Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Ял көне иде.Вера уянып, бер мәл урамнан ишетелгән машина тавышларын тыңлап ятты.Балалары әнисендә бүген.Югисә әллә кайчан торып шау-шулап йөрерләр иде.Ире Николай ,кичә кич дуслары белән очрашуга киткән иде,димәк соң кайткан, борчымаска булгандыр,-залдагы диванда йоклыйдыр күрәсең.
Ире чыннан да,чишенеп тә тормый диванга ауган да, хырлап йоклап ята.Күптән түгел алынган өр-яңа пальтосы бөгәрләнеп -кадерсез итеп креслога ташланган.Ботинкалары диван янында ауныйлар ,фатир ачкычы да идәндә ята .Хатын ансын алып иренең сумкасына салды.Шулчак сумка эчендә ниндидер ялтыр әйбер күренеп калды.Вера сумкага тыгылып, кечкенә шакмак -шытырдавык пакетны кулына алды.Тышына зур түгәрәк төшерелгән,эчендәге таныш әйбер кулына тиюгә бер җирәнгеч хис белән аны кире сумкага ташлады.Чит телдә нидер язылган ,көмеш төсендәге бу пакет җанының астын өскә китерде аның.Димәк ире хыянәт итә!Димәк хыянәт итә!..
Ни эшләргә?
Бу пычырак дөньяга ни кадәр генә күнексәң дә,үзеңә кагылса бик авыр икән бит ул!Күз алдына ире үткәргән төннең күренешләре килеп басты.Менә ире стакандагы вискиен тотып тәртипсез биюләр карап утыра.Оятсыз шәрә кызлар аның алдына ук килеп бииләр сырпаланалар.Аннан сауна...зәңгәр кафелләр...
Вера дертләп китте.Ни эшләргә белми тагын бераз бүлмә уртасында басып торды.
Безнең заманда ярдәмче кем?Әлбәттә интернет челтәре!
Вера аракы шешәсе артыннан утка кергән алкоголик сыман шунда чумды,"андый очракта ни эшләргә?"дигән сорауга җавап эзли башлады.
Хатын кызлар сайтында киңәшләр күп иде.
Күбесе: "ул кәҗә тәкәсен"кү..нә тибеп озат,ягьни аерылышырга кирәк дисә,кайберсе салкын акыл белән эш итәргә,ягьни уртак малны ничек оста бүлешү хакында киңәш бирә иде.Хатта ничек җайлырак булачак ,ничек итсәң отышлырак булачак.Үч алуның төрле ысулларына кадәр бар иде монда
Аллакаем,хатын кызның явызлыгы!
"Ашыкмагыз,бәлки сезнең шикләнүләр урынсыздыр,яхшылап тикшереп карау кирәк,жинаять урынында тотмый ,ашыкмау хаерле "-дип язучылар да бар иде барлыкка.
Вера уйга калды.
Юк ,әлегә ул ирен диваннан сөйрәп төшермәде.Кычкырышып тавыш куптару аныкы түгел.Уклауга да ябышмады...уятмады да хәтта-йокласын!
Бизәнеп төзәнде дә,иренең банк картасын алып шым гына чыгып китте.
Ярты сәгаттән ул инде үзе яраткан сәүдә үзәген аркылы буй иңләп йөри иде .Аның күптән планында булган-аласы килгән әйбеләр күп иде монда.Бүген бар әйбер аны гына көткән диярсең бит,тап-таман булып сылу гәүдәсенә килешеп тә торалар.Акча терминаллары күңелле итеп гөжләп кенә торды.Үз гомерендә мондый яхшы шопингның булганы да юк иде."Банк картасында акчагыз житенкерәп бетми"дигән язу чыккач кына,үзе дә сыгылган лимон сыман арыган хатын,олы пакетларын чак күтәреп чыгып ,машинасына утырды.Пакетларында күптән хыялланган пряжкалы итектән башлап ,чәчен матурлап куя торган ободокка хәтле-бар да бар иде.
Кайткач ире белән сөйләшмәскә карар кылды ул. Сөйләшмәү генә түгел бөтенләй дөньяда барлыгын онытырга,ашадан аша карап күрмәскә,белмәскә...
Иртән генә кайткан ир әле һаман йоклый иде.Тигез тын алып йоклый ...Иреннәрендә кәнәгать елмаю....Менә шушы елмаюны күтәрә алмады хатын.Яңа гына "сөйләшмәскә "дигән карары шул минутта очып,юк булды .Кизәнде дә бар көченә,хырлап йоклап яткан ирнең яңагына чәпәде.(Якындагы сейсмик станцияләр бу чәпәүне сизми калмагандыр!)
Йокы аралаш,бу хәлгә коты очкан ир, хәтта идәнгә үк еглып төште.Вулкан магмасыдай кызган хатын ,креслода яткан пальто билбавын алып ,шуның белән аны тукмый башлады.Әле һаман уянып бетәлмәгән,берни аңламаган Колян,йөзен капларга тырышып,чалкан киткән ташбаканы хәтерләтеп ,чәбәләнеп ята бирде...
Бар әйтәсе сүзләрен әйтеп беткәннән соң гына,хатын теге ялтыр шакмакны алып иренең битенә ташлады:
-Мә,запчастьләреңне ал да сыпырт моннан!!!
Коля ,кичәгедән соң тубал сыман булган башын селкеп куйды.Бер мәл берни аңламый,берни исенә төшерә алмый торды.Ә хатынының кот очкыч кыяфәте бөтенләй йөрәкне алырлык иде шул .Аннан теге кечкәй пакетны алып ,ачып җибәрде.Аның эченнән ,ирнең учына зур пальто төймәсе шуып чыкты.Яңа пальтосының запас төймәсе бу!
Авыр тын алып торган,ярсыган хатынның тамагыннан каз кыйгаклавы сыман бер тавыш кына чыгып калды.Ул тәпән-тәпән артка чигенеп ,чыгып качу ягын чамалый иде.
Ачудан бүртенгән ир аның артыннан ташланды .Төймә хатынның колак яныннан сызгырып узды.Хатын елт кына юыну бүлмәсенә кереп, бикләнеп өлгерде
Ир коридорда яткан бер өем пакетка абынып ,егылып китте:-Бу нәрсә бу?!-дип, пакеттан алсу төстәге өр-яңа хатын-кыз сумкасы,күлмәк, юбка кебек әйберләрне тартып чыгара башлады...
Берәр сәгаттән йортта тынычлык урынлашты.Колян пивосын тотып диванда бокс карап утыра,ә Вера кухня ягында иренең яраткан ризыкларын пешерә иде.
Ире,ул сатып алган әйберләне кире итәргә дип караса да,хатын ризалашмады:
-Үзең гаепле!-диде.
Билгесез автодан.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2