Гөмбә һәм бәрәңге белән тутырган тавык пешерү рецепты
1 яшь тавык яки чебеш
400 г бәрәңге
250 г шампиньон гөмбәсе
1 суган
75 г сыер мае
Аз гына петрушка һәм яшел суган
Тәменчә тоз һәм борыч
2 шәр кашык каймак һәм майонез
3 төш сарымсак
Яшь тавыкны яки чебешне, суыткычта сакланган булса, җебетергә һәм салкын суда чайкатып алырга кирәк.
Шакмаклап туралган бәрәңгене майлы табада тоз һәм борыч сибеп кыздырып алырга.
Аерым майлы табада суганны кыздырырга, соңрак гөмбәне кушарга, тоз, борыч сибәргә һәм кыздыруны дәвам итәргә.
Бәрәңге һәм гөмбәгә суган һәм петрушканы вак итеп турап салырга һәм болгатырга. Эчлек әзер.
0,5 бал калагы борыч, 1 бал калагы тоз, 1 аш кашыгы тавык өчен тәмләткечне бергә болгатырга. Шушы кушылма белән тавыкның эчен дә, тышын да яхшылап ышкырга кирәк.
Әзер эчлек белән тавыкны тутырабыз. Муенын һәм эчен җеп белән тегеп куябыз.
Газ мичендә тавыкның зурлыгына карап пешерәбез. 1 кг булса - 180 градуста 1сәгать 15 минут, 2 кглыны 2,5 сәгать пешерергә кирәк.
Шушы вакыт эчендә тавыкны бер тапкыр әйләндерергә һәм каймак, майонез, төелгән сарымсак кушылмасы белән 2 тапкыр майлап алырга кирәк.
Тутырылган тавыкны табынга кайнар килеш бирәләр.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев