»
Өйрән гыйлемне, дустым, кабатла!
Бу эштән син беркайчан да туктама!
Иман нигезләрен, сахих хәдисләрне,
Һәм Раббыбыз безгә иңдергән Коръәнне!
«Повторение — мать учения!» — диләр урыслар.
Карале! Дөресен әйтәләр бит болар!
Җитди кара син бу эшкә, гафил булма!
«Гыйлем арбасыннан» берүк төшеп калма!
«Гыйлем алу — энә белән кое казу!» — диләр.
Дәресләргә йөриләр хәтта әбиләр!
Без яшьләргә алар үрнәк күрсәтәләр —
Мәчет юлын, гыйлем юлын өйрәтәләр!
«Коръән укырга өйрәндем! Җитте!» — димә!
Мондый сүзләр — диңгездәге тишек көймә!
Әгәр дә гыйлем сукмагыннан тайпылсаң,
Уңышка син ирешмәссең беркайчан!
Коръәндә беренче аять — «Икъра!» – «Укы!» булган.
Шуңа күрә шайтан коткысына син бирешмә, туган!
Гыйлем алу синең өчен булсын и-и-иң кадерле!
Ул бит безгә Раббыбыздан рәхмәт булып иңде!
Һәм Аллаһтан тәүфыйк сорап телең арымасын!
Ниятең бары тик ихлас, Аллаһ өчен булсын!
Раббыңның хакларын өйрәнгәндә арыма, алҗыма!
«Су тамчысы ташны тишә!», — моны син онытма!
Әбү Муса Сәйфеддин
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев