. . . .
Менә тагын бер йорт бушап калды ,
Тәрәзәсендә сүнде утлары .
Мәңгелек дигән йортка күчте ана ,
Гомер сәгатькәе туктады .
Аталары инде күптән киткән ,
Аналары ялгыз яшәде .
Кайгыларда бик күп күрде , әмма ,
Кайгым күп дип зарын чәчмәде .
Бәлки утны тагын кабызырлар ,
Балалары кайтып йөрерләр .
Ана рухына атап коръән укытып ,
Хәер сәдакасын бирерләр .
Шушы мәшәкатьләр узып киткәч ,
Бик озакка утлар кабынмас .
Ихатаны карлар басып китәр ,
Мунчасы да бәлки ягылмас .
Язлар җиткәч кайтыр сыерчыклар ,
Моңын сибәр , бала чыгарыр .
Туган нигезен сагынып кайтканнарның ,
Моны күреп күзе чыланыр .
Туган нигез , ятимләнә шулай ,
Бакыйлыкка күчкәч хуҗалар .
Авылдашлар узса урамнардан .
Моңсу караш ташлап узалар .
Гөрләп торган нигез - оялардан ,
Оча бала вакыт җиткәчтә .
Онытмасын алар шул нигезне ,
Ата - ана ташлап киткәчтә ,
Алар бакыйлыкка күчкәчтә !
Дания Шарифуллина . 24 .01 .24 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев