
Фильтр
добавлена 4 января в 16:11
ӘФСЕН-ТӨФСЕН, ХОРАФАТЛАР...
Әфсен-төфсен, хорафатлар, ырымнар һәм шырымнар,Кара мәче, буш чиләкләр һәм чатлы баганалар,
Тәңкә капкан җиз бакалар: имеш, аны баета!
Менә шулай татар халкым Аллаһка ширек ката.
Машинасында, өендә, муенында бөтиләр.
Күп кешеләр шуның белән йөрәкләрен бәйлиләр.
Аллаһ саклый, бөти түгел! Ник моны аңламыйсыз?!
Акылны, бераз булса да, ник җигеп карамыйсыз?!
Утка атсаң, янып бетә, китереп суксаң — тарала.
Үзен саклый алмаганны, синеме саклый ала?..
Ул бөтине суга салсаң, агып китәр йә батыр:
Үзен саклый алмаганны, ничек сине коткарыр?..
Тәүфыйк мәчете кырында чатлы багана тора.
Уртасыннан беркем үтми, барысы читтән ора.
Кырдан үтә сазга батып, бераз гына уйлан
- Класс!0
добавлена 25 октября 2025 в 16:59
03:17
0 комментариев
50 раз поделились
5 классов
- Класс!0
добавлена 9 сентября 2025 в 04:51
Иртәгә
"Тормышымда булган хаталарныИртәгә мин берүк төзәтәм".
Шундый сүзләр әйткән кешеләрне
Бу дәвердә бик еш күзәтәм.
"Буген түгел, иртәгәне көтәм".
Шулай үтә еллар һәм айлар,
"Иртәгә", дип әйткән кешеләр дә
Үз-үзләрен хаттә алдыйлар.
Барыбыз да бүген яшибез бит,
Иртәгәсе булыр иртәгә.
Аңлагызчы шушы хакыйкатьне,
Абынмагыз кәкре киртәгә!
Тормышыңда булган хаталарны
Төзәтергә ашык син бүген.
Ни булыр соң, кинәт, сорамыйча
Ишек какса иң соңгы көнең?
Берәр кемгә авыр сүзләр әйтсәң,
Авыр сүзгә рәнҗи бит күңел,
Иртәгәне көтмә, гафу сора,
Беребез дә мәңгелек түгел.
Һәр минутның кадерләрен белеп
Ирешергә тырыш бәхеткә,
"Иртәгә" дип әйтмә, бик соң булыр
Төшерсәләр салкын ләхеткә.
Артур Га
- Класс!0
добавлена 29 июля 2025 в 11:27
Мәетләр
("Җәназа китабы" хезмәтеннән өзек)Кыска икән адәм баласының
Яшәү белән үлем арасы,
Йөрәкләрне ярып бер зиратта
Бара бүген җирләү чарасы.
Озатырга бик күп кеше килгән,
Аптырарлык халык санына,
Тик мәетне җибәрәсе килми,
Өзгәләнә күңел, сагына.
Ләкин күпләр шундый чарада да
Кызык сөйләп күңел ачалар,
Ә мәетләр көлә алмый хәзер,
Бер догага хаттә ач алар.
Икенчесе авыз ачып көлә,
Бигрәк кызык, шундый күңелле.
Зиратта да күңел ачканнарның
Җанкайлары үле түгелме?
Кемдер читтә тәмәкесен тарта,
Әй ютәлли үзе төтеннән.
Күзләрендә аның пәрдә тора,
Ә күңеле күптән тетелгән.
Мәетләрне сукыр, чукрак дибез,
Ә чынлыкта үз(е)без сукырлар,
Иртәгәсен кәфеннәргә төреп
Безгә дә бит намаз укырл
- Класс!0
добавлена 24 апреля 2025 в 07:41
- Класс!0
добавлена 1 марта 2025 в 15:33
РАМАЗАН КИЛДЕ, РУЗА ТОТ!...
Безнең халкыбызны Раббым Ислам белән күтәргән,Кемдер чабата кигәндә, татар күн итек кигән.
Мең елдан артык бабамнар бер Аллаһка табынып,
Дин буенча яшәгәннәр, уразаларын тотып.
Аллаһның Китабы белән татар халкым көн күргән,
Төрле сынаулар килгәндә, шайтанга бирешмәгән!
Шәһәрләр, авылларында Коръән хафизлар булган,
Гыйлем чишмә-инешләре гел ташып, агып торган.
Ишетеп кенә беләбез, ачлык еллары булган,
Барыбер әби-бабамлар рузаны калдырмаган.
Бүген өстәлләр сыгыла төрле сый-хөрмәтләрдән,
Бу әлбәттә тәмлерәктер черек бәрәңгеләрдән?
Тотканнар уразаларын урак өсте, челләдә,
Авызны да чайкамыйча, иреннәре кипсә дә.
Сусауга түзә алмыйча, базга төшеп ятканнар,
Әле ан
- Класс!0
добавлена 14 февраля 2025 в 12:24
- Класс!0
добавлена 8 февраля 2025 в 18:55
«ТӘКӘББЕРЛЕК»
«Мин сездән акыллырак, көчлерәк һәм матуррак!Машинам да кыйбатрак, киемем дә затлырак!
Намазлар укымасам да, камиль минем иманым
Һәм чишмә сулары кебек чиста минем воҗданым!
Мин эшчән һәм тырышчан, кемгә охшап мин шундый?
Башкалар минем чәнти бармагыма да тормый!
Мин зирәк, шаян, көләч, мин уңган һәм булдыклы,
Әмма тирә-юньдәгеләр нигәдер белми моны!
Мин мулла булмасам да, алардан күбрәк беләм,
Елга бер-ике булса да, гаетләренә киләм.
Әле менә күптән түгел өйгә Коръән укыттым,
Бу дөньяда мин үзем бит, барсын да эшләп таптым!
Бөтен кеше базарда кием-салымын сата,
Ничек тагын баерга дип, халыкның башы ката.
Җомга саен муллалар намазга чакыралар,
Барлык эшләрен ташлап, мәч
- Класс!0
добавлена 3 февраля 2025 в 14:25
Татар язмышы
Ашатып та карадың,Эчертеп тә карадың.
Ул симерде...ә үзеңнең
Ачлы-туклы тамагың.
Кыз да бирдең кияүгә,
Ул да бирдең...киленгә.
Сөйләшүче бетеп бара
Инде туган телеңдә.
Ил-җиреңне теттердең,
Артыңа да типтердең;
Үзең һәрчак аны яклап
Утка-суга сикердең.
Динеңне дә югалттың,
Денеңне дә югалттың.
Орлыгы да калмас әле
Синдәй тиле...юмартның.
Корытса да тиягең,
Аны мактап сөйләдең.
Барыбер бит яратмады –
Бар сөйкемсез сөягең.
Шуңа көн-төн каргалдың,
Яшәрлегең калмады.
...Кемлегеңне әйтеп бирдем,
Үзең уйла калганын...
Илдус Гыйләҗев
- Класс!0
добавлена 2 февраля 2025 в 02:16
- Класс!0
добавлена 17 января 2025 в 12:22
«ГЫЙЛЕМГӘ ОМТЫЛ!»
Раббың тарафыннан рәхмәт булып иңгән Коръән, Сөннәт.Һәрбер мөэмин өчен бу – зур байлык һәм искиткеч хөрмәт!
Изге ният белән, дога кылып, ярдәм сорап бер Аллаһтан
Гыйлем алыйк! Әй, дусларым, калышмагыз минем арттан!
Һәм беркайчан Коръән һәм хәдисләр укып телләр арымасын!
Ошбу юлда Аллаһның ярдәме, безнең белән һәрчак булсын!
Иман нигезләрен, гарәп телен өйрән, сахих хәдисләрне!
Һәм тәфсире белән укып ятла Коръәндәге аятьләрне!
Хәдисләрдә килә: “Гыйлем алу — һәр мөселманга фарыз!”
Раббым Аллаһ! Минем йөрәгемдә гыйлем, иман учакларын кабыз!
Әгәр дә бу юлда бераз сүнеп, арып китсәм һәм алҗысам,
Төшенлеккә бирешмәмен, Раббым, һәм борчылмамын беркайчан!
Ялкаулыктан, сансыз
- Класс!0
добавлена 4 января 2025 в 16:45
13:14
0 комментариев
46 раз поделились
32 класса
- Класс!0
добавлена 2 января 2025 в 16:51
- Класс!0
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!