ШӘГЪБАН — ИЗГЕЛЕКЛӘР АЕ
17 апрель — һиҗри ел исәбе буенча шәгъбан аеның беренче көне. Ул, 29 көнне үз эченә алып, 15 майга кадәр дәвам итә.
— Изге шәгъбан — безгә Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең шәфәгатен насыйп итә торган ай, шул ук вакытта ул рамазанга әзерлек ае да булып тора, — ди Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. — Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Шәгъбан — минем ай”, — диде. Бу айда эшләгән изгелекләребез — Пәйгамбәребез (с.г.в.) шәфәгатен насыйп итүче изгелекләр. Кыямәт көненең иң авыр вакытында бәндәләр ярдәм, яклау сорап, төрле кешеләр янына барыр. Пәйгамбәрләр арасыннан андыйларны яклау мөмкинлеге Мөхәммәд (с.г.в.) гә генә бирелгән, кылган изге гамәлләренә карап, мөселманнарга Пәйгамбәребез (с.г.в.) генә шәфәгать күрсәтә ала. Шәгъбан аенда кылган изге гамәлләребез моңа сәбәпче булып тора.
Мөхәммәд (с.г.в.) кыямәт көнендә кайбер кешеләрнең җәннәткә керүен, тәмуг газапларын җиңеләйтә, кемнәрнедер җәһәннәм утыннан коткара. Мөхәммәд (с.г.в.) үз өммәтен мөселманнарның укыган биш вакыт намазлары, кылган игелекләре аша һәм тәһарәт алган урыннарыннан нур бөркелеп торудан таныячак.
Шәгъбанда нәфел намазлары уку, нәфел уразалары тоту бик саваплы. Бу изге айның 14 еннән 15 енә каршы төнендә игътибарга лаек Бәраәт кичәсе бар. Бу кичкә кадәр нәфел уразалары тоту аеруча саваплы, ә айның калган икенче яртысын рамазанга әзерлек белән үткәрү күркәм.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев