Туй йозагы (3)
Һəм Зəбирлəр нəселендə булган хəлне шундагы хатыннарга җиткерде.– Белəсез бит, Эстəрлетамак юлында авариягə очрап бер ир һəлак булган иде. Ул ир шушы Зəбирəлəрнең якын гына туганнары. Шул урынга болар таш утыртып куйганнар. Җитмəсə, чардуган белəн уратып та алганнар. Менə шуларның ел саен берəр туганнары я фаҗигале үлем белəн, я яшь килеш вакытсыз үлə башлаган...
(Ахыры.)
Аптырагач, Шиһабетдин картка Төрекмəнстанга
ук барып кайттылар. Бабай əйткəн: “Юл буенда иясез
һəйкəл куеп, җитмəсə, ихаталап алгансыз. Менə шул
иясез кабер үзенə корбан сорап ята. Кайтыгыз да бис-
милла əйтеп бу чардуган белəн һəйкəлен алып таш-
лагыз. Югыйсə, нəселегездə фаҗигале үлемнəр күп
булачак”, – дигəн бабай. Зəбирəне əйтəм. Əле нəрсə
сөйлəп торган була. Кит, шуның юньле сүзе бармы?
Дөресен əйтə башлагач, тизрəк чыгып качты, – дип
нəтиҗə ясап куйды. – Бабай əйткəн: “Алай бик фаҗига
урынын исегездə калдырасыгыз килсə, берəр куак
я агач утыртыгыз, – дигəн. – Фаҗига булган урынны
алай хөрмəт итеп, аңа табынып яшəү кирəк эш түгел”,
– дигəн.
Шуннан инде сүз тагы Тəтербаш авылындагы Яш-
куй-Николай ягына борылып китте. Имеш, Яшкуй баш
төзəтергə Хисмəткə килгəч, Хисмəт болай дигəн:
– Николай абзый, бигрəк күп эчəсең инде. Кабереңə
дə берəр ярты куеп күмəрбез. Югыйсə, үлгəч тə баш
төзəтергə таптырып төшкə кереп җəфаларсың, – дигəч,
теге:
– Кисмəт, берүк алай итеп күмə күрмəгез. Бу дөньяда
да артыгын эчтем. Теге дөньяда да алкоголик булып
эчеп йөрисем килми, – дигəн ди.
Ə безнекелəр нəрсə эшли? Күптəн түгел Карабүлəк
күпере кырында авария булган урынга чəчəклəр белəн
аракы, закуска утыртып куйганнар. Чəчəге ярый инде.
Мəрхүмнəрне хөрмəтлəү. Ə бит аракы белəн закуска-
сы һичбер мөселман канунына сыясы, гореф-гадəткə
туры килəсе нəрсə түгел. Җитмəсə, үзлəрен татар ба-
лалары, без мөселман дип йөрилəр…
Шулай инде бəлəкəй авылның. Яңалыклар ишетəсең,
авыл хəбəрлəрен белəсең килсə, кибеткə бар. Гүзəл
тəүдə үз хəбəрлəрен сөйлəр. Аннан авыл хəбəрлəре
белəн таныштырыр. Почта бүлегенə барсаң, Фəйрүзə
тəүдə авыл-район хəбəрлəре белəн таныштырып, аннан
соң гына үзенең һəм ага-туганнарының яңалыклары
сөйлəр. Гомумəн, күңелле яшибез. Авыл тормышы –
əйтерсең дə бер бетмəс озын роман. Яңадан-яңа сери-
аллы озын кинофильм.
Ə үлəргə җыенган Фəрит, берничə айдан терелеп,
яңадан Себергə йөреп эшли башлады. Тик бер киткəн
чагында авылга бүтəн əйлəнеп кайтмады. Себердə
марҗа хатыны алган, икəн. Марҗасы сихерлəгəн икəн,
шуңа авырган булган икəн, дип тə сөйлəделəр. Бу хəлне
ишетеп, Сəйфулла белəн Шəмсия кызларын юатырга
килгəндə, атна буе елап, үзенең əлеге хəлен уйлый
алырлык рəвешкə килгəн иде. Шулай да əти-əнисе ал-
дында үзен-үзе тота алмыйча ачынып:
– Сволочь! Хайванны күпме тырышып үлемнəн
алып калдык. Əти, син юкка теге йозакны коедан алып
ачтырдың. Чукынсын иде шунда… – дип каһəрли баш-
лаган иде, Шəмсия апа кызын шып туктатты:
– Син нəрсə, кызым, Шиһабетдин бабаң нəрсə
əйткəнен оныттыңмы əллə? Ирең артыннан үзең дə
сырхаулый башлаган идең түгелме? Бер-бер артлы
үлеп китəргə мөмкин идегез лəбаса.
– Ирең ташлап китеп бар дөньяга мəсхəрəле булган-
чы, үлгəнең артык!
– Тəүбə диген! Юньсез! Син нəрсə сөйлисең? Өч
балаңны кемгə калдырып китмəкчесең? Үз балалары-
гызны үзегез генə карап үстерегез. Без сезне карап
үстергəн дə җиткəн. Дөрес сөйлəмисең, кызым! – дип,
кызын оялтып, балалары барлыгын исенə төшерде.
Һəм өстəп: – Безне дə уйла, кызым. Үзеңне генə кайгырт-
ма. Сиңа бер-бер хəл булса, без аны җиңел генə үткəрə
алыр идекме? Кул арасына кереп барган балаларыңны
уйла!
Сəйфетдин абзый да тынып калган кызына:
– Кыенлыклар үтə ул. Монысы да үтеп китəр, кызым.
Аллаһка шөкер! Кулдан килгəнчə абыеңнар да, без дə
ярдəм итəрбез. Юньсезне нинди калыпка салсаң да,
юньсез булып калыр, – дип, кызын юатты.
Хатын нык ярата иде шул Фəритен. Үтə кызыл тиз уңа,
ди халык. Артык нык яратты. Нишлəсен, Рəмзиягə ничек
тə балаларын үстереп кеше арасына кертергə кирəк.
Тырышты, шəлен дə бəйлəде, бакчасын да үстерде.
Ташлап киткəн ирен ничек кенə каһəрлəсə дə, Фəрите
вакытында алиментын түлəп барырга тырышты. Суд-
лашып та йөрмəделəр.
Яшь хатынның төннəр буе уйланып чыккан чаклары
күп булды. Иренең ташлап чыгып китүендə бер бөртек
тə гаебен исенə төшерə алмады. Вакытында ашарга-
сын əзерлəп, чиста күлмəклəр генə кидерде… Их, бу
дөнья… Шулай да йөрəгенең кайсыдыр почмагында,
ире адашып йөрер дə кайтып керер əле, дигəн өмет
чаткысы сүнмəгəн иде əле.
…Җəй башының матур көннəре иде. Сəйфетдин
абзый Шəмсия апаны ияртеп, кызының хəлен
белергə килделəр. Исəплəре – помидор үсентелəрен
күчереп утыртышырга, кызларының йортын тəртипкə
китерешергə. Бераз эшлəгəч, алырга уйладылар.
Шулай чөкердəшə-чөкердəшə чəйлəп утырганда
капка төбенə ниндидер машина килеп туктаган кебек
булды. Нинди машина булмас. Хəзер авылда машина
җитəрлек. Шуңа күрə бу тавышка бик игътибар да итүче
булмады.
Чəйлəр эчелеп ихатага чыксалар, керергə-кермəс-
кəме дип икелəнеп җил капка төбендə бəлəкəй генə
кыз бала басып тора. Җитмəсə, тагы да бəлəкəйрəк бер
кызны җитəклəгəн. Йорттагылар аптырап калдылар,
шулай да Сəйфулла абзый бу балаларны, күрше кызла-
ры, ахры, дип уйлап, йортка керергə чакырды. Итəктəге
бала яңа гына тəпи киткəн. Апасы күтəреп алды. Бала
авыр гына булып, теге кыз аны ихата уртасына чаклы
көчкə күтəреп алып керде дə үлəнгə бастырды. Бу ике
кыз бала бусагада басып торган апаларга карап тынып
калдылар. Нəзек кенə муеннарын боргалап, олыларны
һəм тирə-якны күзəттелəр. Вакыт-вакыт артларына бо-
рылып капкага күз салдылар.
Сəйфулла абзый, сабыйларга карап:
– Үтегез, үт, балалар. Болайрак килегез, – дип, кулы
белəн ишарəлəп өйгə чакырды.
Кызларның зуррагы бер-ике адым атлады да тук-
тап калды. Чөнки үзе җитəклəгəн бəлəкəй кыз як-якка
селкенə-селкенə бер-ике адым атлады да туктап
калды. Олылардан ятсына иде. Һəм авызын əле болай,
əле тегелəй бүлтəйтеп торды да чын-чынлап еларга
тотынды. Рəмзиянең дə бу балаларны тəү күрүе иде.
Күрше-тирəгə кайткан берəрсенең балаларыдыр дип
уйлап, елаган баланы күтəреп алды. Бала да кулла-
рын сузып, аңа таба иелгəн хатынның муеныннан ко-
чаклады. Бераздан елавыннан туктап көлеп җибəрде.
Аларны сөйлəндерергə уйлаганнар иде дə, барып
чыкмады. Кызларның бəлəкəйсенең теле ачылмаган
булып, ə инде зуррагы татарча аңламый иде. Шулай
да зуррак кыз, Рəмзияне кулы белəн чакырып, колагы-
на нəрсəдер əйтергə чамалады. Хатын бəлəкəй кызны
кочагыннан ычкындырмый гына аңа иелде. Тегесе
ишетелер-ишетелмəс кенə:
– Апа, ты наша новая мама? – дип сорады.
Рəмзия аңламады. Дөресрəге аның зиһененə барып
җитмəде. Кыз да моны аңлап булса кирəк, хатынның
колагына якын ук килеп, əтисе ничəмə көннəр өйрəткəн
сүзлəрне исенə төшереп:
– Рəмзия ани, без кайттык. Безгə ани кирəк. Наша
мама умерла, – дип пышылдады.
Рəмзия кулындагы баланы күтəргəн килеш капкага
таба юнəлде. Кайсы күршелəргə кайткан сабыйлар бу,
дип уйлый-уйлый, урамга күз салды. Капка төбендəге
урындыкта билəүле балага шешəдəн сөт эчереп утыр-
ган ирен күреп, чак егылып китмəде.
Кызы капкага таба юнəлгəч, Шəмсия апа, бу баланы
үзенең кече оныгы белəн чагыштырып:
– Карагыз əле, күзлəре, иреннəре тач безнең Фəнискə,
охшаган, – дип куйды.
Апаның күзе очлы иде шул.
Сəйфулла абзый инде:
– Безнең ул малай койган да куйган, беткəне кияү
инде, – дип нəтиҗə ясады.
Алар алларында басып торган бу бик сөйкемле
ябык кызны өйгə чакырды. Кызчык бик тартынып тор-
мыйча алар артыннан иярде. Өйгə кергəч, абзый аңа
өстəлдəн алып кəнфит тоттырырга чамалаган иде дə,
кыз, күрəсең, бик ачыккан булып чыкты:
– Есть хочу! – диде.
Шəмсия апа алып-биреп өстəлгə ашамлыклар тезеп,
кызны өстəлгə чакырды. Кыз тирə-ягына карап алды
да ишек төбендə торган кулъюгычта кулын юып, өстəл-
дəге ризыкларны тəмлəп ашарга тотынды.
Капкадан бəлəкəй кызчыкны күтəреп чыккан Рəмзия,
хəле бетеп, менə инде дүрт ел качып йөргəн ире янына
килеп утырды. Бер мизгел шулай утыргач, корт чаккан-
дай сикереп торды да:
– Хайван син! – дип кире өйлəренə кереп китəргə
ниятлəгəн иде дə, тагы нəрсəдер уйлап, туктап калды.
Иренең җиткəн чəчлəренə ябышып, битлəрен тыр-
нап ертасы килде. Кире урындыкка утырды. Капка
төбендə торган машина эчен күзəтте. Марҗасы килеп
чыга калса, типкəлəп ташлыйм, дип уйлады. Тик маши-
нада беркем дə күренмəде. Арткы урындыкта утыра,
ахры, дигəн уй башын яндырып үтте. Ачуыннан маши-
на тəгəрмəченə типкəлəп алды. Капыл тагы нəрсəдер
исенə төшереп, тузынып өенə кереп китте.
Пыр тузып өйгə килеп керде дə өстəлдə авызла-
рын тутырып ашап утырган кызчыкны күреп, туктап
калды. Баланың кулыннан тотып, утыргычтан тартып
төшергəндəй төшерде. Кулында бала бар икəнен оны-
тып, теге кызчыкны күтəреп алырга уйлады. Кулындагы
баланы буш урындыкка утыртуы булды, теге бала да
өстəлдəге ризыкларга үрелде.
Кызының сəер кыланышына аптырап калган Шəмсия
түти:
– Нəрсə булды, кызым? Ут капкан кебек кыланасың.
Балалар ачыккан. Ашап алырга ирек бир, – диде дə
өстəл өстеннəн башы чак күренеп торган баланың ал-
дына ризыкларны якынрак шудырып, башыннан сыйпады:
– И-и, нинди сөйкемле балалар бит. Кемнең балала-
ры икəн? Утыр, балам, утыр. Чəеңне эчеп бетер! – дип,
идəндə басып торган кызчыкка дəште. Аның кабатлап:
– Кайсы күршегезгə кайтканнар? – диюенə кызы:
– Теге хайван кайткан. Безгə күрсəтергə бөтен көтүе
белəн алып кайткан! Хатыны машина эчендə утыра,
ахры. Чəчлəрен йолкырга иде, чыгарга курыкты! – диде
дə, хəле бетеп, урындыкка утырып елап җибəрде.
Балалар бу булачак əнилəренең кыланышын
аңламый, аптырый-аптырый, өстəлдəге ризыкларны
һаман ашауларын белде.
Сəйфулла абзый да нəрсəдер төшенə башлап, ба-
ладан сораштырып, əнилəренең үлгəн икəнен белде.
Рəмзия балаларны сөреп чыгарырга уйлаган иде дə
əтисенең: “Туйганчы ашап алсыннар. Кем генə булуына
карамастан, табыннан баланы куып чыгару мөселманча
түгел. Кичкə каршы кайда баралар?” – диюенə уры-
ныннан торып чыгып ук китте. Бераздан бала күтəргəн
Фəритне ияртеп килеп керде. Хəзер инде Шəмсия түти
дə түр якта елап утыра иде.
Абзый үз алдынамы, əллə өйдəгелəр өченме:
– Балаларның ни гаебе бар? Һəр бала үз ризыгы
белəн туа. Монавы сабыйларның нинди гөнаһлары
булсын… – дип сөйлəнде.
Көтмəгəндə, Фəритнең тагы өч бала ияртеп авылга
кайтуы, аннан да бигрəк Рəмзиянең аны бер сүзсез
кире кабул итүе күплəр өчен сер булып калды. Тик
авылда гына бу турыда озак, бик озак баш ватып,
гайбəт чəйнəделəр. Безнең авыл тормышының бетмəс-
төкəнмəс яңа бер сериясе башланды…
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев