Туй йозагы (2)
Күрше авылдан авыруны өшкерергə килгəн сəер карт турында ишетеп, аннан да бигрəк кияүлəренең хəлен белергə Сəйфулла абзыйлар да килеп китте.
(Дәвамы.)
Шиһабетдин карт Рəмзиянең əтисе белəн
дə сөйлəшеп утырды. Кызларына Коръəн китабы алып
бирергə кушып, Шəмсия апага да берничə сүз əйтте.
Чəйлəр эчелгəн иде, бу сəер карт белəн сөйлəшкəч,
Сəйфулла белəн Шəмсия тиз-тиз саубуллашып кайтып
китү ягын карадылар. Белмим, Шиһабетдин карт нəрсə
сөйлəгəндер, тик Сəйфулла абзый төне буе уйланып
ятты.
Иртəн ниндидер бер катгый карарга килеп, капка
төплəрендə күптəннəн инде ташландыкка əйлəнеп,
сулары корып беткəн тирəн коены тазартырга булды.
Таң белəн авылның буш ир-егетлəрен, үзенең туган-ту-
мачасын өмəгə чакырды. Барча күрше-күлəнне апты-
ратып, капка төбендəге ташландык коены тазартырга
тотынды. Иң тəүдə белдекле Кəрам килеп, коега шəм
төшереп карарга киңəш бирде. Имеш, шəм сүнмəсə
коега төшəргə мөмкин. Шəм сүнсə, төбенə я тузан су-
ыргыч, я җиллəткеч белəн һава кудырырга кирəклеген
əйтте. Коега төшергəн шəм сүнмəде, шулай да тузан
суыргычка резин эчəклəр ялгап, кое төбенə һава
өрдерделəр. Кое тирəн иде шул. Бу коены авыл бабай-
лары күптəн казыган булып, соңгы ун елда аңардан
файдаланмау аркасында һəм еллар бик коры килүдəн
суы кипте. Аннан инде авылда гомум суүткəргеч булып,
су һəр кешенең өендə иде.
Эш барышында Сəйфулла гына үзен бик сəер тотты.
Кое эченнəн чыгарган чүп-чар, балчыкны игътибарлап
карап, илəктəн үткəргəндəге кебек тикшереп торды.
Тəүдə ирлəр киңəше белəн коеның бураларын сүтеп үк
тазартырга уйлаганнар иде, Сəйфулла риза булмады.
– Тəүдə төбен чистартыйк, суы чыгардай булса, бура-
сын да яңага алыштырырбыз, – диде.
Өмəчелəр көне буе кое эченнəн хəтсез генə бал-
чык, пычрак чыгарды. Кичкə таба инде таралышабыз
дигəндə, кое хуҗасы нəрсəдер тапты шикелле. Ярты
чилəк балчыкны күтəреп йортына кертеп аударды да:
– Бүгенгə эш тəмам. Əйдəгез барыгыз да кичке ашка
керегез! – дип игълан итте. Аштан соң ул: – Булды-
ра алганнарыгыз иртəгə дə килерсез. Бер башла-
гач, коены чынлап та ныклап карарга кирəк булыр.
Соңыннан алган балчыклары дымлы күренə башлады.
Суы яңадан булырына өмет бар, – диде.
Өмəчелəр икенче көнне дə килеп, коены хəзер инде
ныклап казып əйбəтлəргə булды. Дөнья хəлен белеп
буламыни. Əнə былтыр нəрсə булды. Трансформатор
сафтан чыгуы аркасында авыл халкы ун көнлəп сусыз
утырды. Ə авылда коелар күмелеп бетмəгəн булса,
алай этлəшергə туры килмəгəн булыр иде. Шунысын
чамалап, авыл халкы коены ныклап төзəтергə тотын-
ды. Бу изге эшне оештырган өчен Сəйфулла абзыйга
рəхмəтлəр укып, аны мактадылар. Кичəге өмəчелəргə
ярдəмгə башка авылдашлар да килде. Тик өмə белəн
җитəкчелек иткəн Сəйфулла гына бүген күренмəде.
Ул кичə үк балчык-лəм арасыннан теге нəрсəне
бармаклары белəн капшап, балчыктан аралап алды.
Əйбəтлəп юды, кулында тотып əйлəндереп карап
торды да, бик кадерле нəрсə кебек, чоландагы чөйгə
элеп куйды. Икенче көнне таң белəн торып кызларына
китте. Кызы көтү куып кайтып килə иде. Əтисен күреп
аптырап китте:
– Нəрсə булды, əти? Бер-бер хəл булмагандыр?
Əтисе, кызының соравына игътибар да итми:
– Кияүнең хəле ничек? Алга китеш юкмы? – диде.
– И-и əти, килеп терəлгəн бит инде. Кайдан алга китеш
булсын! Үзегезгə ул-бу булмагандыр бит? Таң белəн
килеп җиткəнсең, – дип, тагы соравын кабатлады.
– Юк, безгə бер нəрсə дə булмады. Барысы да əйбəт.
Менə килдем əле, – диде дə, кулындагы чүпрəк төенен
сүтеп, кызы кулына тутыгып беткəн йозак тоттырып: –
Бу нəрсə? – диде.
– Нəрсə булсын, иске йозак.
– Иске йозак икəнен үзем дə күрəм дə ул. Тик нишлəп
безнең кое төбенə төшкəн, дип соравым.
Кызы:
– Мин каян белим? Берəрсе ташлагандыр, – диде дə
нəрсəдер уйлап тынып калды.
Əтисе кызы кулыннан теге тутык йозакны алып
əйлəндереп карый-карый:
– Бар, Шиһабетдин абзыйны алып кил. Кияүне тагы
өшкерсен, – дип куйды.
Рəмзия əтисенең əйткəне белəн риза булмаса да,
каршы килергə базнат итмичə, өстен алыштырып ма-
шинасына чыгып утырды.
Əле бик иртə булуына карамастан, бабайны да алып
килделəр. Алар икəүлəп Сəйфулла белəн кара-каршы
утырып озаклап кына чəйлəп алды. Бабай авыру янына
кереп хəлен белеште. Тагы догалар укыды. Шуннан
теге йозакны авыру иргə дə күрсəтеп чыкты.
Авыру яныннан чыккач Рəмзиягə болай диде:
– Кызым, туй алдыннан мəңгелеккə антлар итеп,
шушы йозакны биклəп коега салган идегезме?
Җавап урынына яшь хатын, карашларын җиргə төбəп,
башын гына иеп кагып куйды.
– Хəзер бу йозакны ачарга кирəк. Ничек ачсагыз да
ярый, анысы сезнең эш. Тик ачарга кирəк. Ачкыч яра-
тып ачып булмастыр, бик тутыккан. Иң яхшысы – ват
син аны, кызым, – диде.
Чүкеч белəн йозакның əле бер ягын, əле икенче ягын
озак төйде Рəмзия. Менə йозак ватылып, ярты ягы
ярылып читкə очты. Хатын ватык йозакны алып ачарга
кулын сузуга Шиһабетдин бабай:
– Тукта, кызым! Ашыкма. Икəү биклəгəнсез, икəү ачы-
гыз. Əйдə ирең янына кер! – дип, җирдə тəгəрəп яткан
йозакны кулына алып, Фəрит бүлмəсенə юнəлде.
Фəрит йозакны ике куллап чак кулында тотып торды.
Хатыны ватык йозакны боргалый торгач, ниһаять,
келəсе ычкынып ачылып китте. Аны бабай бакча ар-
тына ук чыгарып ташларга кушты. Бабай кушканча
эшлəделəр. Өенə кергəндə Шиһабетдин карт “Ясин”
сүрəсен укып бетеп кенə тора иде. Доганы укып бе-
тереп “əппəр” итүгə барысын да таң калдырганы шул
булды. Инде ун көнлəп авызына бер валчык ризык кап-
маган Фəрит əче катык эчəсе килүен əйтте. Катык алып
керделəр, барлыгы бер йотты. Монысы да аптырарлык
хəл иде.
Шул көннəн башлап авыруның хəле җайлап-җайлап
алга, терелү ягына таба борылды. Тагы бер ун көннəн,
Төрекмəнстан ягыннан туган якларын күрергə кайткан
Шиһабетдин бабайны Сəйфулла абзый олылап ашка
чакырды. Бабай бик акыллы, күпне күргəн карт иде. Аш
алдыннан өй-нигез иминлегенə тагы догалар укыды.
Аш табыны беткəч, үзе сүз башлап:
– Менə, балалар, соңгы вакытларда безнең мөселман
динле халыкларга башка кавемнəрнең йолалары үтеп
керə башлады. Һəм бу күренешлəргə, чит йолаларга
безнең халык бармак аша гына карый. Каршы торырга
тырышмый. Уфадан кайтышлый күрдем: Агыйделнең
чуен күпере челтəрлəренə никадəр йозак биклəп
элгəннəр. Имеш, шушы йозак белəн кыз һəм егет
үзлəренең бер-берсенə биргəн мəхəббəт антларын ны-
гытып биклəп куя. Һич дөрес нəрсə түгел! Шул йозакны
сатып алган акчаларын мəчеткə хəер итеп биреп, дога
укытсалар, чиксез күп савап алырлар иде. Ярый, вакы-
тында, Аллаһының рəхмəте, миңа туры килдегез. Имеш,
мəңгелеккə бергə булабыз, үлсəк тə бер-беребездəн
аерылмый бергə үлəбез, дигəнсез. Ант йозагы ачылма-
са, ирең артыннан авырып үзең дə мəңгелеккə күчəргə
мөмкин идең, кызым. Сезнең ант итеп йозак биклəвегез
фəрештəлəрнең амин дигəн вакытына туры килгəн, –
диюенə, Рəмзия ялт итеп балаларына, əнисенə карап
алды. Аклы-күкле булып китте.
Яшь хатынның хəтеренə туй алдыннан Фəрите
белəн ант итеп йозак биклəгəннəре исенə төште. Йо-
закны кайда куярга да белмəделəр. Биклəп, күпер
тимеренə асып куярга авылда күпер дə юк. Шуңа күрə
көлешə-көлешə капка төбендəге коега салдылар.
Ярый əле акыллы сүзлəр сөйлəп түр башында утырган
Шиһабетдин бабалары туры килде. Югыйсə, эш нəрсə
белəн бетəр иде, белгəн юк.
Шиһабетдин бабай төрле хəллəр турында озак кына
сөйлəде. Тагы да сүзен дəвам итеп:
– Шулай, балалар, һəркемнең язмышы маңгаена
язылган. Шуны күрми, кеше гүргə керми. Аптырама,
балам, Фəритең сине ташлап китсə дə, һич аптырама.
Аның маңгаена үзенең язмышы шулай язылган. Ходай
кушмаган эш булмас, һəркемнең язмышы үзе белəн. Ə
ант итеп кенə бергə булып булмый, аның өчен үзегезгə
тырышырга кирəк. Миннəн васыять, балалар: чит-ят
йолаларны һич кенə дə арагызга кертмəгез. Үзебезнең
йола-гадəтлəр ничəмə мең еллар буена сыналып ка-
ныбызга сеңдерелгəн. Йозаклар биклəү, чишмəлəргə
акчалар салу, агач ботакларына тасмалар бəйлəү –
мəҗүсилеккə кире кайту ул. Шул ук потларга табыну
белəн бер. Соңгы вакытта андый йолаларны махсус
таратып йөрүчелəр дə күбəеп китте. Аллаһым сакласын…
Берничə еллар үткəч авыл кибетендə шушы туры-
да сүз чыгып китте. Берничə хатын гəп куерта баш-
ладылар. Зəбирə генə гадəтенчə, белдекле булуын
күрсəтергə тырышып:
– Очраклы хəл бу. Булмаганны, кеше ышанмастай
хəлне дөрес булса да сөйлəмəгез, – дип əйтеп ташлады.
Күп еллар сатучы булып эшлəгəн Җəлил хатыны
Гүзəл прилавка артында кəнфитлəрен үлчəүгə сала-
сала:
– Əйе шул, Зəбирə апа. Əйтəм, туганнарыгыз
берəм-берəм үлə башлагач, шул Шиһабетдин картка
Төрекмəнстанга ук барып җиттегез, – диде.
Əле генə ышанмыйм дип торган Зəбирə тизрəк чыгып
шылу ягын карады. Чөнки Гүзəл дөресен əйтергə ярата.
Кыек-мыек сөйлəүче кешене ике дə уйлап тормый туры
юлга бастырып, алдагын алдашучының йөзенə каплый
да куя. Җəлил хатыны шундый артык туры сүзле шул.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1