( уллары булган әниләрнең сүзе)
Йөрәк итен ертып төшкән балам!
Ниләр бирер сиңа язмышың?
Бирә күрсен Ходай тыныч тормыш,
Ә түгел лә дөнья ялгышын.
Матур үтсен яшьлек киләчәгең,
Сөеп яшә һәм дә сөелеп!
Урап үтсен кайгы - борчуларың.
Йөри күрмә танау чөереп.
Акча, диеп, дусларың югалтма,
Үз туганың белән уртак телдә бул!
Кайда гына йөресәң дә, балам,
Телим сиңа якты изге юл.
Яхшы тормыш иптәшенә юлык,
Өй тутырып үстер балалар.
Чәчләр агарганны белерсең син,
Үстергәндә бала - чагалар.
Ир бәхете телим, улым, сиңа,
Уңа күр син хатын - баладан.
Яшәр урының булсын тик гөлбакча,
Авылданмы яки каладан.
Очрата күр тормыш юлларыңда
Кешеләрнең бары яхшысын.
Түземлек һәм сабырлыгың җиңәр,
Күргән чакта дөнья ачысын.
Йодрык хәтле ана йөрәкләре
"Бала!"- диеп, яна, белегез!
Сез бәхетле булган чакта гына,
Тыныч үтә безнең көнебез.
Рәмилә Абдуллина. 13.04.2022.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев