Миләш язмалар
СИМӘНКӘ МАЕ
Шәһәр тормышында кайнап; өч бала белән ике бүлмәле малосемейканың 15 квадрат метрлы ягында интегеп яшәгән, Двигательләр заводының бер цехында эшләгән яшь чаклар еш искә төшә. Астыңа җибәрсәң дә, "перекур" җитмичә конвейрны ташлап китә алмый, кысталып торган, мәңге онытылмаслык 16 ел гомерем үткән вакытлар...
Ел әйләнәсе җәйге ялларны зарыгып көтеп, соңгы сменадан чыккан көнне үк, авылга юл тота идек. Көнне әрәм итмибез имеш! Кайтканда бахыр Жигулиның арткы урыннарына 7 баланы көчләп сыйдыру да кирәк бит әле! Бездә генә иде шул ул чакларда, "авто" дигән үтә "диффицит тизйөргеч". Кемнең кечкенә балаларын сөйрәп, автобуста, поездларда аунап кайтасы килсен! Туганнарыбыз шатлана-шатлана балаларын безгә төяп озата. Ничек исән-имин кайтып-китеп йөргәнбездер шулай?!? Кинәт тормазга басканда, бер-икесе ничә тапкырлар алдыбызга килеп төшкән чаклар аз булмады инде. "ГАИ тора!" - диюгә, җидесе тиң идәнгә коелып, бер мизгелгә тын калып, күренмәс булалар да, шуннан берәм-берәм кабат арт утыргычка тезелешеп утыра иделәр. Кызыбыз аптырап, исе китеп, әле һаман сөйли шул юл маҗараларын. "Мин утыргычка сыймагач, 500 чакрым гел идәндә, аяк астында утырып кайта идем. Юлның һәрбер ташын, барлык түмәрләрен тоеп барганым хәзергә кадәр исемдә, бер чокырын да онытмыйм Башкортстан юлларының..." - ди бахыркай.
Безнең "ял итеп, көч туплап" авылдан, отпускадан килүебезне көтеп гарык булган туганнар, дуслар, авылдашлар белән өй һәрдаим шыгрым тулган була. Кемдер безне сагынып килгән булса(бик шикле әлбәттә), күпләре җибәрелгән күчтәнәчләрен юллап җыела. Юлдан арып, ватылып, талчыгып килүеңдә беркемнең эше юк! Тәм-томнарыңны куеп өлгер һәм каймаклап һинд чәеңне ясарга җитеш! Әнкәйләр безгә диеп тутырган җир җиләк, карлыган, бөрлегән кайнатмаларыннан, балдан, майдан арынган, тиз арада ялтыратканнарына аптыраган, буш банкалар гына басып кала. Бер "партия" сыйланып, авыл хәлләрен сорашып торып китүгә, икенче "партия" килеп, җыелышып чүмәшә. Безнең тәмлүшкәләрдән җилләр исә. Үзләренең күчтиләрен култык асларына кыстырып, ярты төн дигәндә барысы да таралышалар.
Тормыш иптәшем киң күңелле, карусыз, күндәм булды. Кешене рәнҗетүдән куркып, китергән күчтиләре машинага сыймаган очракта, үзебезгә тиешлеләрне алмый киткән чаклар да күп иде. Әнкәй мәрхүмнәрнең борчылып язган хатлары атна-ун көннән соң килә һәм мин аның елый-елый сызган хатларына, ничек тә күңелен күтәрергә тырышып җавап яза идем:
"Хат язам дип, өйдә өч көн,
Авторучка эзләдем.
Бу юлларны мин һич сезгә,
Еласын дип тезмәдем.
Укып хатны куансыннар,
Дип яздым туганнарым.
Акча беткәч тә кайтырбыз,
Туздырып тузаннарын.
Әнкәй, ярый пенсияңне,
Вакытында бирәләр.
Каткан ипигә торганны,
Орып бирә түрәләр.
Әткәй, зинһар малларыңны,
Арттырырга син тырыш.
Бөтенләйгә кайтмасак та,
Чыгарбыз без анда кыш.
Ачтан үләсе килми шул,
Табарбыз әле җаен.
Көз эшләгән акчаны да,
Бирерләр бәлки җәен.
Картаймаска тырышыгыз,
Булышырбыз әле без дә.
Гөрләп барсын тормышыгыз,
Бөтен ышаныч сездә.
Безне искә төшерегез,
Турагында суганнар.
Хат язарга онытмагыз,
Сау булыгыз, туганнар!"
Әнкәй, минем язганнарны туганнарына, күршеләренә күрсәтеп, бергә укып, елап, көлеп, рәхмәтләр яудырып, кабат хатлар очыра иде, мәрхүмкәем.
Бер бик истә калган кызыклы вакыйга искә төште. Без килеп җитүгә шулай ук туганнарыбыз җыелышты. Авыл хәлләрен сөйли-сөйли өстәл хәстәрләдек. Сеңлем таптала язып, аяк астымда әтәләнә:
-Апа җаным, кая соң инде теге авыл тегермәнендә сыктырылган хуш исле маең??? Ай буе, көннәрне түгел, сәгатьләрне санап көттем ич килүегезне! Кабарып пешкән, китердәп торган мич күмәчен симәнкә маена батырып мана-мана ашаганым төшләремә кереп йөдәтте бит, - диде, сумкалардан нинди генә "полтарашка" чыгарсам да, тартып алып.
-Тукта, апаем, зинһар ашыктырмачы, болай да мием кайный ич... - дип, чыгып китеп барганда әнкәй тоттырган ике шешәне, башка баулдан тартып алып, аңа суздым.
Сеңлем, кырында буталанган бала-чаганы шактый беленә башлаган корсагы белән этеп-төртеп кухняга узды һәм тирән аш тәлинкәсенә матур кызгылт, кара-кучкыл сыекчаны агызды да, иснәнеп:
-Апа, элекеге егылып китәрлек хуш, кыздырылган симәнкә исе юк маегызда... Искергән штули??? Әллә көнбагышның өлгерүе җитенкерәмәгән? - ди, авыл мичендә күбектәй кабарып пешкән икмәген, лач-лоч майга манып.
-Сырланмыйча гына аша әле, рәхмәтле булып, зинһар! Май майдыр инде...
-Бу ни булды бу?.. - дип кычкырып җибәрде ул, авызындагы ипине салфеткага төкереп.
Сеңлебезнең акайган күзләренә, чытык чыраена күз салгач, барыбыз да аптырашта калдык. Кулларындагы икмәк телемен майга манып өлгергәннәр, аны әйләндереп, иснәп, тел тигереп карый башлады. Мин шешәне кулыма алып, селкеп куйдым. Бик сыек тоелуына исем китеп, иснәп карагач:
-Чәй ич бу!!! Балаларга юлга куйган булганнардыр... Шешәсен бутаганбыз күрәсең. Ә мае каядыр башка сумкададыр алайса...
Ишек төбендәге өемне күпме генә актарсак та, табылмады теге сыек май. Бу хәл шулай онытылыр иде бәлки. Әнкәйгә хат язганда булганнарны бәян итеп җибәрдем. Ун көннән соң аннан җавап хаты килде...
Ул, әткәйне урманга печәнлеккә озатырга дип, ике "полтарашка" чәй әзерли дә, оныгының кычкырып елаганын ишетеп урамга томырыла. Чәйләр салынмый калганлыктан, әткәй болдырда торган буш биштәрен күтәреп карый да, аларны эзләп үзе өйгә керә. Ишек катындагы сәке астында ике шешәне абайлап сумкасына сала һәм ерак "пичиннеккә" китә. Беркавым чапкач, сусап теге тәмле мәтрүшкәле салкын чәйне алып, шешәнең бугазыннан гына күтәреп, голт-голт эчә башлый... Ә анда без алып китәсе көнбагыш мае була лабаса!
Күз алдыгызга китерә торгансыздыр, янып-пешеп печән чапкан, черки, кигәвен тилмерткән бахыр әткәйнең ачуын! Бер килгәч тиз генә кайтып китәсе дә килмәгән. Түземлеген әйт син аның!
Кичкә кадәр эшләп кайтты ич әле ул!
Өйгә йөгереп кереп аның тулы чиләктән су чөмерүе кабат күз алдыма килде. Берәребезгә ник бер үпкә белдерсә, яисә тавыш күтәрсә икән!!! Теге тәмле айбагыр майларын, әчи күрмәсен дип, урманнан кайткач ук, подвалга төшереп куя.
Әнкәй, ул көнне эшләрен бетереп өйгә керә һәм өстәлдә киерелеп басып торган, үзе иртүк торып әткәйгә урманга алып китәргә әзерләгән чәйләрне абайлап: "Нишләп соң бу майларны өстәлгә китереп куйганнар?" - дип, иртүк үзе әзерләп куйган җиргә, сәке астына илтеп бастыра. Ерак җыймый! Без ике көннән китәсе ич! Онытылыр янәсе...
...Авыл тегермәнендә сыктырылган искитмәле, хуш исле, тәмле симәнкә мае соң булса да, безгә килеп иреште, Аллага шөкер! Ялга кайткан авылдашлар артыннан җибәрделәр әнкәйләр.
Ярып кына эре бәрәңге пешердем дә, сеңлемнең үзен генә аулак өйгә чакырдым. "Кер әле безгә, мәйтәм, эштән кайтышлый... сүз бар..."
-Ииии, Ходаеееем, ни булды, апа? - дип йөгереп килеп җиткән.
Өстәл уртасына буы чыгып торган, эре, ярмалы бәрәңгеләрне китереп утырттым. Тәгәрмәчләп тураган башлы суган белән эре тоз сибеп кара ипи куйдым. Кыздырылган симәнкә исе килеп торган, кызгылт куе май салынган тирән тәлинкәне аның алдына этәрдем...
Минем хәрәкәтләрне сүзсез генә күзәтеп торган сеңлемнең күзләре тәлинкәдәге майдан ныграк ялтырыйлар иде.
-Рәхмәтләр яусын... апа,.. җаным! диде ул иң эре сары бәрәңгене сайлап алып, майга мангач.
Өстемнән тау төштемени! Җиңел сулап куйдым. Авырлы кешене ымсындырып калдыру - зур гөнаһ шул!!!
©Миләш
От Миляуши Назмутдиновой
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2