Предыдущая публикация
Исән-сау, таза булыгыз. Тазалыктан да кадерле
нәрсә юк.
Соңгы хат.
Наилә Аюпова
Каралы ак бүген минем күгем
Кояшы юк, күксел болытлар,
Йолдызымны эзлим күккә карап
Күренмиләр...Юк инде, юклар.
Саубуллашу көне җитеп бара,
Сөйләп калыйм, димен сүземне,
Күксел күктәй томан каплый сыман
Күз яшьләре каплый күземне.
Аллаһ әмереннән узып булмый,
Маңгайга язылган тугач та,
Кемнәр калган-Яшисе килә, дип,
Соңгы минутлары суккач та.
Ә шулай да мин бик бәхетлемен,
Шигырьләрем булды янымда,
Дусларымның җан җылыткыч сүзе
Җылы биреп торды җаныма.
Соңгы хатым сезгә җан дусларым,
Туганнарым, сезгә сәламем.
Әгәр сезгә башка яза алмасам
Истәлеккә булсын каләмем.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 228
Күренмиләр...Юк инде, юклар.---Дорогая Найля, жизнь состоит из белых и чёрных полос, сейчас чёрная, но обязательно за ней наступит БЕЛАЯ! Давайте все будем верить, молиться и надеяться! Мы Вас очень любим и живём вашими стихами: радуемся, что-то узнаём, удивляемся, огорчаемся. Надеюсь, всё образуется ИНША-АЛЛА.
Югалма син безнең арадан!
Изгеләрдән изге Наилә апа!
Юк! Булмасын күкләр карадан!
Рәхмәт сезгә Олы Рәхмәт Наилә апа! Озын гомер! Аллаһ Рәхмәте яусын сезгә! Авыр булса да, уйлар матур сезнең. Ягез әле бер күңелле шигырь язып җибәрегез!
Авыр хәлләр һәркайсыбызда да , була инде, беләсез...Шуңа күрә күңелегезгә шик салмагыз зинһар, бирешмәгез әле, үтә торган чир генә булсын.Амин. Алла бирсә терелеп китәрсез менә .... Инша Аллаһ! Мондый чакта Ходай сабырлык, җиңеллек бирсен Сезгә! !!! Чын күңелемнән савыгуыгызны телим!!