп, мең газаплар белән тудырган улга хәҗәен булып кына калмый, төбе тамыры белән йолкып алып, икенче исем биреп, анасына да белдертмәсен әле бу килен. Моңа ни дип әйтеп була? Киленгә дә бииик күп итеп малай балалар бирсен Аллаһу һәм үзе кебек киләчәктә - киленнәр, диясе генә кала!
Сез, хөрмәтлеләрем, бу анага ни әйтерсез?
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 28