Маскарад
Күпмедер вакыт минем йөзгə карап утырды да: “Син үзгəргəнсең!” – диде. “Хəтерлисеңме?” – дип, мин иң яратмаган җырны суза башлады. Уртак хатирəлəрне барлап чыккач, дустым белəн беренче очрашулары, аларның бер-берсенə кунакка йөрүлəре, гашыйк булуы, хыяллары турында сөйли башлады.
Җəйнең тузанлы эссе авыр һава-
сы на чыдый алмыйча, вокзал би-
насына кереп утыруыма инде ярты
сəгатьтəн артык вакыт үтте. Монда
җилəс, хəтта салкынрак. Туп тибеп
йөрерлек зур стадион кебек вокзал.
Бер рəт булып кибетлəр тезелгəн
һəм анда кешелəр агыла.
Соры, буявы кырылып беткəн ба-
скыч мине күтəреп, икенче катка
ташлады.
Пыяла диварга терəлеп, аста-
гыларны күзəтə башладым. Нəрсə
генə сатмыйлар монда! Барысы да
бар. Кешелəр бу кибетлəр арасын-
да йөзеп йөри, əле берсе янында,
əле икенчесе тирəсендə калкып
чыга. Туңдырма белəн су алучы-
лар күп. Карашымны балкып торган
коңгырт һəм буш кибет җəлеп итте.
Халыкка бу кибет ошамый булса
кирəк, аңа керүче юк диярлек.
Менə бер бала əнисен шул
кибеткə əйдəде, телефоннан кем
белəндер бик каты сөйлəшеп бар-
ган ана аның сүзлəрен ишетмəде
дə. Ə кибеттə мас карад битлеклəре
саталар икəн. Төрлесен: матурын,
куркынычын, мульт фильм һəм
китап персонажларын, елаган,
көлгəн йөзлелəрен, ярты ягы белəн
елмаеп, калган яртысы моңсу бул-
ганын, кеше белəн хайван битлəре
кушылганын, картаеп җыерчыклар
чыгып беткəнен...
Халыкны кызыксындырыр өчен
микəн, сатучының үзендə дə бит-
лек. Юан гəүдəсенə кара халат киеп
алган, кулларында – кара соры пер-
чатка, йөзендə – сары чəчле, зəңгəр
күзле хатын-кыз битлеге.
Игълан яңгырады: “Игътибар! Фə-
лəн урынга баручы автобус өченче
платформага килеп туктады! Бару-
чыларны 113нче автобуска чакырабыз!”
Минем автобус. Халык тагын
ташкын булып ага, мин дə шулар
арасында. Авылга, иптəшемнең
туган көненə ашыккан булам. Йөрəк
ашыкмаска кушса да, аяклар чаба,
ашыга, йөгерə. Аларның əле бу
кыска гомерем эчендə уртак тел
тапкан вакытлары бик сирəк.
Кузгалдык. Каты карашлы, бик еш
ютəлли торган апа янында урын
алып, колакчын-наушникларымны
колакка тыктым да, хатирəлəр буй-
лап сəяхəткə киттем.
Бу дустым белəн мин кечкенəдəн
үк таныш идем инде, ул чакларда
без бик тату һəм якын идек. Һəрбер
укытучыдан дəфтəр-китабын чиста
пөхтə йөрткəн өчен мактау сүзлəре
ишеткəндер ул. Бик сəлəтле,
матур җырлый. Шигырь, җыр-бию
кичəлəре ансыз үтми торган иде,
аны хəтта район бəйрəмнəрендə
катнашырга еш чакыралар иде.
Еллар барган саен аны
тəкəббергə, бүтəннəргə өстен ка-
раучанга, мактанчыкка əйлəнде,
дия башладылар. Миңа дустымның
андый сыйфатлары белəн очра-
шырга туры килмəде, əллə күрергə
телəмəдем микəн. Без икебез ике
төрле, хыялларыбыз да, тормышка
карашларыбыз, максатларыбыз да
төрле-төрле. Шуңадырмы, ачула-
нышкан чакларыбыз сирəк булды.
Аннан ул күченеп китте. Без язы-
шуны дəвам иттек, лəкин ничəдер
ай үткəч элемтə өзелде. Шулай
күп еллар үткəч, ул мине туган
көненə чакырды. Дулкынлану хисе
күңелне кимерсə дə, минем аның
белəн күрешəсем килеп тормый
иде. Йомгакны бер сүткəч, яңадан
җыярга түгел, ə инде сүтелгəне
белəн берəр нəрсə бəйли башлар-
га кирəк, минемчə. Əмма чакырудан
баш тарту əдəпсезлек бит, барам инде.
Бу авылда минем əле булганым
юк иде. Кукуруз басуы белəн каршы
алды ул мине. Кояш очынып кыз-
дырган була. Җəйге кояш белəн
мин балачактан бирле дус түгел, ə
менə аның абыйсы – язгы кояш –
инде икенче эш. Анысы белəн мин
бик тиз дуслаштым. Мин эндəшəм,
көлəм – ул минем кебеклəр белəн
сөйлəшергə вакыт тапмаган булып
кылана. Ə үзе ярата бит дөньяны,
карап-карап кына тора, һəрбер ке-
шене озата бара.
Дустымның өен озак эзлəргə туры
килмəде. Мин ишекне шакып ачкан-
да, байтак кына кеше өстəл янын-
дагы диванда күмəклəшеп көлешеп
утыра иде. Бөтенесе дə күзлəрен
текəп миңа карадылар.
Без бəйрəм итеп, сөйлəшеп, көле -
шеп, уеннар белəн вакытны үт-
кəргəнче, кич җитте. Бу кисло-
род ашаучылар, əрəм итүчелəр
янында башым инде күптəн кат-
кан иде. Күбесен белеп бетер-
мəсəм дə, таныдым – без бер
мəктəптə укыдык, кайберсе –
дустымның элекке дуслары, туган-
нары.
Минем аларны очратмаганга ел-
лар үткəн. Барысы да шулкадəр
үзгəргəннəр. Үскəннəр. Йөзлəре
олыларныкы ке бек, буйлары да
инде җиткəн. Хəтта аларның матур
күзлəренə дə олылык, тəҗрибə, тор-
мыш белəн танышу, алҗу эзлəре
тими калмаган.
Менə монысы, əле минем белəн
сөйлəшеп торганы... Кара чəчле,
озын буйлы, кем белəндер тиз-тиз
телефоннан язышып утырган кыз.
Җиңелчə генə тəмле крем исе килеп
торган кулларын өстəлгə җəеп,
атсыз бармагындагы алтын йөзеге
белəн мактанып утыра. Ярты сəгать
элек кенə дустым миңа аның турын-
да “егете артыннан калмый, һəрбер
күргəненə-сөйлəшкəненə көнлəп,
юк-барга талаш чыгара, минемчə
булмаса, машина астына керəм,
дип куркыта икəн”, дип сөйлəгəн
иде. Əнə теге юан, корсагы чыгып,
бите кызарып беткəн абый вакыт-
вакыт аңа күз ташлый.
Безнең янга дустымның бер туга-
ны килеп утырды, ул шулай ук матур
əкият агымы əсирлегенə алынды.
Мин əкрен генə болар яныннан
сызыйм дигəндə, башым белəн
кемгəдер бəрелдем. Абау, шушы
кызның егете. Сары тешлəрен
күрсəтеп, хəл сораштырган була.
“Гафу итегез”дəн башкага юмарт-
ланмыйча аны калдырырга бул-
дым. Буш торган каты яшел диванга
барып егылдым.
Минем янга дустымның мəктəп
вакытларында йөргəн егете килеп
утырды. Мин аны хəтерлим.
Хəтерлəмичə булмый, ул бит кай-
чандыр миңа ошый иде. Дустым
күчеп киткəнче, алар инде аеры-
лышкан иде. Дус булып, тату гына
калганнар иде. Бер-берсенə карата
җылылыкны əлегə кадəр саклый
алганнар. Күбрəк эчкəн булса кирəк,
айнык чакта ул гел көлəч йөзле,
кызык-мəзəклəрен уңга-сулга тара-
тып тик йөри, нəрсə турында уйла-
ганын һич тə аңлап булмый торган
иде. Ə əле ул моңсу, гүя яраткан
уенчыгы тартып алынган сабый.
Күпмедер вакыт минем йөзгə
карап утырды да: “Син үзгəргəнсең!”
– диде. “Хəтерлисеңме?” – дип, мин
иң яратмаган җырны суза баш-
лады. Уртак хатирəлəрне барлап
чыккач, дустым белəн беренче оч-
рашулары, аларның бер-берсенə
кунакка йөрүлəре, гашыйк булуы,
хыяллары турында сөйли башла-
ды. Миңа аның “ычкындырылган
мөмкинлеклəре”, кайгы-хəсрəтлəре
бер дə кызыклы тоелмаса да, күзне
йомып тыңлап утырдым.
Тыңлавым-тыңламавым аңа
ба рыбер иде сыман, лəкин аңа
йөрəген ярсыткан, тынгы бирмəгəн
хислəрен кем белəндер бүлешергə
кирəк иде. “Ярар, тартып керим
əле”, – дип диваннан торды. Күпме
алар монда! Бəхетле бəхетсезлəр.
Икейөзлелəр. Ашыйлар-эчəлəр.
Бүлмəнең теге башында за-
манча ниндидер җыр куйдылар.
Кайберлəре кычкырыша-көлешə
бии башладыр, кайберлəре кузга-
лырга иренеп, аларны күзəтергə
тотынды. Кемнəрдер инде сөйлəшə
бирделəр. Кыланалар, тормышла-
рын матур сүзлəр белəн бизəргə
тырышкан булалар. Миңа иптəшем
аларның һəрберсен “чəйнəп” чык-
кан иде инде. Һəммəсен. Кызык
түгел. Кайберлəре бөтенлəй дə чит
йөзлəр, алар миңа таныш түгел.
Иптəшем алар янында патша
иде. Иң кыланчыгы, икейөзлесе.
Үзгəргəн. Ə минем турында бу
кешелəр ни белə икəн, аларга
минем тормышымның нинди якла-
ры ачылган микəн?
Тышка чыктым. Ул саф һава. Ул
йолдызлар. Бөтен ишеткəн, күр-
гəн, дус дип аталганнар турында
белгəннəрем башымда буталды.
Үзем кычкырам, үзем көлəм, үзем
елыйм. Ничəнче кабат инде үземə
шул сорауларны бирəм: “Нəрсə
кирəк сиңа алар арасында?”,
“Эзлəгəнең, эзлəнгəнең шушымы?..”
Ишекне шакылдатып ачып җибə-
реп, кычкырыша-кычкырыша, бер-
берсен этешə-этешə калганнар
тышка атылды, Ишекнең тотка-
сын ватып чыгардылар да шушы
хəлдəн көлə башладылар. Дустым
миңа нəрсəдер əйтергə тырыша,
əйтə алмый – көлə, инде ямьсез
итеп, куркыныч итеп көлə. Аның
йөзендə – иртəн кибеттə күргəн
битлеклəрнең берсе иде. Куркыныч
ап-ак тешлəрен ыржайтып, минем
янга килə, тавышы дустымныкы, ə
йөзе, юк, аныкы түгел. Мин артка
чигəргə тырышам, əмма аякларым
гүя җиргə береккəн. Алар мине
тыңламый, мине дошман итеп күрə,
тагын сата мине.
Яртылаш көлгəн, яртылаш ела-
ган куркыныч битлек якынайганнан-
якыная бара. Кычкырам. Үземнең
тавышымны үзем ишетмим. Ə ул
көлə. Матур кулларын миңа сузган
була. Куркудан нишлəргə белмичə,
калган кунакларның йөзенə боры-
лып карыйм. Алар берьюлы минем
якка борылды. Һəрберсе маскарад
битлеклеклəрендə. Алар дəррəү,
нəр сə дер кычкырыпмы, сорапмы,
минем янга йөгерə башлады.
“Ə-ə-əй! Тор! Дустым, тор! Иртə
бит инде! – дип, кемдер битемə
суга. Авыр башымны, тəнемне
күтəрергə тырыша. – Нəрсəгə бу
ямьсез куркыныч битлекне ки-
дең?” – дип, дустым биттəн
нəрсəнедер тартып алды.
Күземне ачу белəн, яраткан коя-
шым миңа иң якты, җылы нурларын
бүлəк итте. Башымны кайдадыр
бəргəнмен шикелле, чатный, авыр-
та. Иртə, матур таң. Дустым бер-
нəрсə аңламаган күзлəрен миңа
төбəп, нəрсəдер аң ларга тырыша
иде, ахры. Йокыдан торгач, битен
дə юмый, чəчен дə тарамый, хəтта
кичке күлмəген дə алмаштыр-
мый мине югалтып эзлəргə чык-
кан. Келəт янында торган арбада
төнемне уздырганмын икəн. Бəйрəм
уртасында чыгып югалганмын, алар
барысы да йоклап, минем барлык-
ны онытканнар.
“Киттек өйгə! Əйдə!” – дип, кулы
белəн аркама йомшак кына итеп
какты ул. Ə сул кулында минем
биттəн алган яртылаш елак, ярты-
лаш көлəч маскарад битлеге иде...
***
Автор турында
Розалия Рəлиф кызы Мирзаханова 2002 елның 13 февралендə Илеш
районының Бəлəкəй Тəҗəй авылында дөньяга килгəн. Күп балалы гаилəдə
үскəн. 4нче сыйныфка кадəр – Яңа Нəдер мəктəбендə, аннан Базытамак
урта мəктəбендə укыган. Алтынчы сыйныфта шигырьлəр яза башлый.
УФһТУның татар-урыс бүлеген тәмамлады.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев