---------------------
ИРИДА АКАЛЫ 6 БҮЛЕК
--------------------------
Амәнәт итеп калдыра.
Ахыргы юлларны да ул шул вакытта яза:"Киләчәк буыннар өчен:онытмагыз,без мөселман өммәтеннән,көчләп чукындырылган мулла Рәхмәтулла нәселеннән.Кайчан да булса дин иреге булыр ,үз динебезгә кайтыгыз,Коръәнне укыгыз,намаз укыгыз.Үз динебезне тотыгыз!!!.Без пәйгәмбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтеннән!!!"
-Менә шундый олы тарих юллары үтеп, ничә буын аша кулдан кулга тапшырылып минем кулга килеп керде бу китап.Без гаиләдә 3 бала идек,өч кыз.Безнең әниебез,үләренә бер атна кала, өчебезне дә янына чакырды.Китапны өчебезгә дә күрсәтте,тик тапшыруын минем кулга тапшырды.Менә монда,беренче буш биткә үзенең исемен язып куярга кушты:Серафима Леонидовна.Күрәсеңме,16 буын тамга салган монда:беренчесе Кәшифә-Екатерина Рәхмәтулла кызы,икенчесе Шәрифә-Просковья Прохоровна(никтер Шәрифә үз әтисенең исемен түгел,асрамага алган әтисенең исемен яздырткан),Елизавета Сергеевна,Серафима Емельяновна....Барысы да рус исемнәр китә,үзләре дә ,әтиләренең исемнәре дә рус,шунлыктан алар үзләрен рус милләтеннән дип йөргәннәр,буыннарыбызда татар каны агадыр дип башларына да китермәгәннәр.
Әни белән әти өйләнгәч Казан тирәсендә яңа барлыкка килгән Бакча Сарай авылына күченеп килеп утыралар.Шунысы кызык,бу авыл Идел буена урнашкан,Казаннан 70 чакрым тирәсе ераклыкта,уналтынчы гасырдагы Бишбалта авыл урыны бу җирдән ерак булмаска тиеш.Үзебез дә белмәстән,без ата-баба җирендә дөньяга килгәнбез,үз туган төбәгебезгә әйләнеп кайтканбыз.Ә менә өч ел элек мин үз динебезгә кире әйләнеп кайттым һәм беренче тапкыр мәдрәсә ишеген курка-курка гына ачып кердем.Анда Ислам хәзрәт һәм Мәрьям абыстай мине каршы алды.Мин үзем белән шушы ике китапны алган идем,аларга күрсәттем һәм шул китапларны укып аңлар өчен гарәп язмасын өйрәнергә теләвемне әйттем.Хәзрәт башта Коръәнне ачты,соңыннан Кәшифә әбинең көндәлегеннән бер битен укыды,күзләренә яшь тыгылды:
-Бу бит әйтеп бетергесез хазинә!!!16 гасыр язмалары!!!Ничек сезнең кулга килеп керде ул?-дип ,шаккатып торды.
Мин барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.Никтер Кәшифә әби бу китапларны улы Сәлмәнгә түгел,ә кызына ,чукындырылган керәшен кызы Шәрифәгә калдыра,кызы да соңыннан кызына калдыра,аның да уллары да булгандыр бәлки.Шулай итеп бу китаплар буыннан буынга ядькарь булып,әнидән кызга күчеп килгән.Минем уйлавымча,Кәшифә әби дөрес эшләгән:хатын-кыз гаилә учагын саклаучы бит ул,мирасыбыз-Коръәнебезне дә саклаучы булган безнең буын хатын-кызлары.Әгәр Кәшифә әби Катеринага әйләнсә,мин ,киресенчә,Екатеринадан Кәшифәгә әйләнеп киләм хәзер .Чыннан да,революциядән соң,коммунистлар заманында,мәчетләребезне бетергәч, шул ак яулыклы әбиләребез саклап калган динебезне...Сугыш чорларын әйтәсе дә түгел инде.Ул елларда,татар авылларына кара кәгазьләр,похоронкалар килсә,шул диннәрен онытмаган,Коръәнне укырга белгән әбиләребез сугышта үлгән яугирләргә качып кына ясин чыккан,исәннәре өчен дога кылган...
Карина бүлдерергә дә куркып тыңлады күрше әбисен.Аның ара-тирә күзләрен сөртеп,мышык-мышык борын тартулары Кәшифәнең язмышына битараф булмавын күрсәтә иде.
-И ,Кәшифә апай,бигрәк куркыныч заманнар булган икән бит.Ак яулыклы әбиләр дигәннән,мин дә бәләкәй чагымда әниемнең әнисе Җиһан картәнием белән аштан-ашка йөри идем бит.Әле дә хәтердә:картәни өйрәткән Кулһуаллаһны көйләп сөйли идем,"Ятим кыз" бәетен сөйли идем,ахырда:"Ал-бидрәкәем,гөл-бидрәкәем,бәхетемне бир,Ходай тәгаләкәем!!!",дип жырлагач,ашка җыелган әбиләр кайсысы кәнфит,кайсысы 5 тиен акча бирә иделәр миңа,-дип,хатирәләр яңартып,көлеп алды Карина.-Кәшифә апай,анда мәдрәсәгә мин дә барсам буламы,минем дә гарәпчә укыйсым килә,бәлки әкренләп намазга да өйрәнеп китәр идем?Болай картәниләр өйрәткән догаларны беләм инде,гел кабатлап йөрим.
-Ник булмасын,була,бик дөрес булыр.Менә октябрь башында укулар башлана да инде мәдрәсәдә,бергә барырбыз,бергә өйрәнербез,-дип ,Кәшифә әби яшь хатынның ниятен хуплап куйды.
Менә шундый гасырлар аша адашып йөреп үз диненә кире әйләнеп кайткан Катерина-Кәшифәләребез булганда,кечкенәдән Коръән әятьләрен
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5