Фәгыйлә ШАКИРОВА
Руслан башын күтәрде, кызның калтыранган бармакларын учында кысты...
Эльмира үз бәхетенә үзе ышанмады. Менә ниһаять, ул да тиңен тапты! Пар канаты янәшәсендә генә, бер түбә астында яши. Аллаһ кушса, никах көненә дә озак калмас, бик тиздән егетен авылга – әти-әнисе, туганнары белән таныштырырга алып кайтыр. Сый-нигъмәтләр белән тулы өстәл янында барысын да тәфсилләп сөйләшерләр, Руслан Эльмираның кулын сорар, никах көнен билгеләрләр, матур гаилә тормышы башланыр. Кыз 40 ны узса да, сәламәтлеге нык әле – берсеннән-берсе шук, матур балалар дөньяга тудырыр... Тору мәсьәләсе дә хәл ителер – Мәскәүгә китәрләрме, Казанда гына калырлармы, барысын да уртага салып сөйләшеп, бер фикергә килерләр. Руслан теләгәнчә булыр – Мәскәүгә китик дисә, башкалага китеп төпләнерләр, кызга куркасы юк – дипломы, эшләү тәҗрибәсе бар. Шунда берәр китапханәдә эшкә урнашыр.
Эльмира күзләрен йомып башкала тормышын күз алдына китерә: яңа урынга ияләшергә авыр булыр инде, дуслары, танышлары юк бит... Руслан әти-әнисе турында бик сөйләргә яратмый, сорауларга да теләмичә генә җавап бирә яисә теманы икенчегә бора. Иң мөһиме – сөйгәненең әти-әнисе исән-сау. Килер вакыт – Эльмира булачак кайнанасы, кайнатасы белән дә танышыр, уртак телне тиз табар. Тормыш рәхәт мәшәкатьләргә төренеп дәвам итәр, кыз хыялланганча – янәшәсендә яраткан ире, балалары булыр. Яңа туган көнгә шатланып, әби-бабай булганчы бәхеткә төренеп яшәрләр... Кем әйтә, 40 тан соң үз парыңны табып булмый дип?
Руслан Эльмира өчен өенең бер өлешенә әверелде. Элек ничек ялгыз яшәлгән, салкын түшәктә мендәр кочаклап ничек йокыга талынган диген син? Хәзер узган тормыш бер төш кебек кенә тоела: сагынып сөйләрлек бер якты хатирә дә юк – эшкә барылган, кайтылган, Салават Фәтхетдинов җырындагыча – ялгыз гына өстәл янында тәмсез, суынып беткән чәйләр эчелгән, эшкә барылган-кайтылган, бәйрәм вакытларда авылга әти-әниләр янына ашкынылган...
Руслан – үзе бер бәйрәм, аның йөзендә һәрвакыт шатлык хисе балкый, бер вакытта да моңсу йөргәне юк. Эльмира кәефсез булса, күңелен күтәрергә җылы сүзләрен дә таба, гел позитив. Чәен дә куя, бутербродын да ясый, интернеттан кызыклы фильмнар табып, Эльмираны җылы кочагына кысып, дөньяны оныттырта белә.
Ләкин тормыш гел кояшлы көннәрдән генә тормаган шикелле, Русланның да моңсу йөзен күрергә туры килде Эльмирага. Урамда йөреп кергәч, чәй эчәргә утырганнар иде. Шул вакытта Русланның телефоны шалтырады, ул гадәттәгечә, сөйләшергә дип балконга чыгып китте, артыннан ишекне япты. Кергәндә, кыз аны танымады: йөзе чытылган, бите кызарган, нервалангангадыр – ияк мускуллары тартыша иде. Ул ясаган чәен дә эчмичә, залга чыкты да, йомшак кәнәфигә утырып, иелгән башын ике кулы белән кысып, хәрәкәтсез калды.
Эльмира Русланны бу хәлдә күргәч, шок хәлендә, нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Ул акырын гына егетнең җилкәсенә кулын салды, чәчләрен сыйпады.
– Җаным, нәрсә булды, әйт, йөрәгемне телгәләмә, – диде ул.
Руслан дәшмәде. Күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәп чыкты. Көчле куллары белән Эльмираны кочаклап алды.
– Ярый әле син бар, булмасаң, чарасызлыктан башыма пуля җибәрер идем. Минем яшисем килми, – диде.
– Нәрсә сөйлисең син? Әти-әниең белән берәр хәл булдымы әллә?
– Бар да әйбәт... Зинһар, гафу ит... Мин сине борчырга тиеш түгел идем, Әйдә онытыйк... Миңа Мәскәүгә китәргә кирәк, зур проблема килеп туды...
Эльмира тынычлана алмады. Аның да күңеле нечкәрде.
– Алтыным, сөйлә, бәлки мин сиңа ярдәм итә алырмын... Зинһар, яшермә, сөйлә...
Руслан башын күтәрде, кызның калтыранган бармакларын учында кысты.
– Эльмира, бер серемне сөйлим. Мин сиңа нык ышанам, зинһар бу хакта беркемгә дә сөйләмә. Әти-әниеңә дә, эштәге коллегаларыңа да. Бу безнең икебез арасында гына калырга тиеш... Без Мәскәүдә криптоинвест платформасы ачарга тиеш идек... Инвесторлар белән килешү төзелеп бетә язды. Әмма үз өлешемне кертү өчен миңа 900 мең сум кирәк. Акча бар, әмма налог органы минем счетларны вакытлыча туңдырды. Адвокатлар эшли, ләкин бу акчаны «күрсәтер өчен» тиз арада тиешле сумманы күчерергә кирәк. Дуслардан сорый алмыйм – берсе Америкада, икенчесе банкротлыкка чыкты. Әти-әниләрнең андый финанслары юк. Син генә минем өчен иң якын, кадерле кешем, ләкин мин синнән ярдәм сорый алмыйм, оялам.
Эльмира бу сүзләрне ишеткәч аптырап китте, бер мизгелдә аның күңелен курку хисе дә, шик тә чорнап алгандай булды. Бүгенге көндә банкта аның машина алырга дип әтисе биргән миллионнан артык акчасы ята. Бу хакта Руслан белми. Әгәр ул авыр вакытта якын кешесенә ярдәм кулы сузмаса, кешелеклелек сыйфатын югалтачак. Руслан ялганчы түгел, ул башка егетләргә ышамаган. Акча нәрсә ул? Бүген бар, иртәгә юк. Ә Руслан – гомерлек мәхәббәте, ярты җаны.
– Алтыным, борчылма, зинһар! Эш акчада гына булса, проблема юк. Ул акчаны мин үзем бирәчәкмен. Машинага дип җыйган акчам минем банкта ята. Борчылма, телисең икән, бүген счеттан алам.
Бу сүзләрне ишеткәч Русланның йөзе яктырды, йөзенә нуры кайтты. Ул Эльмираны тагын да ныграк кочаклады, иреннәреннән үбә башлады.
– Мин сине сайлап ялгышмаганмын. Син – алтын кыз. Авыр чакта таянырга була икән сиңа. Акчаңны ике атнадан барысын да кире кайтарам. Сүзем — намусым.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14