Предыдущая публикация
Кабактан печенье
Рецептын Сезгә дә тәкъдим итим әле:
1 ст. көрән шикәр комы (мин ярты стакан ак шикәр комын салдым);
2 ст. он;
1 ст. кабак пюресы (угычтан чыгардым);
1 чәй кашыгы сыек май;
1 чәй кашыгы күперткеч (разрыхлитель);
1 аш кашыгы корица;
Бер чеметем тоз;
Йөзем (теләк буенча, мин салмадым);
!! Мин ике йомырка салдым!! Оригиналь рецептта алар юк, әмма артык коры "камыр" шик-шөбһәгә калдырды мине! шунлыктан печенье кыштырдый торган түгел, ә мин теләгәнчә йомшаграк та булды)
Һәммәсен бутап, кашык белән табага түгәрәк формага саласы.
Мичтә 180 градуста 15-20 минут пешерәбез!
"Тук татар" сайтыннан.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев