Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ
Җан җылысы
хикәя
Рамилне ут эченнән алып чыктылар. Менә өченче көн ул үлем белән тарткалашып ята. Аның инде аң-зиһене каядыр тирәнгә — мәңгелек чоңгылларына убылып төшеп киткән, җаны да тәненнән аерылган, ә менә суынып бетмәгән гәүдәсе һаман әле үлемгә бирешергә теләми...
Чечняга ул үзе теләп килде. Гаскәр белән контракт төзеде. Азмы-күпме акча эшләп алырга ниятләде. Башка чара юк та иде. Рамил эшләгән заводны яптылар, ә алыш-бирешкә — базарга — күнегеп китә алмады ул. Шулай булгач, бердәнбер юл кала — армия. Нәрсәне-нәрсәне, армияне генә белә ул. Үз вакытында әйбәт кенә хезмәт итеп кайтты, шул кайтуында ук авыл кызларының һушын алган иде. Теләгәнеңә өйлән дә... яшә дә яшә генә. Ләкин барыбер бәхетсез булды. Яраткан кызы аның елкылдап торган кием-формасына карап тормады, бер сүз әйтми-нитми, күрше авыл егетенә кияүгә чыкты да китте. Нык кимсенде Рамил. Шул көнне үк, солдат чемоданын күтәреп, шәһәргә китеп барды. Анда да бәхетен таба алмады, эчкече, наркоман ирләр, бер кабым исерткечкә тәнен сатарга риза хатыннар белән тулган тулай торакта берничә ел иза чикте дә, эш урынында рәт беткәч, шул ук солдат чемоданын күтәреп, военкоматка барып керде...
Чечняга шулай эләкте ул. Биредәге эш күбрәк дежурдан тора. Саклаган урыннары тыныч, ипле, җылы. Айга бер мәртәбә генә җаннарын учларына кысып яшәп алалар... Айга бер мәртәбә күршедәге станциядән азык-төлек, кирәк-ярак алып кайталар. Шушы биш чакрым күпме кешенең башына җиткәндер — бу хакта "дембель" егетләр авызларындагы тәмәкеләрен чәйни-чәйни сөйлиләр. Ул юлда көн саен әллә никадәр фугас, мина, растяжка табып алалар. Куаклар арасында посып утыручы "шайтан"нар да очрый икән.
Моңа кадәр Рамилнең взводына зыян тигәне булмады. Ә менә бу юлы, засадага очрап, шактый туздылар, йолкындылар...
Алар яткан урынга мина төште. Рамил янәшәсендәге хохол егете шундук тартыша башлады, Иван исемле урыс егете, эчен тотып, зәһәр акырынырга кереште. Рамил дә, канлы куллары белән, мина кыйпылчыгы умырган уң беләген кысып, алар янына сузылып ятты. Соңыннан ачыкланды: аның ике беләге генә түгел, аяк балтырына да, хәтта кабыргасы арасына да мина ярчыклары кереп тулган икән...
Бу хакта Рамил госпитальдә аңына килгәч кенә белде. Юк әле, тиз генә госпитальгә эләгә алмады ул. Иң элек йөз-битләрен сакал-мыек баскан ике чечен кулына эләкте. Тегеләр кайсы кайда яраланып, ыңгырашып яткан федералларны дөмбәсләп, суеп йөриләр иде. Менә алар кан эчендә яткан Рамилгә килеп юлыктылар. Берсе, яшьрәге, кан саркып торган гәүдәгә тибеп куйды да:
— Мертвец, сам подохнет, — диде.
Картрагы бик сәер кыланды.
— Этот не рус, проверь, — диде, автомат көпшәсе белән Рамильнең бот арасына, җан җиренә төртте.
Яше шундук кушканны эшләде: Рамилнең чалбар каешын бушатып, канга буялган "хб"ны аска шудырды...
— Точно! Это какой-нибудь татарин! — дип, сәер елмаеп куйды.
Карт чечен бераз уйланып торды да:
— Пусть живет, если выживет, — диде, аннары ашыктыра башлады. — Пошли, скоро вертушки появятся. Из-за продажного татарина на тот свет попадем...
Болар якын-тирәдә ыңгырашып яткан тагын берничә солдатның башына җиттеләр дә, ничек кинәт килеп чыккан булсалар, шулай бик тиз гаип тә булдылар. Рамил шунда гына төшеннән айныгандай итте, исен-зиһенен җыеп ала алды. Аның үләсе килде, әмма җансыз куллары янәшәдә яткан үле солдат билендәге гранатаны үрелеп ала алмады...
Госпитальдә озак кына аңына килә алмый азапланды ул. Иң элек саташып, алышынып ятты. Ләкин эчке, яшерен бер тоем белән сизенде: берьюлы берничә җиренә операция ясыйлар... Тәнен яргалыйлар, кан тамырларына шыбырдатып кан агызалар, ара-тирә зәһәр сүгенеп, җикеренеп куялар. Рамил үзе бу хәлне әллә ничек кенә күреп-күзәтеп ята, гүя аның җаны, тәненнән аерылып бераз өскәрәк күтәрелгән дә, операция өстәлендәге кан тантанасын манзара кылып тора... Кызык икән: үзең, тере мәет кебек, үлем белән яшәү арасында иза чигәсең, үзең шуны читтән карап торасың...
Ләкин бу кызык күренеш озакка бармый. Әллә каян гына актан киенгән тагын бер кеше пәйда була да, сүзсез генә, тавыш-тынсыз гына килеп, үлем белән тартышып яткан Рамилнең баш очына утыра. Нишләптер, аның гамендә операция түгел, ә Рамилнең ап-ак йөзе, тоныкланып, төссезләнеп калган карашы... Шул җансыз, сүнеп барган караштан соңгы тамчы яшәү мәгънәсен күреп калырга тели кебек ул...
Рамилнең кайнар тын-сулышы белән чыккан, кабат гәүдәсенә кайтып җитә алмыйча булмә эчендә бәргәләнгән газиз җаны да әлеге ак шәүлә янына "чүкте".
— Исәнме, Рамил балам...
"Рамил" диме? Каян белә ул аны? "Балам" ди бит...
Бик якын, кадерле кешесенә әйткән кебек әйтә. Кем ул? Нишләп ул башкалар янында түгел? Ник ул бүтән табибларга булышмый, Рамилнең исәнлеге, саулыгы, хәләл гомере өчен бармакка бармак та сукмый, көрәшми?...
— Рамил балакаем, хәлләрең ничек?
Тоташ актан киенгән, нурланып, балкып, ниндидер җылылык биреп салмак дулкынланып торган бу сәер затның кабатлап соравы Рамилнең җанын тынычландырып җибәргәндәй булды...
"Исән" дип әйтергә кыенсынды Рамил-җан. Каян килеп исән булсын ул?! Шуңа күрә сорауга сорау белән җавап кайтарды:
— Син кем?
— Бу мин, балакай... Син мине танымыйсың, әмма беләсең... Бик ерактан кайттым мин, ай-һай, бик ерактан...
Рамил-җан берни дә аңламады. Күзләрен шар ачып (рухларның күзләре бервакытта да йомылмый икән), аптырап карап торуында булды.
— Беләм, сиңа моны аңлау авыр. Шулай да, тыңла... Тыңлыйсыңмы?
— Тыңлыйм...
— Тыңла. — Ак кеше Рамилнең маңгаена төшкән чәчләрен рәтләп куйды, салмак кына борылып, җансыз гәүдә өстенә капланган табибларга карап алды, аннары, дога укыгандагы кебек, салмак кына сөйләп китте. — Мин синең бабаң булам. Рәхимҗан бабаң. Сугышта хәбәрсез югалган бабаң хакында әткәңнең сөйләгәне бар идеме? Менә шул югалган Рәхимҗан мин инде ул... Дөресрәге, аның җаны, рухы...
Рамил-җан, ниһаять, тынычланып җитте. Аңа барыбер иде: каршында тигез мәкам белән ахирәт хәлләрен сөйләп утырган бу ак шәүлә — сугышта югалган бабасымы аның, әллә берәр чит-ят рухмы, сихер галәмәтеме, төш шаукымымы?... Ул инде үз язмышы белән килешкән, нәрсә булса да — барысына да разый иде... Шулай да, үзенең язмышын, яшәу мәгънәсен төгәл генә тоеп бетерә алмаса да, бердәнбер һәм соңгы сорауны гына бирә алырлык хәлдә иде ул:
— Син — минем Рәхимҗан бабакаймы?
Бу сорауга җавап кирәк түгел иде. Болай да аңлашыла бит...
— Мин, балакай, озын ахирәт юллары кичеп килдем.
— Син... Син кеше түгелмени?
— Ә син үзең кем соң?
— Минме? Белмим...
— Син, балакай, үзең түгел, бәлки, әнә, кан эчендә яткан Рамил-оныкның җаны гына. Ә мин... Мин дә Рәхимҗан бабаңның рухы гына...
— Алай да буламыни? Теге дөнья дигәннәре дөресмени? Җендер син, кит моннан!...
— Ә "җен" белән "җан"ның нинди аермасы бар дип уйлыйсың?
— Юкмыни?
— Юк.
— Бөтенләй аерма юкмыни? Кешенең күңел түрендә, йөрәге янында җеннәр яшимени?
— Нигә алай дисең, балакай?
— Кешенең җаны йөрәге янында була бит, шуңа әйтәм...
— Анысы шулай шулаен... Ләкин җаннар белән җеннәр иң элек рухиятләре белән кардәшләр. Җеннең дә, җанның да әйбәте, начары бар, аларда явызлык белән изгелек арасында көрәш бара...
— Боларны аңлау кыен миңа, бабакай. Бөтен җирем сызлый, түзәр әмәл юк... Әйт әле, нигә килдең минем янга? Монда, шушы каһәрләнгән җирдә сиңа ни кирәк?
— Син кирәк.
— Ничек — мин? Мине теге дөньяга алырга килдеңме әллә? Мин үлдеммени инде? Ә? Үлдеммени мин?
— Юк әле, үлмәдең. Әмма хәлең яхшылардан түгел, менә чыгам, менә чыгам дип торасың... Үз тәкъдиреңне тыныч кына кабул ит — мин килгәнмен икән, димәк син үләчәксең... Рәхәтлектән йөрү түгел, илаһи дөньяның кануны шундый: мәрхүмнәрнең җаннарын аларның нәсел кешеләре кайтып алырга тиеш. Менә... Синең артыңнан мине җибәрделәр... Рәнҗемә, балакай...
— Алайса, ал мине моннан тизрәк, бу газапларга түзәрлегем дә, җегәрлегем дә калмады... Бабакай, алып кит мине үзегезнең дөньяга, сездә рәхәт диләр бит...
— Ашыкма, балакай, һәр нәрсәнең, һәр сәфәрнең үз вакыты бар. Хәтта ахирәт юлының да... Алып китәм, анысы өчен борчылма. Сине алып кайтмасам, тәмугка озатачаклар мине... Ә анда бик барасы килеп тормый...
— Тәмуг дигәннәре дә дөресмени?
— Дөрес. Булганым юк. Рәхәт түгел диләр. Ул хакта уйларга да ярамый... Ә ахирәттә без бергә яшәрбез. Бергә күңеллерәк... Беләсеңме, ялгыз җанга оҗмах түрендә дә ямансу...
— Алайса, сөйлә миңа шул дөнья хакында, үзеңнең андагы тормышың хакында сөйлә...
— Анысын баргач күрерсең. Ә менә ахирәткә эләккәнче күргән газаплы тормышым турында сөйли алам.
— Сөйлә, сөйлә, бабакай!... Нәрсә булды ул сугышта? Ник югалдың, ник кайтмадың?
— Ай-Һай, хәтәр булды безнең сугыш. Сезнең сугышта да әшәке кыланалар, хәзер дә күп килә безгә канга буялган җаннар. Безнекендә кешенең кадере бигрәк тә юк иде, шуңа да чебен кебек кырылдылар адәм балалары... Исәбен-хисабын алып торучы да булмады. Минем үземне дә, минем белән бергә тагын егерме сигез кешене, югалдыга санап, якты дөньядан сызып ташларга, өйләребезгә "кара кәгазь" җибәрергә ашыктылар. Ә мин, үз взводым белән, Сталинградның караңгы бер тыкрыгында тагын бер ай сугыштым әле. Үзебез корал, азык-төлек юнәтеп, соңгы кешебезгә, соңгы көчебезгә, соңгы тамчы каныбызга кадәр сугыштык... Фашистларга күп зыян салдык. Иң ахырдан өчәү калдык, берсе Кавказдан иде — чечен егете, икенчесе — Мәскәү урысы. Чак-чак кына аягыбызда басып торабыз. Патроннар да бетте. Кулларда — соңгы гранаталар. Тынчу подвалыбызга бәреп керсәләр, үзебезне шартлатырга уйлыйбыз. Юк, кермиләр, табалмыйлар.
Болай үлеп булмый бит инде. Мүкәләп чыгып китсәк, үзебезнекеләргә дә барып җитә алмаячакбыз. Җыелып сөйләштек тә, немецларның якындагы блиндажларына һөҗүм итәргә булдык. Үлгәндә дә берничә фашистны дөмектереп үләргә исәп...
Ләкин үләм дисәң дә үлеп булмый икән. Немецлар траншеясында шактый шау-шу куптарсак та, үзебезгә берни булмады, тагын исән калдык. Коры кул белән нишлисең? Бер исерек фашистның бугазына ябышып яткан чагымда сөйрәп торгыздылар. Башкалар да шунда ук. Ниндидер карт офицер янына алып килделәр. Ул безне атмаска кушты. "Герой! Герой!" — дип, бармак чөеп алды. Әкәмәт хәлләр — безгә тимәделәр, тылга, лагерьга озаттылар.
Рамил-җан сабыр гына тыңлый да тыңлый. Рәхимҗан бабасының нурдан гына торган җаны сөйли дә сөйли... Аның ягыннан килгән кайнар дулкыннар Рамилнең үлем газапларына дучар җанын җылытып торалар, шуның белән аңа өмет, ышаныч бирәләр... Нәрсәгә өмет, нәрсәгә ышанычмы? Анысы мәгълүм түгел. Анысы мөһим дә түгел. Иң мөһиме, Рамил ялгыз түгел, үлеп-нитеп калса да, аның барыр урыны бар, ул урынга алып барыр кешесе бар... Ул кеше, дөресрәге, ул җан — очраклы бер рухи зат кына түгел, ул аның газиз кешесе — бабасы, ягъни әткәсенең әткәсе...
— Лагерьлар хакында ишетеп, укып беләсеңдер. Рәхәт түгел анда. Сугышта беркайда да рәхәт түгел. Һәркайда бәла, үлем сагалап тора... Бер-ике мәртәбә качып та карадым. Тоттылар, тетмәмне теттеләр, иң соңгысында бөтен барак каршында этләрдән талаттылар. Аннары качмас булдым. Куркып түгел. Куркуның нәрсә икәнен оныткан идем инде мин ул вакытта. Качуның мәгънәсе калмады. Безнең яктан берәү әйләнеп чыкты. Фашистлар лагерыннан качып, туган илгә кайтып киткән. Кайтып керүенә, кулга алып, измәсен изеп, совет лагерына илтеп тыкканнар... Күрмәгәнен күргән мескен. Мескен дә түгел, батыр йөрәкле кеше иде ул. Аның бөтен җире йөрәктән генә торгандыр, бу кадәр газапларга, түбәнлекләргә түзә алмас иде... Совет лагерыннан да качкан. Карелия урманнарыннан чыгып китеп, берничә ай илдән-илгә күчеп йөргәннән соң, тагын фашистлар кулына эләккән. Менә шул бәндә — бер исән җире дә калмаган, тоташ йөрәктән генә торган совет капитаны әйтә иде: "Кайтмагыз, качмагыз, анда көтеп тормыйлар, монда хәл түзәрлек әле, андагы лагерьларны күрергә язмасын", — ди иде. Һәм беркем дә качмады.
Сугыш беткәч, безне Европа буенча тараттылар. Мин Норвегиягә эләктем. Шунда яшәдем, эшләдем, хәлле, абруйлы кешегә әверелдем. Әмма якын туганнарымны сагынып, туган нигеземне, җир-суымны җирсеп яшәдем. Илленче елларда да әле, тоткынлыкта булып, туган илләренә кайтып җитә алганнарны судсыз-нисез лагерьларга җибәрәләр иде. Без моны белеп тордык. Шуңа кайтмадык. Куркып та түгел, күбрәк үпкәләп, рәнҗеп... Үз юлларым белән, Гөлнисамның үлгәнен белдем, улыбызны өйләндерүгә үк җан тәслим кылган, мәрхүмәкәем...
Ахирәттә күрдем мин аны. Бик сагышлы иде. Янына бармадым. Бик гаепле бит мин аның каршында. Кичермәс дип уйладым...
Гөлнисам үзе эзләп тапты. Рәнҗеп түгел, яратып, үз итеп сөйләште. "Мин синең исән булуыңны белеп яшәдем, шуңа да авылыбыз зиратындагы каберем янәшәсендә урын калдырырга куштым. Кайтсаң-нитсәң, озын гомер яшәп, минем янга күмелерсең, дип уйладым", — диде ул. Үзең дә беләсең, кайта алмадым. Авыл зиратында минем өчен калдырылган туфракка сиңа ятарга туры киләчәк. Их, бер дә алып китәсе килми сине, балакай... Син бит әле чын-чынлап яшәүнең нәрсә икәнен дә белмисең...
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ