Предыдущая публикация
*****
Картлык бара урам буйлап
Кулларда төен, таяк-
Йә Ходаем, нигә икән
Шул чаклы сызлый аяк ?
Бар иде бит яшь чакларым
Кайларда калды торып ?
Эх ! Шул яшьлекнең юлларын
Булдыра алсаң борып...
Сикергәләп яшь кыз үтте
Сәлам биреп картлыкка.
-Рәхмәт, кызым, сәламәт бул,
Гом(е)рең үтсен шатлыкта.
-Төенчегең авырмы әллә ?
Бир, әби, ярдәмләшим.
-Әйдә, кызым, чәй эчәрбез,
Мин бит ялгызым яшим.
Картлык, яшьлек чөкердәшеп
Чәй эчтеләр сөйләшеп...
Акыл бирде картлык кызга
Яшьлегенән көнләшеп.
Кыз картлык хәленә керде-
-Әби, килермен тагы,
Булмагандыр бу әбинең
Миндәй күбәләк чагы...
Наилә Әюпова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 30
Бик матур, позитив, шул ук вакытта эчтәлеге күләмле.
Елмаеп укып та беттем.))), уйланып та калдым.)
.. Картаясы килми бит.. бердә))
Рәхмәт Найлә апа!
.. Ә мин сүрәте дә, шул кадәр туры килә дип, ихтибар белән.. әбинең төенен, таягын карый- карый укыдым. Ну, Найлә апа оста да инде Сез! Браво! ) !