ЧЕРКИ ТУРЫНДА САГА.
Гомерләр аккан су кебек. Әле генә яңа – 2025 елны каршы алырга җыенып йөргән идек. Карасаң, ул килгән һәм, сигезенче аен тутырып, тугызынчысына аяк басу өчен әзерләнә. Инде күптән каен, җир җиләкләре пешкән. Алар кызыл, сусыл, баллы җәйге бәрәкәт буларак банкаларга тутырылып, пыяла аша сиңа карый. “Ач банка капкачын, кап мине, мине генә кап!” – дип әйтәләр сыман. Җиләкләрнең мыеклары җиткән, алар озын. Бакчачылар аларны кыркый, тәмле сортлы, авыруларга бирешми торганнарын күчереп утырта. 20 август көзге арыш, бодай чәчә башлау өчен уңай. Иген кырларындагы ашлыклар җыйналып, амбарларга озатылган. Басу кырыйларында салам эскертләре. Сукаланган басулар... Һаваларда көньякларга китүче шәүлегән, сандугач, күке, яр карлыгачларының беренче төркемнәре. Көннәр кыскара, төннәр салкыная. Гомер агышы шул чакларда үзен аеруча сиздерә. Күңелләргә арыш камылыдай сары сагыш үтеп керә. Урмандагы агач төпләрендә баллы гөмбә өлгерә. Кошлар сайравы ишетелми. Анда-санда тукранның агач юнган тавышы яңгырап китә. Козгын очып үтә. Саескан – хат ташучы почтальон сыман хәбәр өләшә. Август аеның азагы менә шулай, үзе тыныч, үзе ямансу булып, синең күңелең кылларын чиертә. Җир шарының без яши торган ярымшарында август беткәч, җәй белән көз урыннарын алмашына. Көньяк ярымшарда кыш бетеп, аның урынына җәй якынлаша.
Көз – минем иң яраткан вакытым. Кистереп кенә әйтә алмыйм, сары яфрак, көньякларга очучы кыр казлары, торналар чылбырымы, әллә миләш тәлгәшләре, яки басулардагы ямь-яшел уҗым келәмнәре, я булмаса, вак бөртекле яңгырлары... кайсы күбрәк ошыйдыр, Алла белсен! Әмма урмандагы һава исе - минем иң яраткан ризыгым. Анда тормыш тәме, вакыт агышы, сагыш, узган гомер...әнә шуларның бәйләме, йомшак кына култыклап, ак каеннар, кытыршы чыршы, шома усаклар арасына алып кереп китә. Өрәңгеләрнең яфраклары җете-кызыл, кызыл җиләкле карга миләше, көрәнсу төстәге бүре тәмәкесе, вак җиләкле зелпе куаклары, кеп-кечкенә, кызгылтым җиләкле йөрәк уты, аяк астындагы зәңгәрсу мүк, узган ел коелган яфрак юрганы... Әнә шуларның тәмнәре бергә кушылып, Оҗмах бакчасында гына очрый торган исләрнең тулы бер букеты туа. Иснисең-иснисең, күкрәкләреңне киереп сулыйсың - һич туеп булмый. Киеренкелек көчәя, борын очлары кызарып чыга, алардан су тама...
Күреп торабыз – җәй көзгә авышты. Авышлыгы арта, сулары да безнең өстебезгә мулрак тама. Әмма җиләкле җәй, кояшлы яз айларын һич күңелдән чыгарып булмый. Дөрес, аның былтыргы көзе һәм кыш айлары үзләре дә бик җылы булды. Әллә алардан үрнәк алып, әллә үз белдеге белән, быелгы яз да бик иртә, елмаеп-балкып тормышыбызга килеп керде. Җылы көннәрен дә үзе белән алырга онытмаган. Кар сулары, уйсу җирләргә, чокырларга тулып, күлләвекләр, зәңгәр күккә карап, елмая-елмая дулкынландылар. Сазлыклар туйганчы кар сулары эчте. Үләннәр борынлады, беренчеләрдән булып чыккан умырзаяның чәчәген җилләр иркәләде. Беренче күбәләк, быжан, төклетура, чебен халкы кояш нурлары астында кышын туңган сөякләрен җылытырга чыкты. Аларга черкиләр иярде. Болары бик хәйләкәр. Аларның салган күкәйләре юеш подвалларда да, личинкалары су астында да кышлап чыкты. Шуңа күрә алар бик күп, бик тиз тернәкләнеп, кан эчү өчен кешеләрне эзләп китте. Бу черкиләр гәүдәгә әллә ни зур түгел, 4-14 мм чамасында. Йонлы күкрәкләре корсакларына караганда да киң. Дөньядагы 3600 төрнең бездә йөзләбе очрый. Алар ике канатлылар гаиләсенә керүче шактый сөйкемле затлар. Үзегез беләсез, безнең илдә барлык диннәр һәм халыклар бертигез хокукка ия. Язган чакта күңеллерәк булсын, аларга исемнәре белән эндәшү өчен мин черкиләрнең анасына татарчалап – Динә, иренә урыс исеме – Диманы куштым. Язучы Гүзәл Яхина романында татар хатыны Зөләйха исерек Иван Игнатов белән йоклагач кына үз бәхетен таба. Мин дә черки баласы Динәнең бәхетне татып каравын теләдем. Бу кызның да әти-әнисе үлгән, үзе чибәр. Дима исә Санкт-Петербург янындагы сазлыкларда туган...
Динә белән Диманың аскы һәм өске иреннәре озын булып сузыла, ягъни футляр сыман. Футляр эчендә инә сымак очлы, 48 тешле ике теш казнасы яшерелгән. Диманың исә авызы тешсез пенсионерныкы кебек, ул ямьшәйгән. Шуңа күрә кан эчә алмый, чәчәкләрнең серкәләре белән туклана. Анасының яше уртача 43-119 көн. Ә Дима мескен, ирләр шикелле аракы эчеп, тәмәке тартып йөрмәсә дә, 19 көн генә яши. Аякларында икешәр тырнаклары бар. Ана черки канатлары ярдәмендә нечкә тавышлар чыгара. Бөҗәкләргә кушамат таксак, араларындагы черки - ул скрипач! Шуңа күрә бу төрнең атамасы да: Пискун! Өлкәнрәк черкинең тавышы чагыштырмача калын. Дима мәхәббәт уены өчен шунысын сайлый. Алар, һавага күтәрелеп, үзләре шикелле парлар белән йомгак хасил итә. Кыскасы, монда “групповуха”. Дима тарафыннан иркәләнгән Динә кан эчәргә китә. Бары тик кан эчкәч кенә, 30-280 күкәйне су өстенә сала. Алар, бер-берсенә ябышып, йөзеп йөри, һәм 2-3 көннән алардан личинкалар чыга. Соңынтын алар курчакка, тора-бара имаго – җитлеккән черкигә әйләнә.
Бу черкиләрнең баш өлешендә 37 антенна бар. Алар шуның ярдәмендә , мисал өчен, бу очракта – кешенең тән температурасын, тир белән бүленеп чыккан сөт кислотасы исен сизә. Иң беренчеләрдән булып кайнаррак тәнле кешеләргә һөҗүм итә. Төн. Хатын белән йоклап ятабыз. Черки хатыны минем муеныма теш казнасын батыра. Очлары кан тамырына туры килгәч, селәгәен агыза. Монысы кан куермасын, кешенең канын суыру җиңел булсын өчен. Шул чакта тән кычыта башлый. Уянып китеп, ут яндырасың. Черки кача, хатын рәхәтләнеп көлә. “Ана черки юкка гына синең янга килмәгәндер”, - дип нәрсәгәдер ымлый. Нәрсә булса шул, буран туздырып, Динәне эзли башлыйсың. Әмма аның башы бик яхшы эшли. Я люстрага, я берәр, суксаң ватыла торган әйбергә куна. Кулыңдагы ыштан белән куалап, почмакка китереп кысасың. Сугасың, ә ул очып китә. Люстраның плафонында аягын салындырып утырган да, сиңа карап көлә. Бу очракта баш өлешенең иң күп урынын алган күзләре ярдәмгә килгән. Алар алты почмаклы йөзләп мозаикадан тора. Кыскасы, инфракызыл яктылыкта төнлә дә күрә. Черки куалап йөреп арыгач, иртән-иртүк торасыңны уйлап, урыныңа барып ятасың. Бу юлы утны сүндергәч, хәләлеңнең арт ягына юрганны капларга онытасың. Бу хәйлә дә ярдәм итми. Тегенең арт ягына караганда, инде минем өч көн су күрмәгән аяк бармакларын бораулауны өстен күрә. Өстәмәсенә, йокымсырап киткәндә генә колак янына ук килеп кычкыра: “И-й-й-й-й-й-й...ую-юуй!” Уф, хәшәрәт. Соң, канымны эчәсең килгәч, ни пычагыма кычкырасың? Эч туйганчы, и кит тыныч кына, борыныңны бармакларың белән сөртеп. Әнә ич, ял көннәрендә, аеруча бәйрәмнәрдә бик күп туган һәм баҗай безнең өстәлдәге бар нәрсәне ашап китә. Бик тыныч, хәтта рәхмәт әйтеп. Ә син бер тамчы кан өчен 16 катлы өйне йокыдан уятасың?
Дөрес, күп очракта черкиләр 3-4 каттан да югары күтәрелми. Кешеләрнең иң күп йөри торган җире – урам. Скәмия, агач асларында йоклап яткан исерекләр боларга деликатес сыман, каннары сыек. Әмма черкиләр үзләре аек кала. Эчке кан кисмәгендә эшкәртелгән спирт, самогон, сыра ни Динә, ни Диманың баш миенә менеп җитми. Кызганыч, черкиләр кан эчкәнче, кешенең мае белән туклансалар, бик файдалы буласы. Бакча, пляж, урман-басу юлларында ыштансыз кешеләр йөрер иде. Черкиләргә дә рәхәт, хатыннарга әйбәт, ирләргә дә күңелле...
Черкиләр турында язганымны күргәч, кайсыларыгыз аптырашта калыр. Әмма аптырашта калырлык бернәрсә юк. Алар да Ходабыз тарафыннан яратылган затлар. Аларның да тәннәрендә аксым, майлары һәм миләре бар. Әйтер идем, аларның зиһеннәре шактый саллы. Әнә кошлар, баш миләре черкинекеннән меңнәрчә тапкыр зур булса да, җылы яклардан – безгә, бездән килгән җирләренә китү өчен, меңәрчә чакрымнарны арып-талып, канатларын кагып җәфалана. Черкиләр исә бер континенттан икенчесенә бару өчен машина, самолет, диңгез корабларыннан файдалана. Билгеле инде, алар бушка йөрүчеләр. Болар черки куяннары – билетсызлар...
Беренче карашка черки халкы хәлсез, мескен кебек күренә. Ә бит алар тарафынна ел саен җылы якларда яшәүче 2 млн чамасы кеше үтерелә. Алар малярия, туляремия, Нил вирусы, сары бизгәк, Зик вирусы...кебек йогышлы чирләр белән коралланып, кешелеккә сизелерлек зыян китерә. Физик яктан да алар таза. Йөрәкләре - өчәү. Уртадагысы гәүдәсе өчен, ике – як-яктагысы канатларына көч бирә. Тамагын туйдыру өчен, борынын синең тәнеңә батыргач та, 1,5 минут вакыт җитә.
Табигатьтә аларның файдалы яклары да күп. Ата черки бик күп үсемлекләргә аталанырга ярдәм итә. Күпчелек галимнәр серкәләнү өчен умарта кортлары, шөпшәләр... бар дип, черкиләрнең өлешен юкка чыгармакчы. Аларның фикерләре бик үк дөрес түгел. Гәүдә зурлыгы, борыннарының төзелеше нәтиҗәсендә, черкиләр бал кортлары булдыра алмаган эшне булдыра. Бу халык - кош-кортларга, судагы бака, балыкларга тәмле азык. Африкада яшәүчеләр черки көлчәсе – кунгу пешерә. Бу урында һәвәскәр балыкчыларны һич онытырга ярамый. Черки личинкасы – мотыль белән сәүдә итүчеләр, аларны су төбендәге ком, ләмне иләк аша иләп, кызыл кортларны шырпы капларына тутыра. Бу эшләр җәй, көз һәм кышын да дәвам итә. Безнең заманда бер кап мотыль 50 тиен иде, ягъни өч буханка ипи бәясе. Заманында, мотыль сатучылар бай яшәде. Хәзер инде мотыль юучылар аларны кибетләргә генә тапшыра. Тун кигән, өшемәсеннәр өчен капларны күкрәкләренә тутырган сатучылар очрамый. Ул елларда шырпы бер тиен торганлыктан, аларны чүплеккә ташлап, капларын гына файдаландылар. Беренче карашка вакытны бушка уздыру сыман тоелса да, бозны бораулап тишкән бәкегә 3-4 мотыль киертелгән кармагыңны төшереп җибәрәсең. Мотыль белән тоту өчен 2,5-4,0 номерлы кармак яхшы. Белгәннәреңне укып, күк йөзенә карап аласың. Бүген буран булмый микән, һава басымы, температурасы ничек кебек сорауларга җавап эзлисең. Бармагыңны суга тыгып, өскә күтәрәсең. Шушылай итеп җилнең юнәлешен белеп була. Балык эләгү-эләкмәү әнә шул хәлләргә бәйле. Чү, кышкы кармак башындагы резина ниппель бер бөгелеп, бер тураеп уйный. Тиз генә кармак җебен саптагы кәтүккә чорныйсың. Сулыш алулары мыш-мыш, уч төпләре тирләп чыга. Тирә-яктагы балыкчылар күрмәсен өчен, бу эш тезләнеп башкарыла. Я Хода, боз тишегеннән башта балыкның башы, башындагы ике күзе ни булганын аңламаганлыктан, аптыраудан тавык йомыркасы зурлыгында, ялтырап килеп чыга. Балыкны тиз генә яшерәсең. Башкалар күрсә, синең яныңа килеп, бозны шатыр-шотыр тишә башлыйсылары көн кебек ачык. Балыкны куркытырлар дип шөбһәләнәсең. Күпчелек очракларда: кәрәкә, корбан балыгы, алабуга, чабак, бәртәс, опты, сыла, кызылканат балыклары эләгә. Безне капчыкта саклап торып булмаган шикелле, балык эләгүен дә яшереп кала алмыйсың. Тирә-ягыңны бәке тишекләре чуарлап, аякларына асты резиналы киез итек, өсләренә сарык тиресеннән тегелгән тун, бүрекләренең колакчыннарын ияк асларына бәйләп куйган балыкчылар чолгап ала. Керфекләренә бәс сарган, борыннары кызыл, ягъни Яңа ел персонажларына тартым. Инде тотылган балыкны яшереп торуның кирәге юк, киресенчә, мактанасың килеп, аларны бозга җәясең. Мин кармак белән балык тотуга хирес булмадым. Ә менә Җәүдәт җизни бик еш йөри иде. Балык әйбәт эләккән көннәрдә, олыракларын аерым пакетка, бер кыздырырлык итеп җыя. Кайтышлый, троллейбустан “Мәктәп” тукталышында төшкәч, “Турист” кафесына кереп, андагы сары чәчле марҗага бирә. Тегесе вино сала. Җизни эчеп куя да 14 тиенлек “Шипка” кабыннан алып, бер сигарет кабыза. Кафе эченә үлән янган ис тарала. Сатучы тагын бер стакан кызыл төстәге, ялгышмасам бер стаканы 45 тиен, вермут коя. Җизни бушка килгән эчемлекне авызына каплагач, нәкъ телевышка төбендә урнашкан унөченче йортка кайтып керә. Апа, балыкчыны өстәл артына утыртып, аш сала. Җизни, башта аш астына бер рюмка акны җибәреп, кичке аш башлана. Билгеле инде, әңгәмә барышында һәрбер тотылган балыкның ничек эләгүе, көннең суыклыгы, балыкчының осталыгы да онытылмый. Апа, балыкчыны кызганып, тагын бер рюмка өсти. Җизни, җылыдан, эчемлекләрдән мәлҗерәп, диванына ава. Апа балык чистартырга керешә...
Менә укучыларым, бу язмам да тәмам. Бик күпләрдән аермалы буларак, черки ашый дип, бер сүз ычкындырмадым. Чөнки алар беркемне дә ашамый. Хәтта син бик симез, тач май гына булсаң да, борылып та карамыйлар. Бары тик җай чыкканда, канны гына эчә. Мине укучыларның кайсылары бу язмамны: “Чүп!” – дип атар. Ә тәрбиялеләре: “Чүптән кәнфит ясаган”, - дип тә, бәлкем, әйтер. Ә бит чүптән кәнфит ясаучылар бу дөньяда миннән башка да бар. Ямал-Ненец автономияле округы, Ноябрьск шәһәре янындагы Ладный бистәсе, 2006 ел. Монда черкигә һәйкәл ачыла. “Сургутгазпром” идарәсе биргән калдык тимер-томырдан җирле скульптор В.Чалый һәйкәлне нәкъ менә чын черкигә охшатып ясый. Һәйкәлнең биеклеге – 2,5 м. Бу черкине күрү өчен хәтта чит илләрдән туристлар килә. Миңа чит илнекеләр кирәк түгел. Язмамны укып, бер җылы сүз әйтсәгез, ялгышларымны төзәтешсәгез, шул бик җитә. Бәлки, тора-бара күңелем үсеп, сезгә багышлап шигырь, поэма яза башлармын, әллә инде булгач-булсын, әкияткә үк үрелергәме? Ә бит черкигә багышланган әсәрләрнең очы-кырыена чыккысыз. Исегезгә төшерегез әле: Пятницкий исемендәге хор черкинең чебенне кәләшлеккә сайлавы турында җырлый. “Борис Годунов” операсында черки турында бик матур өзек бар. Арнольд Мендельсонның “Черкиләр биюе”, үз заманында атаклылардан саналган “Весёлые ребята”, “Сектор Газа” кебек коллективларның черки турындагы тыңлап туймаслык әсәрләре, Корней Чуковскийның “Муха-Цокотуха” әкиятендә батыр черкигә мәдхиясе... алар бик күп. Мин кемнән ким? Яздым менә...
Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2