Саклап куй🤲
☀Ураза тоту — таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 көн, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамадан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк.
Иртәнге ашны ашауны — сәхәр ашау диләр, ә кичке аш — ифтар (авыз ачу) дип атала. Намаз вакытлары таблицасында, сәхәр вакыты — сәхәр тәмам дип күрсәтелә, ә кояш бату авыз ачу вакыты Ахшам (Магриб) намазы вакытына туры килә, бу вакытта «авыз ачабыз» (ифтар кылабыз).
Ураза тоту тәртибе.
«Сәхәр ашагач» ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга кирәк.
Ураза тотканда укыла торган ният:
Гарәпчәсе болайрак (Рамазан ае уразасы өчен):
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә".
Татарча да ниятлэргэ мөмкин: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым".
Сәхәр ашарга тора алмасагыз да, Рамазан аенда ураза тотарга алдан ук күңелдән ниятләгән булсагыз, яисә кичтән үк ниятләп ятсагыз — уразагыз дөрес була. Ләкин инде кояш чыкканнан соң гына, бүген әле бер нәрсә дә капмадым, Ураза тотыйм әле дип тотсагыз — дөрес булмый, чөнки кеше алдан ук ният кылырга (планлаштырырга) тиеш.
Кич белән кояш баегач та хөрмә яки су белән ифтар кылына «авыз ачыла» һәм түбәндәге дога укыла.
Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган догалар
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Кемнәр ураза тотарга тиеш түгел.
Хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).
Сәламәтлекләре начар булган кешеләргә дә ураза тоту мәҗбүри түгел. Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия (1 мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була.
Юлда булган, 100 чакрымнан артык ераклыкка сәфәр кылучы мосафир кешеләргә дә уразаларын калдыру рөхсәт ителә, ләкин бүгенге техника заманында юлда йөрү бик күпкә җиңеләйде, шуңа күрә бик авыр сәфәр булмаганда казага калдырмау хәерлерәк (монда инде һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып хәл итә). Мосафирлар сәфәрдән кайткач уразаларын каза кылалар. Ләкин уразалы килеш, таң атканнан соң сәфәргә чыкса, тотып бетерегә тиеш, уразаны бозарга ярамый.
Шулай ук балиглык яшенә җитмәгән балалар да ураза тотмый.
Нинди очракта ураза бозыла һәм каза кылына
Ураза бозыла һәм кеше аны яңадан башка вакытта тотарга тиешле очраклар мондый:
Әгәр вакытны ялгышып ашаса яки эчсә (онытып түгел). Мәсәлән: иртән сәхәр вакыты әле узмаган дип уйлап яисә кичтән инде кояш баеган дип белеп вакытсыз ашау-эчү.
Берәр төрле каты матдә яки кагәзь, мамык кебек ризык булмаган нәрсәләр йотса (уразалы икәне исендә була торып). Шулай ук авыз-борын чайкаганда ялгыш су, авызында калган борчак зурлыгы азык калдыгы йотса.
Уразаны боза — авыз тутырып косу, тәмәке тарту.
Уразасы көндез бозылса да, андый кеше (Рамазан аена хөрмәт йөзеннән) ашау-эчү, якынлык кылуны кичкә кадәр калдырып торса яхшы.
Нәрсә уразаны бозмый.
Сатып алачак яки пешерә торган ризыкны йотмыйча кабып карау;
Балага ризыкны чәйнәп бирү;
Кан алдыру;
Душ коену;
Укол кадату;
Уразалы икәнлеген онытып ашау-эчү, якынлык кылу;
Төкереген йоту, авызга тузан керү, ирексездән төтен сулау;
Пастасыз гына теш щеткасы яки мисвәк белән теш чистарту. Паста белән чистарту да тыелмаган, ләкин хупланмый, чөнки ялгыш паста яки су йотылса ураза бозыла.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 517