ГАМӘЛЛӘРЕБЕЗ
Шәригать күзлегеннән караганда, кешенең кылган гамәлләре төрлечә бәяләнә, төркемнәргә бүлеп йөртелә. Иң мөһимнәрен аңлатып үтик.
ФАРЫЗ — үтәлүе мәҗбүри гамәл. Аны башкарган өчен саваплы буласың, ә аны үтәүдән баш тарту гөнаһ санала. Мәсәлән, һәр көн биш вакыт намаз уку, хатын-кызның ир-ат янында йөзен һәм кул чугыннан башка җирләрен яшерүе.
ВАҖИБ — мәҗбүригә якын гамәл. Аны башкару мәҗбүри, әмма ул фарызга караганда бераз кимрәк. Мәсәлән, бүләккә каршы бүләк бирү, витр намазында “Кунут” догасын уку.
СӨННӘТ — үтәлүе көтелгән гамәл. Сөннәтне башкарган өчен савап була, ә кире кагу гөнаһ саналмый. Мәсәлән, төшкән ипи валчыгын җыеп ашау, тешләрне мисвәк белән чистарту.
МӨБАХ — рөхсәт ителгән гамәл. Моны үтәгәнгә савап булмый, аннан баш тарткан очракта да гөнаһ юк. Дошманлашкан кешеләрне дуслаштыру өчен ялган сүз сөйләү, хәрам кылучыдан зарланып гаеп итү.
МӘКРУҺ — кирәксез гамәл. Үтәсәң, гөнаһ түгел, ә баш тартсаң, саваплы буласың. Мәсәлән, мәчеттә дөнья сүзләре сөйләү, пәрдәсе булмаганда, намаз укучы алдыннан йөрү. Мәкруһ ике төрле була: беренчесе — рөхсәт ителгәнгә якын (гөнаһ түгел), икенчесе — тыелганга якын (гөнаһ).
ХӘРАМ — тыелган гамәл. Аны башкару гөнаһ санала. Аллаһы Тәгалә кичермәсә, моның өчен җәза көтелә. Ә аннан баш тарту бүләкләнә. Мәсәлән, исерткеч эчемлек эчү, зина кылу, урлашу.
Шушы гамәлләр арасыннан Аллаһның тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәргә бурычлыбыз.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев