Зур бәлеш 😋
Зур бәлеш безнең өйдә, гадәттә, иртәнге 11ләргә үк пешеп чыга. Ни өчен бик иртә, диярсез? Беренчедән, бу вакытта барысы да ныклап уянып бетә, икенчедән, иртән ныклап ашап куйсаң, көне буе тук йөрелә.
Зур бәлеш иртәнге унберләргә пешеп җитсен өчен аңа кирәкле ингредиентларны кичтән үк әзерли башлыйм. Башта бик үк эре итми генә, шакмаклап, ике төрле ит турыйм. Бәлеш тәмле булсын өчен сум ит янына я каз, я үрдәк ите кушам.
Бәлешкә җитәрлек ит әзер булуга, шуңа биш-алты баш суган турап салам, аннары бераз гына тоз-борыч кушып болгатам да суыткычка алып куям. Шунысын да әйтим әле, суыткычка суган исе чыкмасын өчен мин аны капкачлы савытка салам. Кайвакыт бәрәңгене дә кичтән үк әрчеп куям. (Суга салынган бәрәңге иртәнгә кадәр берни дә эшләми). Шушылай иткәч, иртәнгә ярты эш беткән була.
Иртәнге эш бәлешкә камыр басудан башлана. Мин, гадәттә, бәлеш камырын суга гына басам. Су янына бармак башы кадәр генә туң май, ярты каптан күбрәк ак май, ике аш кашыгы майонез, ул булмаса, кибет каймагы, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз салам. Булган чагында сары май белән авыл каймагы да кушып җибәрәм. Аллаһка шөкер, бәлешемнең камыры бик тәмле килеп чыга. Өйдәгеләр дә камырның катысы белән тәмләп чәй эчәргә ярата.
Бәлешне алдан кызулатырга куелган духовкада ике сәгать чамасы тотам. Бер сәгать пешкәч, бер чынаяк кайнар шулпа салам һәм өсте кызулап китмәсен өчен кургаш белән каплыйм. Бәлешне духовкадан алу белән калын тастымал астына озатам. Шушылай иткәндә, аның камыры тагын да йомшарыбрак китә, эчлеге дә авызда эреп тора. Тәмле ис өйдәгеләрнең борыннарын вакытыннан алда кытыклый башламаса, бәлеш тастымал астында ярты сәгать, бик түземсезләнсәләр, унбиш минут чамасы тора.
Шунысы шатландыра, безнең өйдә бәлешне барысы да яратып, мактый-мактый ашый. Алар мактап торгач, минем дә гел тәмледән-тәмле ризыклар пешерәсе килә, шуңадырмы, вакытымның да иң күп өлеше аш-су бүлмәсендә уза. Моңа мин һич кенә дә зарланмыйм. Бу дөньяда син пешергән ашларны яратып, мактый-мактый ашаучы кешеләр булу үзе зур бәхет бит! Шулай түгелмени, дусларым?!
Венера МӘҖИТОВА.
Бәлешнең төбе — кызларның теле.
Татар халык мәкале.нге эш бәлешкә камыр басудан башлана. Мин, гадәттә, бәлеш камырын суга гына басам. Су янына бармак башы кадәр генә туң май, ярты каптан күбрәк ак май, ике аш кашыгы майонез, ул булмаса, кибет каймагы, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз салам. Булган чагында сары май белән авыл каймагы да кушып җибәрәм. Аллаһка шөкер, бәлешемнең камыры бик тәмле килеп чыга. Өйдәгеләр дә камырның катысы белән тәмләп чәй эчәргә ярата.
Бәлешне алдан кызулатырга куелган духовкада ике сәгать чамасы тотам. Бер сәгать пешкәч, бер чынаяк кайнар шулпа салам һәм өсте кызулап китмәсен өчен кургаш белән каплыйм. Бәлешне духовкадан алу белән калын тастымал астына озатам. Шушылай иткәндә, аның камыры тагын да йомшарыбрак китә, эчлеге дә авызда эреп тора. Тәмле ис өйдәгеләрнең борыннарын вакытыннан алда кытыклый башламаса, бәлеш тастымал астында ярты сәгать, бик түземсезләнсәләр, унбиш минут чамасы тора.
Шунысы шатландыра, безнең өйдә бәлешне барысы да яратып, мактый-мактый ашый. Алар мактап торгач, минем дә гел тәмледән-тәмле ризыклар пешерәсе килә, шуңадырмы, вакытымның да иң күп өлеше аш-су бүлмәсендә уза. Моңа мин һич кенә дә зарланмыйм. Бу дөньяда син пешергән ашларны яратып, мактый-мактый ашаучы кешеләр булу үзе зур бәхет бит! Шулай түгелмени, дусларым?!
Венера МӘҖИТОВА.
Бәлешнең төбе — кызларның теле.
Татар халык мәкале.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев