Югалтулар белән гомер үтә..
Гомер агышында елларны,
Вакыйгалар, яхшы, начарымы,
Артта, болгап кала кулларын.
Кояш батышының ал офыгын,
Төн пәрдәсе сыман каплаган,
Очырашуны, җан җылытып үткән
Саубуллашкач., инде тапмаган.
Югалалар, ачу тотканнарың,
Гафу үтенергә оныткан,
Таба алмый хәтер чуалана,
Бары томан, пәрдә еракта..
Югалтабыз, яшьлек очышларын
Сөеп, сөеленгән агымны.
Кисәкләргә бүлгән, шатлыкларны,
Кайгы бөгеп үткән, адымны.
Өйрәнәбез, барлык югалтуны,
Түзәр өчен, кысып тешеңне.
Хыялларда мәңгелекне күреп,
Эзләнәбез, аңлар өченме..
Югалтмаска, бәхет мизгелләрен,
Тик өйрәнеп кенә җиткәндә.
Язмышыңның әче клгәннәрен,
Ишетәсең, сине көткәндәй.
Барлык югалтуга түзеп була..
Акча, дуслар, бик күп калганны.
Өйрәнәлми җаның, бер вакытта
Югалтуга,туган балаңны..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев