Предыдущая публикация
Озатып калам,
Төнгә текәлеп күзләрем тала.
Кайтып кергәнче,
Үзен күргәнче
Мең төрле уйлап ялкында янам.
Үтми тамактан
Чәем, ашым да,
Бар уйлаганым-балам хакында.
Юл-ерак сәфәр,
Юл йөру хәтәр,
Ни көтеп тормас юллар чатында
Юлларда балам,
Телемдә-догам,
Бер Раббым үзе саклап йөртсен дип .
Сабый түгел дә,
Барыбер кунелдә
Ул мәңге бала булып кала бит.
Йокысыз тоннәр,
Борчулы коннәр
Юллардай озын, уйлар-оермә.
Шатланып-көлеп,
Исән-сау диеп
Кайтып кер, балам, көткән өенә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев