“АЯТЕЛ-КӨРСИ”
Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшәгән чорда, бер сәхабә Рәсүлуллаһтан сораган:
— Рәсүлуллаһ, Коръәндә иң олы аять нинди?
— “Аятел-көрси”, — дип җавап биргән ул.
Янә бер хәдис-шәрифтә болай диелә: “Берәү таң атканчы “Аятел-көрси”не укыса, ул көнне бәла-казадан имин булыр”.
Тагын бер хикәядә юлчының ач бүрегә очравы сурәтләнә. Бүре шундук моңа ташлана. Ә юлчы тыныч кына “бисмилла”сын әйтеп, “Аятел-көрси” укый. Бүре артка чигенеп, китеп бара.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем “Аятел-көрси” яисә “Бәкара” сүрәсенең соңгы өлешен кайгылы вакытта укый, Аллаһ ул кешегә ярдәм итәр”, — дигән.
1. “Аятел-көрси” җеннәрдән иртәдән кичкә, кичтән иртәгә кадәр саклар.
2. “Аятел-көрси” Коръәннең дүрттән бер өлешенә тиң.
3. Берәү фарыз намаздан соң аятьне даими укыса, аны җәннәттән үлем генә аерып торыр.
4. Карак “Аятел-көрси” укучы янына якын килмәс.
5. Аятьне укып, авыру кешене өшкерсәң, Аллаһ аның 63 чирен җиңеләйтер.
6. Начар төш күреп газапланучы йоклар алдыннан аятьне 3 тапкыр укысын.
(“Вәгазьләр, әдәп-әхлак китабы”, “Игелек.ру” сайтыннан.)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев