ИНТЕРНЕТ-КИБЕТТӘН САТЫП АЛУЧЫГА КИҢӘШЛӘР
👆 Заказ биргәнче, ресурсның куркынычсыз булуына игътибар итегез. Ул https:// дип башланырга тиеш. Әгәр http:// дип башланса, бу сайттан чыгып китү хәерлерәк. Чөнки андый сайттан банк картасы аша түләү куркыныч булырга мөмкин. Карта номерын беркайчан да электрон почтадан хәбәр итмәгез. Бер легаль кибет тә аны почта аша сорамый.
👆 Андый сайтларга еш керәсез икән, компьютерыгыз яки телефоныгызда антивирус урнаштырылган булу мөһим һәм каяндыр килеп чыккан “тәрәзәләргә” басмау хәерле.
👆 Кибеткә ИНН номеры да, туган көнегез дә кирәкми. Андый мәгълүматны сорасалар, сагаю яхшырак булыр. Үзегез турында мөмкин кадәр азрак мәгълүмат бирергә тырышыгыз. Артыгын таләп итсәләр, бу кибет хезмәтеннән баш тартыгыз.
👆 Интернет-кибеттән әйбер алу өчен банк картасы куллангач, счетны тикшерегез. Шик туу белән банкның “кайнар линия”сенә шалтыратыгыз. Түләүне башкарганчы, реквизитларны тикшерегез.
👆 Интернет аша түләү башкарасыз икән, моны Wi-Fi аша эшләмәскә тырышыгыз. Чөнки банк картасы турындагы мәгълүматны урлаулары бар.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев