Предыдущая публикация
Наилә Әюпова
Белер, белмәс кенә әткәй
Бүрәнәдән йорт өйгән,
Күпме торыр икән бу йорт ?
Дип әнкәм янган, көйгән.
Иске дага табып алып
Ишек башына каккан,
Белер, белмәс мичен корып
Гаилә учагын яккан.
Белмим, димәгән бер эшен,
Бар эше-үз кулыннан,
Үзе белгән бар эшләрен
Өйрәтә алган улына.
Беләм, диеп мактанмаган
Күп эш белсә дә кулы,
Бормалы язмыш үтсә дә
Туры булган бит юлы.
Бар эшем дә-белер-белмәс,
Тәвәкәллегем- алдан,
Эш белмим, дип сөйләгәннең
Ышанмыйм, сүзе ялган !
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6