Предыдущая публикация
Күңел тынычлыгы югалды ,
Әйтерсең лә тормыш тукталды.
Көнгә чыксаң юньле хәбәр юк,
Нигә шулай дөнья болганды?
Кайда шартлау , кайда атышу,
Әдәм баласына ни житми?
Урамга чыгарга куркыныч,
Бу гаделсезлек ник соң бетми?
Кем уйлаган концерт залында,
Шундый бәхетсезлек көтәсен.
Өйләренә кайта алмыйчы,
Гомерләре шунда бетәсен.
Күк гөмбәзе күтәрә алмаслык,
Нинди түбәнчелек , явызлык.
Кеше гомеренә кул сузу ,
Ул бит гөнаһ , ул бит ахмаклык.
Вәхши жаннар , ике дөньяда да,
Жавабын алмыйчы калмаслар.
Тик , гөнаһсыз күккә ашканнар,
Терелмәсләр , кире кайтмаслар.
26.03.2024.( Мәдинә Ихсан).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев