"Торфяной" пирог 🍪
Шулкадәр тырышып эзләдем бу пирогка татарча исем... Тапмадым... 😔 Ярый, калсын инде "Торфяной" булып🤗
Тәмлүшкәне пешерү өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк👇
Валчык ясау өчен:
♦ 1 пачка май (суыткычта торган);
♦ 1 ст шикәр комы;
♦ 1,5 - 2 ст он
♦ 1 ч.к. разрыхлитель;
♦ 4 аш калагы какао
Эчлек өчен:
♦ 300-400 гр эремчек;
♦ 2 йомырка;
♦ 1 ст шикәр комы;
♦ 100 гр каймак;
.
Эш тәртибе:👇
Иң беренче валчыктан башлыйбыз. Моның өчен майны угычтан уабыз, шуңа он, шикәр комы, разрыхлитель, какао кушып, кул белән валчык ясыйбыз. Валчык төерләрсез, уалучан булырга тиеш❗
.
Эчлекне ясау өчен эремчек, йомырка, каймак, шикәр комын бергә кушып, бик яхшылап болгатырга кирәк🤗
.
Табаны майлыйбыз. Аннары валчыкның яртысын табага җәябез. Кырыйларын өскә менгереп калдырабыз (бортик ясап). Бу валчык өстенә эчлекне тигез итеп җәябез һәм калган валчыкны эчлек өстенә сибәбез. Пирогны духовкада 180-200 С та 40-45 минут чамасы пешерәбез һәм 2 сәгать суынганнан соң, табынга бирергә мөмкин 🤓
.
Бу пирогның тәме искиткеч 👍 Əле алай гына да түгел, миңа аның кыяфәте бик ошый - каралы-аклы ☺ Нәкъ безнең тормышыбыз сыман 🤗Тормышыбызда кара полосалар бик аз, ә ак полосалар чиксез күп булсын Иде!
Рецепт авторы Фирюза Гатиятуллина.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев